Логотип Идель
Әдәбият

Олы тормыш

– Балалар... – Укытучы, тынып, укучыларының йөзенә карады. – Бүген сезнең өчен шатлыклы да, шул ук вакытта бик моңсу да бәйрәм. Бүген сез олы тормыш юлына аяк басасыз.

 

Бу сүзләрне май ахырында кайсы гына чыгарылыш сыйныф укучылары ишетмәде икән? Һәм кайсы гына укучы әлеге сүзләрне йөрәкләре аша үткәреп, киләчәкләре турында уйламады? Әнә бит: бүген без барыбыз да шулкадәр охшаш! Бар кызның да чәчләре ике якка матур ак бант белән кыстырылган, өстебездә ак алъяпкыч, аякларда кара үкчәле түфлиләр. Егетләр дә бәйрәмнәрдә генә кия торган кәчтүм-чалбарлардан. Башка көннәрдә үзенең ниндидер бер өстенлеген расларга теләгән Мәрьям дә, көндәлегендә гел «бишле»ләр генә булган Диләрә дә, сыйныф белән яратып бетермәгән Ирек тә, инде бишенчедән мин ошатып йөргән Рөстәм дә – барыбыз да шулкадәр охшаганбыз. Муенына затлы муенсалар таккан бай кыз Дилә дә бездән берни белән дә аерылмый бүген. Хәтта укытучы малае Зөлфәтнең дә җитдилеге бу бәйрәмдә бөтенләй сизелмәде. Өстебездәге «чыгарылыш» дип язылган тасмаларның торышына кадәр шулкадәр бөр төсле булып тоелды миңа. Әйе, бу безнең соңгы кыңгырау көне иде...

Карашлар да бер тарафка түгелме соң? Барыбызның да бүгенгесе, олы тормышка башлангыч ноктабыз бер, ә киләчәк беребезнеке дә әле билгеле түгел. Кызык: нинди булыр икән соң ул олы тормыш? Барыбызныкы да шушындый ук охшаш булырмы? Бүгенге май кояшы сыман якты һәм матурмы? Ул юлда инде көндәлеккә куелган билгеләр дә, алган аттестатыбызның төсе һәм кем кызы яки кем улы булу да мөһим булмас кебек. Барыбызның да алдында чиста бит... Язылмаган бит һәм тулы кара белән каләме ята.

Әнә – каршы якта безне унбер ел дәвамында укыткан укытучылар басып тора. Алар да охшаш: яратканы да, яратмаганы да, усалы һәм юашы да – һәр апа-абый безгә олы тормышка хәерле юл теләп торган кебек. «Бүгенгедәй яшь һәм бәхетле калыгыз!» – ди сыман алар безгә. Ә сыйныф җитәкчебез Ләлә апа һаман үзенекен сөйли.

– Кызлар-егетләр, сез керәсе олы тормыш юлы катлаулы да, авыр һәм сикәлтәле дә булыр. Мәктәптәге биремнәрне ялгышуларсыз, хаталарсыз гына эшләү кыен булган кебек, тормыш та алардан башка гына бармас. Ләкин сез беркайчан да куркып калмагыз, борчуларыгыз булса, иң кадерле кешеләрегез – әти-әниләрегез белән киңәшләшегез...

Әйе, күп сүзләр әйтелде. Барысын гомер буена башта тотып та булмас инде. Ләкин барыбыз да кызыксыну белән тыңладык кебек. Һәммәбез матур еламсыраган кыяфәт белән укытучыларның авызыннан чыккан һәр сүзне йотлыгып тыңлап басып тордык. 

Июнь уртасында, инде кулга аттестатлар алынгач, кичен елга буенда учак ягып, сыйныфташлар белән җыелышып алырга булдык. Монда да без охшаш идек әле. Дусларыма карыйм. Әнә Ирек кыздырылган кайнар коймагын көч хәл белән генә кулларына тотып, өрә-өрә ашап утыра. Аннан никтер берәү дә көлми дә, аны нишләптер берәү дә үртәми дә... Читтәрәк Диләрә белән Зөлфәт селфи ясап басып тора. Бу мизгел дә сурәттә яңа бер тарих булып тасвирланды. Ә минем янымда – Рөстәм. Ул ниндидер җитдилек белән:

– Ну, кайда китәргә йөрисең? – дип сорый. Кая укырга керергә уйлавымны соравы бу аның. Мин җилкәләрне сикертеп, белмим дигән булам. Югыйсә, педагогика институтына гариза күптән бирелгән.
– Укытучы буласым килә, – дим.
– Әйбә-ә-әт, – ди ул ул сузып һәм шунда ук китеп югала. Нигә бишенчедән бирле ошатып йөрим соң мин аны? Үзем дә белмим. Кай ягы беләндер якын шунда.

Мин аңа ул кадәр якын да түгелдер инде. Ярар, алда бит – олы тормыш. Анда инде әйтелеп бетмәгән сүзләр дә, каушаудан оялып кызарган битләр дә, тәүге үбешүләр дә булмаячак. Бәлки Рөстәм дә булмас. Мин башкага гашыйк булырмын, аның белән очрашып йөрербез, бәлки, гаилә дә корылыр. Ләкин бу минутлар, шушы хисләр, йөзләр онытылмас. 

...Яныма мәктәптә уку дәверендә өч тапкыр гына сөйләшергә өлгергән Зөлфәт килеп утырды. Үз текәлеген яшерергә тырышты ул бу юлы. Бик табигый гына:
– Салкын түгелме? – ди. Мин:
– Салкынрак, – дип әйтеп бетермәдем, өстендәге кофтасын салып бирде. Миңа җылы йөгерде. Тәнгә түгел, күңелгә. Сизмәстән, Зөлфәтнең күзләренә күтәрелеп карадым һәм «рәхмәт» дигән сыман елмаеп алдым. Ул да елмайды. Мондый елмаюын беренче күрүем. Гаҗәп, мин аны ниндидер олимпиадаларда, бәйгеләрдә җиңсә генә,  кулына дипломнар тоттырсалар гына шатлана белә дип уйлап йөргән идем. Олы тормышта шатлыкларның да сәбәбе үзгәрә икән... 
Көн яктырды, без таралдык. Менә шулай итеп ниндидер билгесезлеккә аяк атладык. Булырмы тагын мондый очрашулар – моны без белми идек. Юлыбыз да төрле булыр. Үзебез дә үзгәрербез, үсәрбез, җитдиләнербез...

Август ахырында бар кирәк-яракны төяп, Казанга юл тоттык. Әти белән әни озата барды. Тулай торак – өй түгел. Моны белеп һәм әзерләнеп килдем. Минем белән бер бүлмәгә тагын ике кыз урнашты: берсе караватында китап тотып ята, икенчесе күз чите белән генә мине күзәтә. Шулай таныштык. Кемнәр янына эләгүемне инде бер сәгатьтән, сумкаларыннан сигаретларын тартып чыгаргач, аңладым. 

Олы тормыш. Сынаулар, ялгышуларсыз булмый дигән иде Ләлә апабыз. Әллә ялгышыр өчен мин монда инде... 

Бераздан бүлмә егетләр-кызлар белән тулды. Барысы да шундый төрле. Киемнәре дә, үзләрен тотышлары да... Мин дә алар янында икенче. Үзләре белән шаярам, көләм, сөйләшәм. Күз алдына элеккеге дуслар килеп баса. Соңгы кыңгырау, мәктәп еллары, укытучылар, кичен учак ягып утырулар... Барысы-барысы! Кызлар белән урамга чыккач, хатирәләр онытылып киткәндәй була. Сабакташым Марина белән кафега керәбез. Аргы башта таныш тавышлар да ишетелгән кебек була. Круассан белән каһвә йоткалап, дөнья турында сөйләшәбез. Ләкин теге тавыш бимазалый. «Әллә Рөстәм инде?» Шуның көлүе бит. Нишли икән ул монда? Янына барсам, оялып бер сүз әйтә алмам, бармасам да күңелле түгел, сыйныфташлар, ничә ел ошатып йөргән кешем бит. Ул! Күрү белән йөрәк турысыннан ниндидер җылы йөгереп үтте. 

Атлаган саен мин аны танымый башладым. Ул түгел кебек иде каршыдагы Рөстәм һәм... туктагыз әле... Аның янында Зөлфәт түгелме соң? Нигә аларның кулында шешәләр, нигә яннарында утыручы кызларның авызларында тәмәке? Мин барган урында тукталдым. Рөстәм мине күреп алды.

– Йолдыз, син бигрәк матур! – дип кычкырды. Салмак тавышында исерек кеше авазы, ят кеше авазы бар иде. Әйтерсең, бу – Рөстәм түгел, бөтенләй дә таныш түгел бер кеше һәм мин аның белән унбер ел укымаганмын да, аңа гашыйк булып, ничә еллар үз хисләремнән оялып та йөрмәгәнмен. Янындагы Зөлфәт миңа карады да, битараф кына шешәне ачып, башта үз стаканы, аннан янындагы егетләргә салды. Ә бу чыннан да Зөлфәтме соң? Әллә аның тәнендә генә йөрүче бер ят адәмме? Ышана алмас булып, катып басып тордым. Аннан бу халәтемнең сәер икәнен аңлап, кире борылып киттем.

Күздән нәрсәгәдер яшьләр ага иде. Ләкин теге юлы соңгы кыңгырау бәйрәмендәге сыман ихлас булып түгел, әллә нинди ачу, дөньяга нәфрәт белән. Колагымда Рөстәмнең: «Йолдыз, син бигрәк матур!» – дигән сүзләре яңгырый. Шунда ук сыйныф җитәкчебез Ләлә апаның «Бүген сез олы тормыш юлына аяк басасыз», әти-әниләрнең күзләреннән укып ала торган «Берүк тәртипле йөр, начар юлларга кереп китмә» дигән киңәшләре... Минем олы тормыш шулай итеп әле башлана гына иде...

Гөлназ Әхмәдиева, Балтач районы, Көшкәтбаш авылы

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев