Логотип Идель
Әдәбият

Нигә син шундый?

Гөлинә Фәрхуллинадан мистик хикәя.

Ләйсәннең бабасы аңа муенсасына ай формасындагы асылма бизәк бүләк итте.

– Бабай, син моны каян алдың?

– Аны миңа әтием бүләк иткән иде, ә аңа үз әтисе. Әти әйтүенчә, бу асылма бизәк безнең нәселне сакларга тиеш. Шуңа күрә аны бер дә салмыйча киеп йөрергә сүз бирәсеңме, кызым?

– Яхшы, бабай.

***

Партада үзең генә утыру алай ук начар түгел икән дип уйлап куйды Ләйсән. Моңарчы ул ялгыз булганда нинди хис-кичерешләр тууын белми иде. Ә хәзер барлыкка килгән хәл аркасында үз тормышына чумып, чын философлар кебек акыллы фикерләрдән торган трактлар төзи ала. Ләкин... Иң якын дус кызына һәм күптән түгел генә алар сыйныфына яңа укучы булып кайткан егеткә, гомумән, бөтен класска булган ачуы килә. Чыннан да, укуның иң ташыган, кайнаган вакытында әллә кайдан кайтып төште бу егет. Кайтып төште дә һәркемнең игътибарын үзенә җәлеп итте. Класстагы хәлләр моңарчы шул имтиханга әзерлек тирәсендә генә бөтерелә иде. Ә бу дөньяны үзгәрттемени, хәтта күрше класс егет-кызлары да тәнәфесләрдә аның янына җыела. Ләйсәннең иң якын дус кызы Камилә дә шулар арасында.

Һичшиксез, егет сөйкемле иде. Елмайса, битендә чокырлар хасил була. Зур көрән күзләр, почык борын, тугызынчы класс укучысына хас булмаган озын буй, киң күкрәк кемне генә җәлеп итмәсен! Сөйләшкәндә ул гел күзгә тутырып карый, шуңа син я югалып каласың, я үзеңне берәр гаебең белән тотылган кебек сизәсең. Уйланып китеп, Ләйсән шәһәр малаена озак итеп карап утырганын сизмичә дә калган. Рушан шуны сизеп алып, кызга җавап итеп карап тора. Бәлки оялып кире борылыр иде, ләкин Рушан карашы аны гипнозлап алган кебек булды. Ул караш җәнлек ауда үзенә корбан тапкан карашны хәтерләтте. Кыз бармагы белән дә селкенә алмаслык булып катып калды, йөрәге бер суынып, бер җылынды. Башта бер генә фикер: качарга! Югыйсә менә хәзер ниндидер куркыныч хәл булырга мөмкин. Кинәт егетнең карашы җылынды, иреннәре елмайды, күз кабаклары ирен хәрәкәте белән бер үк вакытта кысылды. Шулчак Камиләнең зәһәр карашын да тоеп алды ул. Әйтерсең лә: «Рушанга якын килмә – ул минеке!» – ди иде кебек. Ләйсән Рушанны тартып алырга җыенмаган да иде әле. Бәлки эш күрә алмауда гына да түгелдер. Ул аннан курка. Бәлки артык озын буеннан, ә бәлки зур күзеннән...

Ләйсәндә бу егеткә карата тагын ниндидер аңлатып булмаган хисләр ташый. Аңа якын килгән саен йөрәге дөп-дөп тибә башлый, шуңа күрә якын килмәскә тырыша. Тик егетнең генә менә үзенә игътибар ит терәсе килә. Бу юлы да кыз дәресләрдән соң өенә кайтып барган вакытта артыннан куып җитте.

– Кара әле, нигә син мине ошатмыйсың?

– Рушан кызыксыну белән Ләйсәнгә текәлде.

– Чөнки...

Ләйсән җөмләсен төгәлләми генә тизрәк атлый башлады. Ләкин Рушан аны кулларыннан тотып калды. Кыз ычкынырга тырышты, әмма бу омтылу нәтиҗәсез килеп чыкты. Ул егеткә борылып карады һәм тавышын катырак яңгыратырга тырышып:

– Нигә син шундый? – дип ярып салды.

– Нинди?

– Рушан мондый сорауны көтмәгән иде.

– Акылсыз. Ошатмаганымны бик яхшы аңлыйсың бит. Барыбер миңа бәйләнмәкче буласың.

– Ә син, Ләйсән, миңа ошыйсың. Минем синең дус егетең буласым килә,  – Рушан Ләйсәннең тоткан кулларын әкрен генә җибәрде һәм тагын да якынрак килеп, үз кочагына алды.

– Курыкмыйсың дамы? – Ләйсәннең әллә куркудан, әллә ачудан, үзе дә аңламаган тагын әллә нинди хисләрдән тыны кысылды, әмма ул аны күрсәтмәскә тырышты.

– Нәрсәдән?

– Минем белән янәшә барудан. Камиләнең ачуын китерүдән. 

«Син кайтмаган булсаң, үзем генә булмас идем».

Кычкырып әйтмәсә дә, Ләйсәннең башына шундый уй килде. Рушанны этеп җибәреп, өйгә йөгерде ул. Бер утызлап адым чапканнан соң артка борылды, артыннан беркем дә бармаганын күргәч, муенсаның асылма бизәген тотып, җиңел сулап куйды. Икенче көнне Ләйсән яңалык ишетте. Сыйныфташлары Рушанның кайтуы уңаеннан урман янындагы тау битендә кич утырырга уйлаган. Ләйсән бик барасы иде, «Рушан чакырды» дигән сүзләрдән соң кире уйлады. Ләкин аны үзләре белән барырга кыстый башладылар. Ахыр чиктә, барыбер ризалашты, чөнки классташлардан аерылып калырга теләми иде. Тиздән имтиханнар биргәч, аларның күбесе төрле якларга таралышачак, шуңа күрә кызның күңелендә нинди дә булса хатирәләр калдырасы килә иде. Менә кирәк-яраклар җыеп, тау битенә киттеләр. Учак ягып тормаска булдылар, әти-әниләрдән рөхсәт юк иде. Эх, рәхәтләнеп шашлык ашарлар иде, ләкин алып килгән тәмле әйберләр белән генә канәгатьләнергә туры килә шул. Тугыз ел бергә укыган классташларның көлешә-көлешә бер-берсен уздырып аралашуын күргәч, Ләйсәннең җанына рәхәт булып китте. Тик никтер барысы да элеккечә кебек түгел иде. Сара да артык тавыш чыгара, Фәнис белән Алия дә әдәпле сүзләрне онытканнар, кычкырып сөйләшеп, шырык-шырык көлешәләр, Кәрим дә гадәттәгечә булмаган артык ахмак сүзләр сөйли. Бер-ике егет әле җиргә ятып әүмәкләшеп тә алды. Ә Камилә Рушанның кызык та, ахмак та булган мәзәкләреннән бертуктаусыз көлә иде. Рушан үзе Ләйсәнгә бер тапкыр да карамады, шуңа Ләйсән җиңел сулап куйды. Шулчак Рушан классның иң батыр кешесең билгеләргә тәкъдим итте.

– Ничек итеп?

– Кәрим гел шундый мәгънәсез фикерләргә риза иде.

– Әйдәгез, урманга парлап бер-бер артлы керәбез. Кем урманда озаграк торачак, шул иң батыры булыр да, – дип Рушан үзенең планын сөйләп бирде. Ләйсәннең гаҗәпләнүенә, кызлар барысы да бу уенны хуплады.

– Алайса, мин Рушан белән барам, – дип әйтергә ашыкты Камилә. Рушан матур итеп елмайды һәм «ярар» дигән сыман башын какты. Шулай итеп, Ләйсәннән кала башкалар парларга бүленеп тә бетте. Барырга теләсә дә, аңа иптәшкә бер егет тә калмаган иде шул. Башкалар аны: «Үзең генә калма, безнең белән бар!» – дип үгетләп тормады да, барыбер ризалаяшмаячагын яхшы аңлыйлар иде. Барысы да көлешә-көлешә урманга таба киттеләр. Ә Ләйсән үз уйларына чумып, Камиләнең пикникка дип алып килгән җәймәсе өстендә утырып калды. Ярты сәгать үткәннән соң, кисәк кенә көчле җил чыкты. Классташлары күренмиләр иде әле. Ләйсән урманга таба борылып карады. Моңарчы ачык йөзе белән каршы ала торган урманны караңгы болытлар каплаган. Куркыныч иде аңа. Менә-менә көчле яңгыр башланачак, ә дуслары күренми. «Юк, болай булмый. Аларны ашыктырырга кирәк. Хәзер яңгыр башлана бит инде, шуны аңламыйлар ахры», – дип Ләйсән тиз-тиз генә ашамлыклар өстен каплап, урманга таба йөгерде. Гаҗәп, ләкин урман эчендә тып-тын иде. Бара торгач, ул агач артында, кәүсәгә сөялеп кемнеңдер утырганын күрде.

– Камилә? Ни булды? Камилә авыр сулый иде. Һәр сулыш алу аңа әле генә кайнаган су йоту кебек тоелса да, ул үзен җиңәргә тырышты.

– Ләйсән, кач моннан. Рушан ул...

Чап! Тизрәк! – Ләйсән шунда ук Камиләдән читкә тайпылды. Ул хәзер генә игътибар итте: Камиләнең кабырга тирәсендә күлмәге ертылган иде. Тәнендә озын тырнак эзләре калган.

– Ә с-син? – Ул тиздән... монда килеп җитә, минем белән син... еракка китә алмассың,

–Камилә куркыныч итеп ютәлли башлады, сулыш алуы да кимеде кебек, – гафу ит, сиңа якынрак, ә Рушаннан читтәрәк буласым калган икән...

– Камилә, – дип эндәште аңа Ләйсән. Күзләреннән ирексездән яшьләре тәгәрәде. Камилә авыр сулый иде. Һәр сулыш алу аңа әле генә кайнаган су йоту кебек тоелса да, ул үзен җиңәргә тырышты. Бу Камиләнең соңгы сулышы иде. Ләйсән бер әйбер дә аңламыйча авылга таба чапты. Аның эчендә ул аңламаган хисләр давылы бара иде. Курку каядыр йөрәктә поскан, зур тизлектә степ биюе ритмы кебек еш тибә. Кот очу табанда, хәзер аны бөтен калган көче белән саклап калырга тырыша. Өмет өзелгәнлек күзләрдә – Камилә үлеме өчен сыкрап елый. Ләкин кыз еракка китә алмады. Кинәт кемдер аның кулыннан тотып туктатты һәм күз ачып йомган арада якындагы агач янына ыргытты. Каенның каты кәүсәсенә Ләйсән сырты нәсер 27 белән килеп бәрелгәч, эчендәге бөтен һавасы этеп чыгарылган кебек булды. Берникадәр вакыт ул сулый алмыйча торды. Башын күтәреп караса, аның каршында кеше түгел, ниндидер җанвар басып тора иде. Озаграк карап торгач, ул Рушанны таныды. Тик ул үзенә охшамаган иде. Тәнендә йоннар чыккан, бармакларында озын тырнаклар һәм маңгаенда озын булмаган мөгез тора. Ләйсән Рушанның кем икәнен шунда ук аңлады, ләкин куркуыннан бер сүз дә әйтә алмады.

Ул көчсез иде. Рушан аңа таба атлаган саен, ул агач кәүсәсенә кысыла бирде. – Ләйсән, – дип йомшак кына әйтте Рушан һәм Ләйсән каршысында чүгәләде.

– Әйдә, кети-кети уйныйбыз. Кыз курыкса да, хәле беткән булса да, алай тиз генә җиңелергә җыенмый иде.

– Каян килдең, шунда кайт, урман сарыгы! – Соңгы ике сүзне ул бигрәк тә аерып әйтте.

Ләйсән яңгыр башланганын хәзер генә сизде. Кире беткән тамчылар агачның киң ябалдашларын тишкәләп җирне юешләтергә ашыкты. Әгәр дә Рушан аларның тормышында барлыкка килмәгән булса, барысы да яхшы булыр иде бит. Курку китеп, ачуга урын бирде. Юк. Ул ничек тә булса, исән калырга тиеш. Бу сүзләргә Рушанның авызы бүселде. Ул кызны озын тырнаклары белән кытыклый башлады. Ләйсән түзә алмыйча, күкрәктән чыккан көлү тавышларына ирек бирде. Ул тешен кысып туктарга тырышты, әмма булдыра алмады. Рушанның озын тырнаклары тәнне авырттыра башлады. Ә озак көлүдән ул сулыш та алмаслык булды. Аның үпкәләре яна башлаган сыман тоелды. Гәүдә авырайды, хәзер аңымны югалтам дигәндә генә, Рушан туктады. Хәзер аның тавышы инде катырак яңгырады.

– Үткәннәрне артта калдыр, Былтыр оныкчыгы! – Ул үзенең тырнаклары белән кызның муенына үрелде һәм муенсаның ай формасындагы асылма бизәкне кулына алды. – гәрчә минем абыйларым һәм апаларым синең дусларың белән гаять рәхәтләнделәр. Ул муенсаны өзеп алды. Муенсаны кызга күптәннән бабасы бүләк иткән иде, ә аңа бабасының әтисе. Ләйсән классташлары турында ишеткәч, катып калды. Димәк, алар да...

– Шүрәлеләргә каршы амулет икән, менә нигә минем тылсым сиңа тәэсир итмәде. Син генә бит мине күрәлмадың.

– Шүрәлеләр дә тылсым куллана аламыни?

– Безнең яшәеш үзе тылсым түгелме соң?

– Шулай дигәч, Рушан елмаеп куйды. Кыз торып, тагын качарга омтылды. Әлбәттә, шүрәле аны тиз куып җитте. Бу юлы озак уйлап тормыйча, ул тагын бер тапкыр кыз ны агачка бәрде. Каты бәрелүдән Ләйсәннең башыннан кан ага башлады. Ул инде хәзер өметен җуйды. Рушанның аңа таба һәр адымыннан салкын үлем якынлашканын сизде. Юеш кием аркасында агачка терәлеп утыру тагын да авырту китерде.

– Соңгы теләк? – Рушан салкын куллары белән Ләйсәннең яңагына кагылды.

– Минем яшисем килә, - Ләйсән яшь белән тончыкты.

– Минем кагыйдәләр буенча яшәргә ризамы соң? Кыз җавап бирмәде. Рушан аның кулыннан тотып, урман эченә өстерәп китте.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев