Логотип Идель
Әдәбият

ОНЫТЫРГА КИРӘК!

«Яңа исем» иҗат лабораториясе катнашучысы, Ләбиб Лерон шәкерте Энҗе Әхмәтҗанова шигыре.

Ямьле фирәзә күкләрнең
Уйчан моңы агыла...
Көй сүзләре дәртләндерми,
Җил дә хиссез кагыла.
Эт кояшы салкын төсле,
Нурлар бозлы тоела.
Изге балачак иленнән
Хатирәләр коела...
Тонык, караңгы төннәрдә
Елый-елый уянам.
Синең турыда уйлыйм да,
Үлә-бетә куанам.
Йөрәк акылны тыңламый,
Һаман сиңа омтыла. 
Күңел сызып ташлый алмый...
Ә җанымда шом тора.
«Онытырга кирәк сине...
Онытырга! Мәңгегә!» – 
Дим дә... сиңа якынаям,
Ерагая тән генә...

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев