Логотип Идель
Әдәбият

Поши баласы

Поши баласы бертуктаусыз елады һәм әнисен чакырды, шунлыктан аның тавышы карлыгып бетте. Күзләренә яшь пәрдәсе тулды, тоз исенә вак бөҗәкләр җыелып, борын эченә тулды.

Поши баласы

Хикәя

Поши баласы бертуктаусыз елады һәм әнисен чакырды, шунлыктан аның тавышы карлыгып бетте. Күзләренә яшь пәрдәсе тулды, тоз исенә вак бөҗәкләр җыелып, борын эченә тулды. Ялгыз сабый үзенең кайдалыгын һәм кая баруын аңламый иде. Ул туктамыйча алга барды да барды. Аны курку һәм үзе дә ышанмаслык зур бер фаҗига куалады.

Таң атты. Ачлык хисе үзәгенә үтте. Поши баласы чишмә янына килде һәм, йотлыгып, бик күп су эчте. Бераз тынычлангач, агачларның аскы ботакларыннан берничә яфрак өзеп чәйнәде. Әнисенең шулай эшләгәнен күргәне бар иде аның. Кадерлесе янында чагында ул үзе сөт кенә эчә иде шул, һәм үсемлек азыгы аңа кирәк булмады. Хәзер барысы да үзгәрде. Аһ, аның яраткан әнисе – тәмле сөт исе сеңгән ышанычлы яклаучысы, үзенең назы белән җылытучысы кайда соң?.. Ул аны башка беркайчан да күрмәсме икәнни? Тормышта мәңгелеккә аерылу да бармы?.. Күз алдында тагын шул коточкыч сурәт яңарды: кан эчендә яткан әнисе һәм аның сүнеп барган күзләре...

Поши баласы тагын кычкырып елый башлады һәм алга атлады. Кайда? Аны нәрсә көтә? Бу кырыс, явыз дөньяда бер ялгызы нишләсен? Әнисез ничек исән калсын?

* * *
Якты дөньяга туганнан соң, поши баласы иң беренче әнисенең җылы телен тоеп алды. Бу тәэсирдән соң алай ук салкын һәм куркыныч түгел иде инде, аның тонык карашы ачылып китте, яңа туган нарасый тирә-юньгә күз салды. Агач-куаклар арасыннан ялт-йолт килеп җемелдәгән кояш нурлары шундук аның игътибарын җәлеп итте. Шул ук мизгелдә үзе янында ук җылы, тәмле исле һәм назлы әнисен күрде. Ул аның таянычы, сакчысы, тормышка өмете иде. Поши баласы бөтен барлыгы белән шулай сизде. Әнисе китеп барыр дип куркып, сабый бар көчен җыеп торып басарга булды. Бу вакытта ул әнисенең гомерлеккә истә калачак тәмле исен сизеп, алга омтылды. Тыңлаусыз озын аяклары дерелдәде, җир селкенгән кебек тоелды, әмма поши баласы туган җирендә үзенең тәүге адымнарын ясый алды...

Әнисе назлы гына итеп аның озын борынын ялагач, хәлсез поши баласы егылып китә язды, тик тәмле ис килгән якка атлады һәм үзе эзләгән хәзинәне тапты! Ул туйганчы куе, татлы сөт эчте. Артык ашыгудан куе сөт авыз читеннән агып төште.

Туйгач, поши баласы үз тирәсендәге дөнья белән танышырга булды. Кыя кебек зур әнисе янында бик күп таныш түгел нәрсәләр бар иде. Ул зур яшел бер әйбер янына атлады, әмма якынрак килгәч, аңа килеп төртелде һәм артка сикермәкче булды, тик чак кына ботакка тиеп аягын авырттырмады. Бу хәлдән поши баласы шуны аңлады: агачлар үзләре хәрәкәт итмәсәләр дә, аларга килеп бәрелсәң, бик каты авырта икән. Димәк, аларны урап узарга кирәк. Мондый агачлар урманда шактый күп, һәркайсын шулай урап узарга туры килерме, дип уйлады поши баласы. Менә шундый икән – тормыш сабаклары. Борыныңа каты эләгеп, бар тәнең белән авырту тойганнан соң гына, бу дөньяның серләре ачыла башлый, дип әйткән бит борынгылар. Шунсыз тормышта ничек яшәргә кирәклеген өйрәнеп булмый.

Бераздан поши баласы борындыкны күреп алды. Ул агачның аскы ботагына җайлап утырган да шаккатып поши баласын күзәтә иде. Әмма поши баласы якынрак килә башлагач, тегесе сызгырды да, койрыгын өскә чөеп, агач эчендәге оясына кереп чумды. Менә могҗиза! Бу дөньяда бер нәрсәләр хәрәкәтсез, ә икенчеләре яши, сулый, бик җитез, һәм алар йә зур, йә кечкенә була икән. Бу хәл нәни поши баласы өчен икенче зур ачыш булды.

Җәй бәхеттә-шатлыкта, тынычлыкта һәм бер хәсрәтсез узды. Әнисенең назында, игътибарында коенып үсте поши баласы. Әкренләп-әкренләп тормыш кануннарын белде, куркыныч сизелгән якларны урап узарга өйрәнде. Ул урманда иркенләп йөрергә яратты, туйганчы сөт эчте, тайгадагы башка җанварлар белән танышты. Һәм бер кара, куркыныч көндә бу матурлык юкка чыкты, поши баласының тормышы икегә бүленде...

***
Ул көнне алар бормалы чишмә буенда үскән куаклар һәм биек үлән арасында ял итте, тәмле итеп ашады. Поши баласы куаклар арасында очып уйнаган күбәләкләрне куып уйнады. Бер матур күбәләк артыннан йөгереп, әнисеннән шактый ераклашты, елга ярына ук төшеп җитте.

Кинәт төлке чыелдавына охшаган куркыныч тавышлар яңгырады, һәм куаклар селкенде. Поши баласы куркуыннан әнисе янына ашыкты. Тик шулчак бик каты ату тавышы колагын томалады. Һавага әллә нинди зәһәр ис таралды. Поши баласына бик куркыныч иде, әмма бу куркыныч тавыш ишетелгән якта әнисе булганга, барыбер туктамады.

Куаклар арасыннан җан өшеткеч сурәт күренде. Аланлыкта аның әнисе җиргә егылган иде. Ул, торасы килеп, аякларын селки, әмма бүрегә охшаган ике җанвар аның күкрәгенә басып, тереләй җәзалыйлар. Тик аларның төсләре бөтенләй башка, һәм алар бүредән кечерәк. Агачлар арасыннан ике аяклы сәер затлар күренде. Кулларында озын таяклар, һәм алар, нидер сөйләшеп, шушы куркыныч урынга якынлаштылар. Мескен ана улы киткән яктан канлы күзләрен алмады. Ниһаять, ул карашы белән газизен эзләп тапты һәм үзләренең яшерен телендә аңа «Кач!» дип кычкырды.

Коты очкан поши баласы әнисенең сүзләрен аңлады. Җиргә береккән тоякларына таш бәйләнгән кебек тоелса да, ул, аларны кузгатып, артка чигенде. Бу куркыныч урыннан читкә китәргә кирәк! Бәлки, агачлар аны, кызганып, үз ботаклары белән саклап өлгергәндер, ә бәлки, теге вәхшиләр, үз явызлыкларына бирелеп, аны күрми калгандыр – поши баласын берәү дә сизмәде.

***
Менә инде бишенче көн ул бернинди максатсыз, кая һәм ни өчен барганын да аңламыйча йөри. Ул куаклыкларның тәмсез яфракларын чәйнәп карады, кояшның көннән-көн саранланган яктысыннан әле һаман үсеп утырган, әмма көз төсе кергән үләннәрне дә тешләргә тырышты. Төннәрен ауган агачлар арасына качып йокларга тырышты. Аның хәтерендәге иң соңгы хатирә – әнисенең «кач» дигән сүзе иде. Һәм ул әнисен тыңлады. Әмма дошманнар ягына таба баруын ул аңламый иде әле. Дошманга якын килгән саен, аның алдындагы капкыннарның да саны артты.

Поши баласы шулкадәр арыды, чайкалып китте һәм җиргә ятты. Күз алдында тагын әнисенең карашы яңарды: «Кач!» – дип ялвара иде ул. Әмма ул хәтта аякларына да баса алмас хәлгә килде. Сабый үлән ашап кына туя алмады, ерткычлардан саклану да көннән-көн авырлашты... Нәкъ шул чакта аның артыннан ияреп килгән тавышлар якынлашты...

Көнбатыш тарафтан туфрак тутырылган капчык кебек тыгыз тәнле, хәнҗәрдәй үткен тешле бер җанвар аңа якынлаша иде. Бу – комагай. Ул, ана поши исен сизмәгәнгә, курыкмыйча алга атлады һәм бик тиздән үзенең балаларын ашатам дип сөенде.

Ә көнчыгыштан поши баласы янына тагын да куркыныч дошманнары – кеше һәм эт якынлашты. Алар кичке ашка куян атып керергә дип чыкканнар иде, ләкин эт поши исен сизеп алды һәм, хәзер зуррак табышка өметләнеп, алга томырылды.

Якында гына шартлап сынган ботак тавышын ишетеп, поши баласы куркып дертләп куйды. Ниндидер зур куркыныч якынлашканын тойды ул. Әнисе янында булса, шундук үк аңа сыеныр иде. Ә хәзер аны сакларлык беркем дә юк, аягына басмакчы иде, хәлсезләнеп, яңадан җиргә егылды. Кечкенә йөрәге еш-еш тибә башлады, үлем тырнаклары менә-менә аны эләктереп алыр төсле иде.

Чыннан да, поши баласына бик якында гына ерткыч җанвар күренде. Ул аның янында чыннан да әнисе юкмы дип тикшерде, иснәнде. Моңа ышангач, ул, тешләрен ыржайтып, корбанына якынлашты. Шулвакыт бик каты өреп алан уртасына эт йөгереп чыкты. Поши баласына игътибар да итмәгән эт комагайга ташланды. Әмма тайганың иң куркыныч ерткычы сугышмыйча гына чигенергә җыенмады. Комагай – бик тынгысыз җанвар, аның ярсуы күбекле кымыз кебек кайнап чыкты. Ул котырынды. Тешләрен күрсәтеп ырылдады, йоннарын кабартты, үткен тырнакларын чыгарып, җирне тырмарга кереште. Әмма чын ау этен моның белән генә куркытып була димени? Алар бер-берсенә туры карап ырылдауларын белделәр, әмма комагай җитезлек белән, бер сикерүдә этнең бугазына ябышмакчы булды. Әгәр аның тешләре корбанының берәр җирен тешләп йомыла икән, ул аны үтермичә авызын ачмаячак. Әмма эт вакытында борылып өлгерде. Комагай артык елгыр булмаса да, ачуыннан котырынып, эткә теләсә ничек һөҗүм ясавын туктатмады. Эт тә бирешмәде, ул, тешләргә тырышып, үзе дә һөҗүмгә барды, шулай да комагайның калын тиресенә аның теше үтмәде. Бу ике җанварның сугышы ни белән төгәлләнергә мөмкин булуы билгесез иде.
Кинәттән генә каты шартлау тавышы урманны яңгыратты. Комагай сикергән вакытта үзен ниндидер көчнең читкә атып бәрүен аңламый да калды. Кан эчендә ятып гырылдаган вакытта, ул бераз тыпырчынды да күзләрен йомып тынды. Эт җиңүче кыяфәтендә аның янына килде һәм, һаман тынычлана алмыйча, комагайны тешләргә, болгарга кереште.

Ә поши баласы, күзләрен йомып, мыштым гына ятып торды. Бу куркыныч вакыйгалардан соң исән калуына шикләнә иде, ахрысы. Куркуыннан хәтта үзенең кайдалыгын да онытты.

***
Илья үз күзләренә үзе ышанмады. Ул этенең кайчан да булса комагай белән сугышырга тәвәккәлләгәнен хәтерләми иде. Җитмәсә, монда якында гына хәлсезләнгән поши баласы да ята икән. Каян килеп чыккан? Шулвакыт Илья әле берничә көн элек кенә машина арбасына ит төяп яткан аучыларны күрүен искә төшерде. Поши баласы, бәлки, нәкъ менә шул көнне әнисез калгандыр? Хәзер нәрсә эшләргә соң инде аның белән? Әгәр шул килеш калдырсаң, поши баласын бүген үк ерткычлар юк итәчәк.

Поши баласы янына килеп, аны торгызып карады, әмма ул селкенерлек тә хәлдә түгел иде. Ябыккан, димәк, шактый вакыт берни дә ашамаган.
Аучы комагайның тиресен салдырып алды да җәйләүгә барып килергә булды. Ә этне поши баласын сакларга дип калдырды һәм, тиз-тиз атлап, агачлар арасында югалды.

***
Поши баласы, тирә-якта тынычлык урнашканнан соң гына, күзләрен ачты. Аның дошманы беркая да китмәгән иде. Ул әз генә читкәрәк яткан, еш-еш сулый, теле асылынып тора, ә үзе күзләрен аңа төбәгән. «Озакламый мине тотып ашар инде», – дип уйлап куйды поши баласы һәм, инде барысына да риза дигәндәй, күзләрен йомды. Көтте дә көтте, әмма эт аңа якынлашмады. Киресенчә, ул киерелеп иснәп алды һәм куаклар арасыннан, нидер эзли башлады. Мөгаен, бу эт, мине беркая да китмәс дип уйлыйдыр, дип, бик арыган нарасый йоклап китте. Төш арасында ул әнисенең аны яратып ялаганын сизде. Ничек рәхәт! Димәк, әнисе исән калган һәм аның янына килгән! Поши баласы күзләрен ачты, әмма әнисен күрмәде. Аны ни өчендер эт ялый иде... Бәлки, ул аны инде үлгән дип уйлагандыр? Фу, эттән шундый зәһәр ис килә... Поши баласы битен яшереп борылды.

Шулвакыт атка атланган Илья да килеп җитте. Ул поши баласын җылы тукыма белән әйләндереп төрде һәм атның аркасына салды да, баулар белән беркетеп бәйләде. Атка бу хәл бер дә ошамады, ул пошкырды, тик сыртын кабартмады, поши баласының бөтенләй хәлсез икәнен йөрәге белән тойды, ахрысы.
Бу чуар төркем әкрен генә өйгә таба кузгалды.

***
Илья поши баласын күтәреп ат абзарына алып керде. Аннары сыер сөтен җылытып, хәтта балалар өчен махсус кушылма да өстәп, шешәгә тутырды һәм имезлек аша поши баласына эчертергә булды. Әмма поши баласы үзе өчен ят әлеге эчемлекне косып чыгарды, сөт аның авыз кырыеннан агып төште. Шулай да хәлсез нарасый бик ач иде, бераз гына карышканнан соң, ул шешәдәге сөтне эчә башлады. Әлбәттә, сәер эчемлекне дөньядагы иң яхшы әнинең сөте белән чагыштырырлык та түгел иде. Тик чарасыз калган поши баласы бу затларның аны коткарырга теләвен аңлады. Хайваннар уйлый белми дисәләр дә, аларның дөньяны йөрәк аша тоюы, белүе һәм отып алуы бәхәссез...

Җылы сөт аның барлык тамырларына таралды. Ашказанында урнашкан бер рәхәт хисне югалтырга теләмәгәндәй, ул күзләрен йомды һәм йокыга талды. Ул кемнәрнеңдер тавышларын ишетеп уянып китте. Икәү, коймага таянып, аңа карап, нидер сөйләшә иде. Ул кешеләр телен аңламаса да, үз язмышы хәл ителгәнлеген төшенгәндәй, кешеләр ягына карады.

– Без кыргый хайванны йортныкы шикелле асрый алмыйбыз бит инде. Урамда көз, син аны кая куймакчы буласың? Сыер абзарында яшәтерсеңме? Аны бит әле ашатырга да кирәк. Артык печәнебез юк, – диде хатын-кыз.
– Син нәрсә тәкъдим итәсең соң? Яңадан урманга җибәрсәк, ул анда исән калмаячак, – дип җавап бирде коткаручысы.
– Зоопаркка алып бар.
– Ничек?
– Үзләре килеп алып китсеннәр. Аларда поши юк иде бит әле.
– Чыннан да...

Менә шулай поши баласының алдагы язмышы хәл ителде. Илья зоопарк хезмәткәрләре белән сөйләшеп кайтты һәм, алар, җирләр бераз туңдыргач, махсус йөк машинасы җибәрергә вәгъдә бирде.

Поши баласы сыер сөте эчеп һәм кешеләрнең игътибарлы карашыннан ныгыды, көч җыйды. Ул урманда яшәүчеләр беркайчан да күрмәгән могҗизаларны күрде. Сыер исемле бик кызык хайваннарга аеруча исе китте. Алар кешеләргә шулкадәр ияләшкән иде, хәтта урманга качарга теләми, тыныч кына абзарда яшәүне дөреслеккә саный.

Ильяның хатыны Анна сыерлар яныннан яңа сауган сөт күтәреп чыкканда, поши баласы койма янына ук килеп, сөенеп каршы алырга гадәтләнде, бер дә калмыйча артыннан йөрде. Кайчакта поши баласы янына теге вакытта аны ялап уяткан эт тә килгәләде. Аның йөнтәс башына нинди уйлар килгәнен кем белгән? Бу эт йорт хайваннарына үзенең шәхси милке дип карый иде. Хуҗаның һәр сүзе аның өчен – канун, аның милке – саклау өчен төп максат. Шуңа да эзтабар башка этләрне поши баласына якын да җибәрмәде. Бераздан ишегалдындагы барлык хайваннар да тайгадан килгән поши баласына ияләште.

Көз ахыры якынлашты. Агачлардагы сары яфраклар коелды, җир кара-кучкыл төскә керде, тирә-юнь тынып калды, бар тереклек кышкы йокыга әзерләнде. Беренче кар явып эреде. Поши баласы өчен бу зур һәм искиткеч яңалык булды.

Кешеләр генә нидер көткән кебек күренде. Җәйләүдән кышкы торакка күчәр вакыт җитсә дә, алар нәрсәгәдер кузгалыр көнне сузды. Анна поши баласы яшәгән койма артына килә дә, бер кисәк ипи сузып, аның башыннан сыйпый, нидер сөйли йә булмаса күңелсез генә тып-тын утыра. Ул үз тормышларында кинәт кенә барлыкка килгән нарасый белән шулай саубуллаша иде. Мондый вакытларда поши баласының йөрәге кысыла, ул аерылышу вакыты җиткәнне тоя. 
Беркөнне өй каршысына зур машина килеп туктады, аннан ике кеше төште. Алар поши баласына ым кагып, өйгә кереп киттеләр.

Поши баласы, койма янына ук килеп, бу кешеләрне борчулы карашы белән озатып калды. Аларның үз киләчәгенә бәйле булырга мөмкин икәннәрен ул аңлый иде.

Озакламастан, Илья белән бергәләп өйдән чыктылар. Поши баласына карап, нидер сөйләшә башладылар.

– Бигрәк зур икән ул. Аны кузовта алып бару шактый катлаулы булачак – бортлар тәбәнәк. Бәйләп салсак, ычкынырга тырышып хәлдән таячак.
– Әгәр йокы даруы кадасак?
– Шулай эшлисе кала.

Илья поши баласы янына якынлашты, муеныннан кочаклады һәм, зур борыныннан сыйпап:
– Ярый, дускаем, сине ерак юл көтә... Борчылма, кыш көне юллар туңдыргач, хәлеңне белергә килербез. Сиңа анда күпкә яхшырак булачак...

Шуннан ул тончыгып йөткереп куйды. Бу вакытта Анна аш бүлмәсендә савыт-саба юа иде. Әлеге аерылышу аңа бик авыр тәэсир ясаганга, ул өйдә калды. Тик күңеле тынгысызланып, барыбер чыгарга булды. Зоопарк хезмәткәрләренең берсе биштәреннән нидер карый иде. Мөгаен, дару кадар өчен шприц эзләведер. Поши баласы ычкынырга теләсә дә, Илья аны ныграк кочаклады. Хезмәткәр килеп укол ясады.

Поши Ильяның кочагыннан ычкынды да, туңгандай калтыранып, читкә китте. Шуннан коймага якынлашты да чайкалып җиргә ауды.

...Аның гәүдәсе авырайды, тирә-юньдәге бар нәрсә томан эчендә күренде, ул үзен мәңгелеккә китеп барам дип хис итте. Башын күтәреп, үзенә өй кебек кадерлегә әйләнгән урынга, якынайган кешеләргә күз ташлады да, авыр гына тонык аваз чыгарып: «Э-эх!» дип, якты дөнья белән саубуллашты.

Анна түзмәде, күз яшьләренә буылып, йөгереп өйгә кереп китте. Өч ир поши баласының аякларын нык баулар белән кысып бәйләгәнен дә, тактага салып машина арбасына күтәргәннәрен дә ул күрмәде.

***
Поши баласы уянып киткәндә, аны ниндидер көч бик каты селкетә һәм өскә чөеп ала иде. Каты тавыштан колаклары тонды. Зәңгәр күк йөзенә кушылып, агач ботаклары күренде.

Ул үзенең кайдалыгын аңламады. Бераздан аңы ачылды, ул Илья белән Аннаны искә төшерде һәм үзен алардан читкә алып киткәннәрен аңлады. Торып басмакчы иде дә, аяклары бәйләнгән. Тик артык нык бәйләмәгәннәр булып чыкты, барып җиткәнче уянмас, дигәннәрдер инде.

Поши баласы, бауларны сүтәргә тырышып, бертуктаусыз аякларын кыймылдатты, ахыр чиктә тулысынча сүтте. Шуннан ул алгы аяклары белән арба идәненә таянды, әмма машина бик каты чайкала, сикертә иде, шуңа да тиз генә тора алмады.

Зоопарк хезмәткәрләре, шакылдаган тавыш ишетеп, бер-берсенә ым кактылар да машинаны туктаттылар. Аларның берсе арбага сикереп менде, кулында йокы даруы тутырылган шприц иде. Поши баласы бу кешене күреп куркуга калды, тик бар көчен җыеп торып баса алды һәм җиргә сикерде. Кешеләрнең ах-ух килгән тавышлары бөтен урманга таралгандай тоелды. Ә качкын бик тиз арада күздән югалды.
Табигать баласы үз өенә кайтты...

***
Әмма ул бу халәтеннән сөенеч тоймады. Аңа бик моңсу иде. Һаман саен Ильяның утарын исенә төшерде. Андагы ипи һәм сөт тәме сагындырды, мондагы каты үлән һәм агач кайрысы белән чагыштырырлык та түгел шул. Анна матур сүзләр әйтеп, аның башыннан сыйпагандагы тынычлык та җитми иде поши баласына.
Ильяларның өе кайдадыр якында гына дип сизде, озак йокламады кебек бит. Шуңа да качкын, үз тоемлавына таянып, утарга таба барды. Вакыт-вакыт машиналар узып киткән һәм этләр өргән тавышлар ишетелде, димәк, кеше тораклары, чыннан да, еракта түгел. Ул бу тавышлардан курыкмаска өйрәнгән иде инде. Тик күп тә үтмәде, этләрнең кешеләрне, аларның малларын саклау белән беррәттән читләргә ерткычларча ташлануларын да аңларга туры килде.

Зур юл аркылы чыгарга җыенганда, аңа бер көтү сукбай этләр өере һөҗүм ясады. Алар – шәһәр чүплегендә яшәүче хуҗасыз хайваннар. Яшь ит урман эченнән үзе алар каршына чыкты, шуңа да мондый җиңел ауга котырынып шатландылар. Поши баласы куркып калды, һәм озын аяклары белән этелеп, алга томырылды, зур юл кырыеннан бар көченә йөгерде. Этләр өере дә калышмады, алар урманга борылырга ирек бирмәде. Алда, төрле төсле утлар белән балкып, зур үзәнлек ачылды. Аның ян-якларында зур таш йортлар үсеп чыккан. Гомере өчен көрәшкән поши баласы тукталып калмаска булды, бар көченә шау-шулы шәһәргә чапты. 

***
...Поши баласы төнне гаражлар һәм сарайлар арасында качып уздырды. Бик ач булса да, үзен этләр табар дип куркып, качкан җиреннән чыкмады. Төн уртасына кадәр аны шушы этләр өере шәһәр буйлап куып йөрде. Аларга ара-тирә кешеләр дә кушылды. Сай сулы бер елганы кичкәндә генә, этләр артта калды. Суга керергә кыймадылар, көчле тавышлары белән өреп, яр буенда калдылар. Тик бу биек таш йортлар, машиналар, этләр һәм кешеләрнең күплегенә чик юк иде, ахрысы.

Алар поши баласын бик каты арытты, колаклары тонды, һәм ул кая барганын да аңламас хәлгә җитте. Җаны каядыр ашкынды, тик кая карамасын – коймалар, йортлар, машиналар, этләр һәм кешеләр генә. Беркая да качып булмый, котылу юк. Пошилар җәһәннәме шундыйдыр...

Офыкта кояшның беренче нурлары күренгәч, машиналар тавышы тынычлана төште. Поши баласы үлән өзеп чәйнәде. Куакларга кадәр барса, сусыл яфрак та каба алыр иде. Эчәсе дә килә. Якында берәү дә күренми кебек.

Ул сарай артыннан чыкты, куаклар янына килде, ашыйм диеп үрелгән иде, якында гына исерекләрнең тавышлары ишетелде:

– Кара, кара, поши бит бу!
– Нәрсә карап торасың, бу бит Байанайдан бүләк!
– Шуннан, нишли алам соң? Кулымда мылтык юк!
– Җүләр! Видеога төшер! Ватсап аркылы таратырбыз...
– Ычкындырма, каршысына чык. Бу поши баласы гына, кул белән дә тотарбыз.

Ике ир, кулларын болгап, поши баласына якынлашты. Ул алардан качмакчы иде дә, коймага терәлде. Койма буйлап сул якка каермакчы иде, әмма аннан кулларын як-якка җәйгән тагын берәү күренде. Поши баласы арткы аякларында өскә күтәрелде дә, каршысына чыккан бу бәндәнең күкрәгенә бар көченә китереп типте. Кеше аркасына егылды. Юл ачылды, һәм поши баласы тар гына сукмак буйлап качты... Кая илтә иде бу сукмак? Табигать баласын коткара алырмы ул?..

***
Шәһәр читенә килеп чыккан поши баласы турындагы яңалык яшен тизлегендә таралып өлгерде. Уңышсыз аучының түшенә типкән чагы төшерелгән видео да ватсап аша шактый халыкка барып иреште. Күпләр, поши баласын яклап, хәерсез аучыга шул кирәк, диеште. Тик кешеләр арасында бушка гына бер түшкә итне кулга төшерү турында хыялланучылар да барлыкка килде. Карап торучылар күп булмаса, аны яшерен генә кулга да төшерерләр иде.

Шулай да аны озак эзләделәр. Ниһаять, таптылар. Ул бик арып һәм көчкә сулыш алып, чираттагы бер сарайның коймасына сыенып хәл җыйган чагында, үзенә төбәп атканнарын күрсә дә, урыныннан кузгала алмады. Ә йокы даруы тулган энә аның тамырына килеп эләгүгә, күз аллары караңгыланып, бөтенләй көчсезләнеп, җиргә ауды. «Ийә!» – дип ыңгырашты поши баласы.

Йокыга талгач, аны тагын йөк машинасына салып, билгеләнгән урынга алып киттеләр. Бу – урман уртасында төзелгән зур зоопарк иде. Аның өчен махсус читлек ясаганнар, ул бер атна буена бер ялгызы шунда карантинда торды. Кайдадыр якында гына сарыклар бәэлдәгән, изюбр һәм тәвә кошы кычкырган, суда коенган кошларның бакылдаган тавышлары ишетелде. Кайчакта, арысланның көчле ырылдау тавышыннан соң, бөтен зоопарк тып-тын кала иде.

Үзен монда алып килгәч, поши баласы таң алдыннан гына уянды. Башы бик каты авыртты. Үзенең кайда булуын, ашыйсы һәм эчәсе килүен дә аңламады.

Күкрәгеннән каты гырылдау тавышы гына чыкты. Озак та үтмәде, янына кешеләр килде, һәм алар, Анна кебек үк, аңа җылы сөт эчерде. Тәне буйлап шифалы көч таралды. Болай сөт эчәргә ияләшкәнгә, ул карышмады. Дәвалау өчен укол кадауларына да күнде. Озак та узмады, поши баласы тернәкләнде, һәм аны иркен вольерга күчерделәр. Монда барысы да урмандагы кебек, ләкин күпкә тынычрак иде. Яңгыр һәм кардан саклану өчен, махсус түбәле урын да бар.

Кар яуды. Яңа кар – чиста, якты уйлар, яңага өмет, ул барлык явызлыктан, пычрактан, караңгылыктан коткара төсле. Юлында очраганнарны ак кочагына алып, «Тынычланыгыз, мин сезнең белән» дип әйтә кебек ул – ап-ак кар...

Ангелина Васильева-Дайыына

Айсылу Имамиева тәрҗемәсе

 

Ангелина Васильева-Дайыына (02.04.1976), прозаик, шагыйрь, журналист, Саха (Якутия) Республикасының матбугат отличнигы. Саха (Якутия) Республикасы Журналистлар берлеге уздырган бәйгедә «Балачак һәм үсмерлек чоры проблемаларын иң яхшы яктыртучы» номинациясе җиңүчесе. Русия һәм Саха (Якутия) Язучылар берлекләре әгъзасы. Дүрт китап авторы.

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев