-
Казанда «ГорькийФест» яшьләр музыкаль-әдәби фестивале узачак Казанлылар һәм ТР башкаласы кунаклары лекцияләрдә, фотокүргәзмәдә, китап һәм фильм презентациясендә, шулай ук музыкаль вакыйгаларда катнаша алачак.
-
Җәй климат нормасына якын булыр дип көтелә КФУ галиме сүзләренә караганда, соңгы елларның тенденциясе шундый: вегетация чоры озайтыла, чөнки көз соңрак, ә яз иртәрәк килә. «Менә быел да яз иртә һәм җылы. Март аномаль җылы булды, температура аномалиясе 2 градустан артып китәчәк
-
КФУда киносценаристларны әзерләү магистрлык программасы ачыла Программага 15 бюджет урыны бирелгән. Магистрлар ике ел дәвамында читтән торып белем алачак. Әлеге программага әдәбият фәненнән әңгәмә нәтиҗәсендә кабул итәчәкләр
-
Татарстанда "Рамазан – изге гамәлләр ае" хәйрия марафоны башланды Рамазан аенда мөселманнар хәйриячелектә актив катнаша, чөнки Рамазанның төп асылы – үз малыңнан мохтаҗларга өлеш чыгаруда.
-
"Исемсез кичә": яшь иҗатчыларга хәер-фатиха Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында җанында шигырь уты булганнар өчен галиҗәнап шигырь кичәсе үтте. “Исемсез кичә” дип аталган чара “Идел” журналының яңа проектына - “Яңа исем” иҗат лабораториясенә рәсми старт булды.
-
Җәлил бүләге ияләре Җәлил музеенда Ел саен Балтач районындагы Муса Җәлил музее Карадуган гимназиясе белән берлектә зур чара – Муса Җәлил премиясе ияләре белән очрашу уздыра. Быелгы очрашуга шагыйрьләр – Булат Ибраһим, Рифат Сәлах һәм дирижер, аранжировка остасы Ильяс Камал килделәр.
-
К.Тинчурин театрында премьералар: “Татар теле – сәхнә теле” һәм "Аферист" К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры чираттагы премьераларын тәкъдим итәргә әзер.
-
"Идел" журналы "Исемсез кичә" уздыра «Идел» журналы «Калеб» яңа буын җыены һәм Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры белән берлектә җанында шигырь уты булганнар өчен ГАЛИҖӘНАП ШИГЫРЬ кичәсе уздыра.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Нури АРСЛАН: Без батырган саен калыккан…
АТЛАНТИДА
Атлантида булды микән чынлап?
Тынгы бирми сорау һич кенә:
Әллә кайдан, ерак-ераклардан
Һәлакәтле бер моң ишетелә.
Кинәт юкка чыккан бөтен кыйтга,
Тау дулкыннар күккә ашканнар:
Бер мизгелдә илләр, шәһәрләрне,
Һәйкәлләрне сулар басканнар.
Океан упкан кебек Атлант җирен,
Дәүләтләрне монда җир упкан:
Дәшти Кыпчак, Болгар, Алтын Урда…
Бер-берсенең тамрын корыткан.
Ничә тапкыр килгән монда яулар,
Кичергәннәр илне кылычтан…
Калдыгын да көлгә дүндерергә
Миссионерлар күпме тырышкан.
Сәхифәләр тузган, юкка чыккан…
Ә без менә, без — бар, булганбыз!
Фал ачабыз ләкин, баш ватабыз:
Әллә кыпчак, әллә болгар без?
Кем булгандыр бабам? Кыпчакмы ул,
Болгармы ул? Нинди аерма?!
Татар дигән исем йөртәбез без –
Татар каны ага тамырда!
Атлантида! Атлантида баткан!
Эз калмаган бөек халыктан…
Ә без менә, без — бар, эз бар җирдә —
Без батырган саен калыккан.
Атлантида язмышы юк безгә,
Оныкларның ачык бабасы:
— Нәселең кем? — дип сорасалар әгәр,
Әйтерләр: — Без — татар баласы!
Татарстан дигән ватаным бар,
Татар дигән халкым бар минем.
Узганнардан түгел, мин халкыма
Киләчәктән урын барлыймын.
ЮКСЫНАМ
Йолдыз булып күктән бакмый икән,
Бер атылса гомер ук сыман:
Китек күңел урын тапмый икән, —
Мин бит сине, Сибгат, юксынам…
Бер-беребезгә авыр сүз әйтмәдек,
Табигатьләр төрле булса да.
Дуслыкны да, хәер, көчәйтмәдек,
Булсак та бик уйдаш, дустанә.
«Талантлылар белә, — дия идең, —
Үзләрендә талант барлыгын!»
Белә идең, киң булса да илең,
Хисләр өчен дөнья тарлыгын.
Тар дөньяда киң күңелле булып
Яши алса кеше — үлемсез!
Синең белән торган икән тулып
Безнең оя! Синсез күңелсез…
Кайда син, әй, замандашым минем!
Кочакларга әзер колачлар:
Кордаш булган өчен дияр идем,
Күп китте бит инде кордашлар.
Ятимлектә булмый күңелләр хуш,
Сагышлардан чара юк сыман:
Арабыздан киттең, урының буш,
Шагыйрь, сине мин бик юксынам.
Нури Арсланов
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз