Логотип Идель
Әдәбият

Рөстәм Галиуллин: «Сәләтле яшьләргә юл ачык!»

Синең дә башкаларны сокландырырлык әсәрләр язасың килә икән, Рөстәм Галиуллинның фикерләренә колак салырга тәкъдим итәбез. Язучы, филология фәннәре кандидаты, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты, «Казан утлары» журналының баш мөхәррире язучылык серләре белән уртаклаша.

– Рөстәм, үзеңне кайчаннан язучы итеп тоя башладың?

– Язучылык, иҗат юлын сайлыйм, дип карар кылган вакытым «Иделем акчарлагы» конкурсында Гран-при яулагач булды. Ул вакытта мин өченче курс студенты идем. Дөрес, аңа кадәр хикәяләр языла, әсәрләр бастырыла, ләкин иҗат турында ул кадәр сүз ишеткән юк иде. Менә шул ярышта катнашып җиңгәннән соң язучылар белән очрашулар булды. Аларның фикерләрен тыңлап, мактау, киңәш, тәнкыйть сүзләрен ишеткәч, шушы юлдан дөрес барам икән дигән фикерем ныгыды. Әлеге зур конкурстан соң «үз юлымны таптым» дигән фикергә килдем.

– Сине мәктәп елларында әдәбиятның кайсы юнәлешләре күбрәк кызыксындыра иде?

– Дөресен генә әйткәндә, мәктәп елларында бик күп укыдым. Биш яшемнән китаплар укый башлаганымны хәтерлим. Әни – әдәбият фәне укытучысы. Башлангычта укыганда югары сыйныф укучыларының эшләрен, иншаларын тикшерергә ярата идем. Ул вакытта мәктәптә балалар шактый күп, сыйныф саен егерме-утыз дигәндәй. Карандаш белән тикшереп бару ошый иде. Көн саен бер китап укый торган идем, хәзер кызым да шулай итә. Әни дә укый, бу безнең нәселдән шулай бара торган гадәт.

Яшь чагында китапны сайлап тормадым, өйдә, авыл китапханәсендә ниндие бар, шуларны укыдым. «Казан утлары»н да укый идем әле. Ул вакытта аңлап уку да булмагандыр инде. Икенче сыйныфта чагымда «Сабантуй» газетасында минем бер кечкенә хикәям бастырылды. Мәкалә белән хикәя арасындагы жанрда эт турында иде ул. Үзенә күрә ул да бер канат куеп җибәрде. Мәктәбебездә «Яшь каләмнәр» түгәрәге эшләде – аның да тәэсире булгандыр. Ә иң нык йогынты ясаганы «Арча хәбәрләре» газетасындагы «Өметле каләм» рубрикасы булгандыр. Шунда эшләүче журналистларның 6-7 сыйныфта укыган малайга шалтыратып: «Энем, нәрсәләр язасың, әйдә безгә җибәр. Язганнарың әйбәт», – диюләре мине гаҗәпләндерә, шатландыра иде... Мәктәптә рус, чит ил әдәбиятын да татар телендә укыдым. Ул вакытта бик матур тәрҗемәләр бар иде.

– Рөстәм, язучы булыр өчен нинди сыйфатлар мөһим соң?

– Кешедә ниндидер бер табигый язу сәләте булырга тиеш. Әгәр сәләте булмаса, кеше ничек кенә тырышмасын, ничек кенә укымасын, белем алмасын – аңардан чын язучы чыкмый. Эшебез буенча редакциягә килгән әсәрләрне укып барабыз. Кайберләре шундый рәхәт укыла, ә кайберләренең көчәнеп язылганы күренеп тора. Туфан ага Миңнуллинның әйткән сүзләре дә бар: «Бар «язарга кирәк» дип язучылар. Бар язмыйча тора алмаучылар». Гади һәм дөрес бәя бу. Язмыйча тора алмаучыларны гына чын язучы, дип саныйм. «Идел»нең «Әдәби судлары»нда Рабит Батулла гел әйтеп килә: «Сәләт+тырышлык = талант». «Талант+Тырышлык= Даһилык».

Сәләт белән талант икесе аерым булмаса да, икесендә дә тырышлык дигән әйбер бар. Димәк, язучы өчен тырышлык дигәне иң мөһиме! Менә шул тырышлыкка барысы да керә инде. Китап уку да, тәрҗемә итеп өйрәнү дә, язу да. Язучы өчен мөһим сыйфат – ихласлык, кеше күңелен күрә белү. Кеше күңелен үзең аша кичерә алу... Чөнки аны әдәби әсәрдә бирә белергә дә кирәк бит әле.

– Кулына каләм алырга теләгән яшьләр иң беренче нәрсәгә игътибар итәргә тиеш?

– Кулына каләм алырга тели икән, димәк, аның ниндидер оеткысы бар. Аны нәрсәдер борчый. Иҗат кешесе өчен битараф булмау кыйммәт. Нәрсәгәдер фикерен белдерәсе, каршы чыгасы, йә соклануын белдерәсе килә. Бу фикерләрне кәгазьгә төшерергә кирәк. Һәм аны укытучысынамы, иҗат кешесенәме күрсәтеп алу мәслихәт. Ә иң мөһиме: җиткерергә теләгәннәрне башкаларны кабатламыйча, кемнәндер күчермичә кәгазьгә төшерү. Беренче әсәре беркемнең дә камил килеп чыкмый. Мәсәлән, мин язучыларның көндәлекләрен укырга ярата идем. Нәкъ менә алар ничек язучы булырга икәнлеген өйрәтә. Мәсәлән, Фәнис Яруллин әсәрне суытып алырга куша. Шәхсән үзем хикәяне лекциядә язып, шундук редакциягә йөгергән чаклар булды. Язгач та әсәр бик камил, шәп шикелле тоела бит ул. Ә редакциядә аны шактый гына эшкәртәләр. Яшьлек максимализмы булгандыр, хәзер тәҗрибә туплангач, алай эшләмим инде. 

– Язучының өстәле булырга тиешме? Язу өстәлең бармы?

– Язу – үзенә күрә серле эш. Мин үзем ике җирдә яза алам. Берсе аның туган нигез. Бу – минем өчен романтик урын. Бик күп хикәяләрем, хәтта романым да туган йортымда язылды. Бакчабызда балачактан ук үз алмагачым бар. Шуның төбендә өстәлем, урындыгым. Яшьтән үк шунда язам. Мин иҗат иткәндә анда беркем дә йөрми. Ә икенчесе Казанда, өйдә. Йортыбыз урманга карап торган җирдә. Башка җирләрдә минем язганым юк. Ул ничектер шулай кабул ителгән. Язучыга эш өстәле мөһим дип уйлыйм. Анда барысы да син теләгәнчә җайланган, тыныч булырга тиеш.

– Тынычлап иҗат иткәндә комачауласалар, нишлисең?

– Безнең туйда Ркаил Зәйдулла котлаганда: «Язучы белән яшәүнең бер елы ике елга тиң», – диде. Чыннан да шулайдыр ул. Иҗат кешесе белән яшәве җиңелдер дип уйламыйм. Дөресен генә әйткәндә, минем хатын да хәзер сизә: «Син язарга җыенасың ахыры», – ди. Һәм ялгышмый.

– Рөстәм, геройларың төшләреңә кереп йөдәтмиме?

– Минем берничә хикәя төштә язылды. Мәсәлән, «Дивана» – Россия халыкалары антологиясенә керде. Төшкә керү шул уйланып йөргәннәндер инде ул... –

Язучылык эшеңдә үзеңнең остазың дип кемне саныйсың?

– Мин остазым дип бер генә кешене саный алмыйм. Ул инде аннары иярү була. Кемнедер кабатлау була. Дөресен әйткәндә, прозада үзебезнең классикларыбыз тәэсир итте. Мәсәлән, Мөхәммәт Мәһдиевнең теле шулкадәр рәхәт. Аяз Гыйләҗевнең тыгыз философик әсәрләре бик ошый. Гариф Ахунов, Әмирхан Еники – болар һәммәсе йогынты ясады. Әдәбият дөньясына кергәндә аксакаллар – Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат, Ләбиб Лероннар ярдәм итте. Нәкь менә алар әсәрләремне беренче укып, бәя биреп торды. «Синдә нәрсәдер бар», – дию ул үзе мактау бит инде. Бездәге кебек яшьләргә хәерхаһлы әдәбият башка юк та ул. Безнең буын әдәбиятка ургылып кереп керде. Юллар ачык иде. Беренче китапларны чыгарганда да, журналларга әсәрләр китергәндә дә шулай булды. Хәзерге яшьләргә юл тагын да киңрәк булып ачылды. Алар өчен төрледән-төрле конкурслар оештырыла. Алар мәктәп яшеннән үк шуларда катнашып, җиңеп чыныга. 

– Рөстәм, хәзерге заман язучысы нинди булырга тиеш?

– Гасырлар узса да, кеше асылда кеше булып кала. Яхшылык, начарлык, изгелек, хөсетлек сыйфатлары дөнья яралганнан бирле яшәп килә. Язучының да сыйфатлары үзгәрергә тиеш, дип уйламыйм. Ләкин бүген заман үзгә. Заман бик мобиль, динамикалы. Һәм әгәр син үз иҗатыңны укучыларга җиткерергә телисең икән, заманга яраклашырга мәҗбүрсең. Әсәрләр дә язучыдан мобильлекне, динамикасы көчле булуны, җыйнаклыкны таләп итә. Бу инде укучыларны кызыксындыру өчен кирәк. Аннары хәзер язучыларның укучылары белән аралашу системасы да үзгәрде. Социаль челтәрләрдә активлык таләп ителә. Пиар да икенче төрлерәк бара. Мисал өчен, элек очрашулар мәктәпләрдә, китапханәләрдә уза иде. Хәзер бөтенләй башкача: онлайн очрашулар, әсәрне укучыга хасиятле итеп җиткерү модада бит инде. Бу – заман таләбе. Шуңа күрә, язучы иң беренче чиратта, үзенең шушы сыйфатларын саклап калган һәм яхшы әсәрләр иҗат иткән хәлдә, замана таләпләреннән артка калмыйча алга барырга тиеш. 

Әңгәмәне тулысынча "Идел"нең сентябрь саныннан укыгыз.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев