Логотип Идель
Әдәбият

НИ ДИСӘЛӘР ДӘ...

Эльвина Миңнуллина шигыре.

Айлар, еллар һәм гасырлар чигендә
Үзгәрмичә калган кануннар бар.
Ата-бабаларның карашларын
Кабул итә бүген яшь буыннар.
Көн дә чыккан фәнни хезмәтләрдә:
«Галим галимәдән, – диләр, – башлырак...»
Һәрбер бала сезгә «раслый» ала:
Табиб табибәдән күпкә яхшырак.
Элек-электән килгән гореф-гадәтләр
Һәрбер нәсел-токымда саклана.
Кызларны гаиләдә ныграк сөйсәләр дә ,
Әтиләр малайга күбрәк шатлана.
Бу чынбарлыкны күпләр танымый.
Киресенә исә бөтенләй аптырый.
Ни дисәләр дә , үзгәрмәс бер караш шул:
Шагыйрь шагыйрәдән затлырак...
...яңгырый.

фоторәсем: freepic

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев