Логотип Идель
Әдәбият

«Ник шаккаттың, Рәшит?» 

Рәшитне ток суккандай булды. Ул күзләрен ачып җибәрде. Җайлап кына капсуладан чыкты. Бар да тәртиптә кебек. Шул ук, «Иннополис»ның фәнни лабораториясе. Әмма чү!!! Бүлмәне танырлык түгел – диварлар башка төстә, өстәл-урындыклар, җиһазлар да бүтән! Тәрәзә төбендә ниндидер зур, сәер гөлләр... 

Рәшитне ток суккандай булды. Ул күзләрен ачып җибәрде. Җайлап кына капсуладан чыкты. Бар да тәртиптә кебек. Шул ук, «Иннополис»ның фәнни лабораториясе. Әмма чү!!! Бүлмәне танырлык түгел – диварлар башка төстә, өстәл-урындыклар, җиһазлар да бүтән! Тәрәзә төбендә ниндидер зур, сәер гөлләр... 
Рәшит урамга чыкты. Күккә ашкан гаҗәеп биек йортлар арасыннан балкыган иртәнге кояш күзләрне иркәләде. Бар дөнья шау чәчәккә төренгән, искиткеч саф һава һәм... ят киемдәге, таныш түгел кешеләр. 
Аның дулкынланудан тыны кысылды. Әйе, аларның тәҗрибәләре барып чыккан! Барып чыккан!!! Ул 2068 елда иде! 
...Арча егете Рәшитнең ничек итеп «Иннополис»ка укырга керүен, анда Казан малае Максим белән танышып фән дөньясына чумуын язып тормыйм. Егетләрнең Альберт Эйнштейн һәм Стивен Хокинг хезмәтләрен өйрәнүе дә сезгә кызык тоелмас. Вакыт машинасының төзелешен дә сөйли алмыйм – анысы дәүләт сере. Кыскасы, бөтен фәнни өлешне төшереп калдырабыз һәм... алга таба китәбез. 
…– Һәйт!!! Таптыйм бит үзеңне! 
Рәшит сискәнеп китте. Аңа таба гироскутерда бер кыз очыпмы-оча иде! Егет читкә тайпылды. Кыз исә черелдәп көлеп җибәрде, шып туктап калды, нәфис кулын Рәшиткә сузды: 
– Гөлчәчәк. Ә син кем буласың?.. 
Тагын берничә минуттан алар якын дусларга әйләнгәннәр иде инде. Рәшит үзенең 2018 ел кунагы икәнен, фәнни тәҗрибәдә катнашып бирегә эләгүен сөйләде. Кыз әллә ни аптырамады, вакыт буйлап йөрү хәзер гадәти хәл дип белдерде. Аннары яңа танышын офык читендә күренеп торган Казанга сәяхәт кылырга чакырды. 
– Автобус көтәсе буламы? – дип кызыксынды егет. 
– Син нәрсә? – дип кычкырып көлеп җибәрде тегесе. – Канатлы юл бар ич хәзер «Иннополис» белән Казан арасында! Бауга эленгән аэрокабинада барачакбыз! 
Выжлап килеп туктаган кабинага кереп утырдылар. Тиздән аста искиткеч манзара ачылды: урман-кырлар, тигез итеп эшкәртелгән басулар... Идел аша салынган күперләр... Берәү, икәү, өчәү... Барлыгы алты күпер! Әнә, шәһәр читендә ниндидер замок калкып чыккан. Аллы-гөлле төсләрдән күзләр камаша хәтта. 
– «Татар Диснейленды», – дип аңлатма бирде Гөлчәчәк, Рәшитнең шунда текәлүен күреп. – Балалар өчен әкият шәһәрчеге! 
– Бигрәк матур... 
– Әйе. Элегрәк ул җирдә чүп яндыру заводы төземәкче булганнар, ләкин халык каршы килеп, митинглар ясап, туктаткан. Биналарын үзгәртеп, әнә нинди матур аттракционнар ясадылар. 
– «Алай икә-ә-ән, – дип башын кашыды Арча егете. – Хәтерлим, бик шауладылар шул ул чагында...» 
Әнә, Казан – Буа юлы. Машиналар поезд вагоннары кебек тезелешеп Апас, Кайбыч тарафларына чаба. 
– Иртә таңнан авылларга ашыгалар... – дип гаҗәпләнде Рәшит. 
Гөлчәчәк үрелеп шунда карады: 
– Эшкә бара алар. 
– Эшкә? 
– Әйе. Шәһәрдә эш юк бит хәзер. Казанда яшәүчеләр дә авылларга йөреп эшли. 
– Кит инде! Чынлапмы?!.. 
– Сезнең заманда башланган санкцияләр көчәеп, чит илдән әйбер кертү тәмам бетте, – дип сөйләп китте Гөлчәчәк, тәрәзәдән күзен алмый гына. – Хәзер, әнә, бөтен нәрсә үзебездә эшләнә! Кайбычта «ККЗ» – Кайбыч компьютерлар заводы. Балтач – банан, әфлисуннары белән танылды. Кукмара аяк киемнәре белән дан тота – «Әбибас» кроссовкаларын бөтен илдә яратып кияләр хәзер... 
Рәшит аны шаккатып тыңлады. Менә бит, ниндигә әйләнгән дөньялар! 
...Аэрокабина Казанның нәкъ уртасына килеп туктады. Пыяла бинаның түбәсенә «Такташ исемендәге аэровокзал» дип язылган иде. 
– Ә нигә Такташ? – дип кызыксынды Рәшит. 
– Бөтен вокзалларга, аэропортларга шәхесләребезнең исемнәрен бирделәр, – дип янә салмак кына тавыш белән сөйләп китте Гөлчәчәк. – Аэропортыбыз Тукай исемендә хәзер. Елга вокзалы – Җәлил исемендә. Районнарда да шул ук хәл. Нурлат вокзалы – Фирдүс Тямаев исемен йөртә, Кукмараныкы – Вадим Захаров... 
Ул сөйләгәннәрне Рәшит авызын ачып тыңлады. 
Менә Кабан күле, Камал театры... Бар да таныш та кебек, тик күп нәрсә үзгәргән, матурайган, зурайган. 
Тукта, чү! Күзенә күренәме? Камал театры диварындагы зур афишага «Салават. Сиксәненче юбилей сезоны» дип язылган иде! Ничек?.. 
– Салават һаман җырлыймыни? – дип аптырап сорап куйды Рәшит. 
– Җырлый... Алып баручылары да шулар ук – Ядкәр һәм Таһир бабайлар.  
– Ә Яхшимбәтов? 
– Уйный. Утырып кына уйный түлке... 
– Ә Элвин Грей? Гүзәл Уразова? Алар исән-саулармы? 
– Исәннәр, Аллага шөкер! Гүзәл әби Элвин бабайның сапогиларына охшатып үзенә читек тектергән. Тегесе аны судка бирде. Ел буе бара инде судлары... 
Шулчак Гөлчәчәкнең телефоны шалтырады. 
– Мине югалтканнар ахры, – дип елмайды кыз һәм трубкасын алды. – Алло?.. 
Рәшит аның затлы телефонына игътибар итте. Трубканың артына зур хәрефләр белән «Тайфун» дип язылган иде. 
– Телефоннарны да үзебездә ясыйлармы? – дип кызыксынды ул, кыз сөйләшеп бетергәч. 
– Әйе, Америкадан бернәрсә керми хәзер. 
– Кайда ясыйлар? 
– Дөбъязда. Уйлап табучысы – Сәмигулла абзый Дөбъязныкы. 
– Кызы-ы-ык... Ә ни өчен Тайфун? 
– Эте хөрмәтенә шулай атаган... 
Бауман урамы буйлап киттеләр. Гөлчәчәк Рәшитне култыклап алды. Бар да элеккечә кебек, тик... Нәрсәдер үзгәргән. Нәрсәдер күңелгә бик тә якын, бик тә рәхәт монда. Ә-ә-ә... Менә хикмәт нидә икән – урамдагы элмә такталар, плакатлар – бөтенесе татар телендә иде! Урамнан атлаучылар да үзара гел татарча гына сөйләшә. Менә монысы чынлап та могҗизаның могҗизасы! 
– Туган телне сайлау хокукы бирелгәч халыкның туксан җиде проценты татар телен сайлады, – диде кыз елмаеп. – Мәктәпләрдә татар теле укытучылары җитми башлады хәтта... 
Рәшит бөтенләй телсез калды. 
– Туңдырма ашыйсың киләме? – Гөлчәчәк киоск янында туктады. – Апа, безгә гөбәдияле пломбир бирегез әле. Икене. 
– Мәгез, җаныкайларым, – дип елмаеп туңдырма сузды аларга сатучы. 
– Көне буе басып торып ардырмыймы? – дип сүз катасы итте аңа Рәшит.  
– И-и, җаным, өйдә утырулары да күңелсез бит. Күптән пенсиядә инде мин. Кырык ике яшь бит инде миңа! Өйдә нишләп бетмәк кирәк? Бөтен нәрсәне автоматлар башкара дигәндәй... 
Гөлчәчәк Рәшитне җилтерәтеп читкәрәк алып китте: 
– Кирәкмәгән сораулар бирәсең, – дип егетне шелтәләп алды ул. – Пенсия яшен ел саен киметә баралар бит хәзер. Быел ирләр – утыз биштән, хатын-кызлар утыз икедән чыга... 
Ул арада күкне ярып, түбәннән генә зур самолет очып узды. Бортына кызыл хәрефләр белән «Әнвәр Нургалиев авиалинияләре» дип язылган иде... 
Шушы урында туктыйкмы? 
Рәшитнең үзен – җитмеш яшьлек картны һәм дусты Максим бабайны эзләргә маташуын язсак, озынга китәр. Аның бөтен нәрсәгә шаккатуы, Президентның кем икәнен ишеткәч, бик озак авызын яба алмый торуы да сезгә кызык булмас. Ә менә Рәшит белән Гөлчәчәк арасында мәхәббәт җилләре исәргә маташуын әйтми калу килешмәс. Алар киләчәктә бергә булачакмы соң, дип сорарсыз инде сез. Анысын... Анысын инде сер итеп саклыйбыз. Ә бәлки киләчәктә сөйләрбез. 

 

 Алмаз Гыймадиев 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: юмореска хикәя

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев