Логотип Идель
Реклама
Социальная реклама
Әдәбият

ӨЧ ЕЛ. КҮПМЕ, АЗМЫ?

Хатирәләр чыңы телә җанны.

Өч ел. Күпме, азмы?

Хатирәләр чыңы телә җанны.

Кемгә кирәк иде күмерләнгән хисләр?

Мә, тотыгыз. Көле генә калды.

Каны аккан яралары кипте инде,

Ул яраны кузгатырга ирек бирмәм!

Реклама

«Китмә» диеп әйтсәң дә, син – кирәк түгел.

«Сагынам» дип чакырсаң да, килмәм!

Кермәм төшләреңә, тормышыңа,

Кирәк түгел. Исемеңне уймам!

Йөрәгемне ишетерлек хәлдә хәзер,

Үз-үземне онытуга ирек куймам!

Резеда Мөхәммәтҗанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев