Логотип Идель
Әдәбият

Офыкта таң ата. Без икәү...

Алсу Шакирова шигыре

***
Людмила белән без җилдә җилфердәп утырган ике үлән кыягы гынабыз. 
М. Кәрим.

Офыкта таң ата. Без икәү
Елмаеп каршылыйбыз таңны.
Җилләрдә җилфердәп утырган,
Тирбәлгән без – үлән кыягы.

Юк бүтән беркем дә. Без бары. 
Озакка? Өч айга? Бер көнгә?
Сәгатькә? Мизгелгә? Барыбер!
Җиһанда син һәм мин. Без генә.

Язмышка язылган бу рәхәт
Мизгелләр күпмегә сузылыр?
Икәүләп атлаган сукмаклар
Бик тиздән барыбер суыныр...

Тик менә хәзерге мизгелдә
Бөтен җир йөзендә, галәмдә
Юк миннән бәхетле беркем дә!
Кулларым кулыңда. Без бергә.

Калганы соңыннан. Иртәгә...
Әлегә
Үләннәр җилферди җилләрдә...

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев