Логотип Идель
Әдәбият

Оялам тик, шуңа эндәшмим...

Айгөл Хәбибрахманова шигыре.

*** 
Ал чәчәкләр кочып килгәнеңне, 
Күзләреңне шул мәл хәтерлим.
Алар шундый сөю тулы иде,
Мин дә шундый идем, яшермим.
Бәхет эзли идем һәр почмактан,
Үзең аны бүләк иткәнче.
Хәтеремдә көлеп йөгергәнем,
Сине кабат куып җиткәнче.
Сипкелләрең төртке-төртке синең,
Һәр төрткесе шушы язга тиң.
Бу өч айны бергә үтәр өчен,
Ал чәчәкләр кочып тагын кил!
Өч ай булмас, булыр өч гасыр ул,
Рәхәтлеккә изрәп мин яшим.
Сагынганмын сине, чынлап әйтәм,
Оялам тик, шуңа эндәшмим.

Айгөл Васил кызы Хәбибрахманова 2005 елның 10 мартында Кукмара районы Түбән Казаклар авылында дөньяга килгән. Бүген Олыяз урта мәктәбенең унберенче сыйныфында белем ала. Бик күп бәйгеләрдә  катнашкан һәм җиңгән кыз: «Глаголица» бәйсез әдәби премиясе (Гран-при), «Илһам»  Бөтенроссия яшь шагыйрьләр бәйгесе (III  урын), Флүс Латыйфи исемендәге «Сәләткә нур булган йолдызлар» бәйгесе (II урын), «Иделем акчарлагы» бәйгесе (III урын)... 
 «Әлеге конкурсларда сынау узганнан соң, шигырьләремне төпле итеп язарга тотындым. Соңгы арада журналистика белән мавыгам – киләчәктә нәкъ шушы өлкәдә үсеш алырга телим», – ди ул. Айгөл Хәбибрахманова – «Идел» журналының «Яңа исем» лабораториясендә дә катнаша. 

 
Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев