Логотип Идель
Әдәбият

Рүзәл Мөхәммәтшин: «Җөмлә төзи алмас хәлгә җиткән чаклар була...»

Бүгенге татар әдәбиятында иң затлы, чибәр, фикерле, батыр яшь иҗатчы кем ул дисәгез, һич икеләнмичә Рүзәл Мөхәммәтшин, дияр идем. Аның иҗаты тирәсендә һәрвакыт җанлылык. Яңа әсәр язса да, яңа китабы дөнья күрсә дә, хәтта масштаблы чарага сценарий эшләсә дә битараф калдырмый. Яңа буын иҗатчылар да Рүзәлне үзләренә өлге итеп куя.

– Рүзәл, язучы булам, дигән максатны балачактан ук куйдыңмы?

– Әле хәзер дә бу хакта уйланганда, ничектер каушап калам. Минем, әлбәттә, үземне шагыйрь, язучы итеп таныйсым килә. Ләкин ул минем теләктән генә тормый бит. 

Мәктәптә укый башлагач, дәреслекләрдәге шигырьләрне, күнегүләр эчендә бирелгән проза өзекләрен укырга ярата идем. Бер китапның арткы битләрендә өч автор: Г.Тукай, М.Җәлил һәм Г.Ибраһимов исемнәре язып куелган. Әсәрләрен укыдым, рәсемнәрен карадым. Шул вакытта миңа алар кебек булырга иде, дигән теләк туды. Минем дә шундый китапларга керәсем, шуларда рәсемемне урнаштырасым килә, дип уйлап куйдым. Аннан әкренләп каләм чарлый башладым. Теләсә нинди теманы алып үземчә язарга тотындым... 

1990 еллар – күтәренке чор. Күпләрнең өмете якты иде, матур киләчәккә ышанылды. Мин 1996 елда укырга кердем. Татар матбугатының шәп чагы. Үзем укыганнардан “Салават күпере”, “Сабантуй” газеты, «Мирас»ның кушымтасы булып “Сабыйга” журналы чыга иде. (Әйткәндәй, аны хәзер дә тергезеп җибәрсәк, борынгы әсәрләрне бүгенге телгә яраклаштырып, балаларга тәкьдим итсәк, бу бик кирәкле, күркәм, матур гамәл булыр иде.) 
...Әсәрләрем беренче тапкыр басылганчы, шактый кыенлыклар аша уздым, чөнки күпме генә, кая гына җибәрсәм дә, мине нишләптер бастырырга теләмәделәр. 

– Үзеңне кайчан язучы итеп тоя башладың соң?

– Әлеге хис матбугаттан киткәч кенә тумадымы икән? Миңа журналист, язучылар арасындагы мөнәсәбәтләр, андагы кайнашу җитми башлады. Шул чакта: “Тарихта язучы булып калырга телим”, – дигән фикергә килдем. Бу тормыштан кем булып китәргә, кабер ташыңа нинди язу язуларын телисең, дигән сорауга, һич икеләнмичә, «шагыйрь» дип җавап бирер идем. 

Дөньяның үзәге – балконымда!

– Рүзәл, теләсә кемнән язучы чыгарга мөмкинме?

– Тар мәгънәдә карасаң, әйе, теләсә кемнән язучы чыгарга мөмкин. Утызынчы еллар үрнәкләрен искә төшерик. Без бүген хәтерләми торган шагыйрьләр, язучылар нәкъ менә шулай “эшләнгән”, “ясалган”. Мансур Крымовлар ишеләр. Алар булганнар, иҗат иткәннәр, редактор хезмәте белән сипләнеп, матбугатта басылганнар. Бу күренеш бүгенгә дә хас. Башка профессия ияләре китаплар чыгара. Артистлар мемуарлар яза. Пенсионерлар яшьлеген искә төшерә. Һәм башкалар. Тел нормаларын белеп, кулыңа каләм алсаң, барыбер ни дә булса язып чыгасың инде... Ләкин зур мәгънәдә язучы булыр өчен, бу гына җитми, билгеле. 

– Сиңа иҗат итү өчен эш өстәле мөһимме?

– Өстәл булса, уңайлы инде. Бигрәк тә проза, сценарийлар язганда өстәл кирәк. Андый вакытта эш урыны китапларга тула. Әле берсен, әле икенчесен алып карыйсың. Шул ук вакытта, мәсәлән, шигырь язу өчен, өстәлне артык әһәмиятле дип күрмим. Элегрәк минем көтүгә йөргәндә дә, кар көрәгәндә дә шигырь языла иде. Әйтер сүзең, язар фикерең бар икән, өстәл юк, дип кенә язмый тормыйсың инде ул, диюем.

Минем эш өстәле урнашкан урынны зурлап «кабинет» дияргә дә мөмкин. Хәзерге яңа фатирда да, искесендә дә шулай булды. Элек яшәгән фатирыбыз бик кечкенә иде. Әмма аның балконы бар иде. Киңлеге 1 метр, озынлыгы 2 ярым озынклыкта булгандыр, бәлки. Бала туып, бүлмәдә язарга җай калмагач, шунда үземә кабинет ясадым. Агач белән эчләнгән иде ул, урынны экономияләү җәһәтеннән, стенага кронштейн белән өстәл беркетеп куйдым. Әйләнә-тирәгә яраткан шагыйрьләремнең автопортретларын тезеп чыктым. Менә дигән булды! Хәсән Туфан иҗаты белән гаять мавыккан вакыт. Аның зур портретын элдем. (Әйткәндәй, “Идел” редакциясендә эленеп торган Хәсән Туфан портреты – шулай ук мин элгән портрет ул. Аны миңа Рәдиф Гаташ бүләк иткән иде. Сез дә аны саклагыз...) Шушы балкон җәй буе иҗат итәр өчен искиткеч урын булды. Язып аргач, матрас-мендәрне идәнгә җәеп, шунда ук йоклап та ала идем. 
Социаль ипотека буенча эләккән хәзерге фатирны махсус ике балконлы итеп алдым. Берсе – хатынныкы булса, икенчесе – минем эш кабинеты. Дөньяның үзәге кайда, дип сорасагыз, мин, ике дә уйламыйча, фәлән адрес буенча урнашкан 11 каттагы балкон, диячәкмен. Дөнья шау-шуыннан качып, ялгызым калып, рәхәтләнеп шунда иҗат итәм. 

Каурый каләм белән язам...

– Рүзәл, кайбер шагыйрьләр хәзер дә кулдан язарга ярата. Ә син ничегрәк?

– Тормышыбызга компьютер килеп кергәч, аннан баш тарту сәерлек тә, ахмаклык та, минемчә. Чөнки ул эшне шактый җиңеләйтә. Дөрес, шигырьнең беренче вариантын кәгазьдә язам. Өстәвенә, каурый каләм белән язам әле. Соңыннан шигырьне төзәтү, эшләп бетерү компьютерга тапшырыла. Прозаны нигездә компьютерда иҗат итәм. Анда нюанслар күп. Минем үземә әсәрнең фигурасы, формалары, яңгырашы мөһим. Кушымчаларның нинди тәртиптә кулланылуына да игътибар бирәм. Мондый нечкәлекләрне күреп бетерер өчен компьютер күпкә уңайлырак.

– Син – күпмедер дәрәҗәдә түрә кеше, Татарстан Министрлар Кабинетында эшләвең иҗат итәргә комачауламыймы?

– Комачаулый, әлбәттә. Кеше бер бит инде ул. Аның көне буена бирелгән энергиясе дә бер. Ә биредә төп көчеңне башка эшкә сарыф итәсең.
Ләкин әле мин үземне яшь саныйм. Шуңа күрә эштән соң, төнлә утырырга җай һәм көч табарга тырышам. Көненә өч сәгать тирәсе. Ял көннәремне иҗатка багышлыйм. «Мин дә китәрмен әле...» китабын әзерләгәндә (ул 2019 елда басылып чыкты) тулеам шуның белән генә яшәдем. Ләкин көз айларына җөмлә төзи алмас хәлгә җиттем. Андый чаклар да булгалый. Шуннан соң ял итә белергә дә кирәклеген аңладым. 
Мин элек тә еш һәм күп яза торган язучы түгел идем. Әдәбият мәйданында “кимүем” бик сизелми торгандыр. Һәрхәлдә, әледән-әле үзем турында искә төшереп торырга тырышам. 

– Сине ялкау иҗатчы димәс идем. Театрларда әсәрләрең куела. Күләмле, җитди иҗатың тамашачыга тәкъдим ителә тора.

– Күпләп иҗат итү дигәнегез ул, беренче чиратта, кызыксыну галәмәте. Һәм ниндидер яңа тармакны үзләштерергә тырышу. Мине, гомумән, иҗаттагы барча өлкә кызыксындыра. Һәрвакыт яңа формаларны өйрәнергә, укырга тырышам. Әйтик, моннан күп еллар элек “Ак бүре” либреттосын язарга алындым. Теориясен белмим, практик яктан тәҗрибәм юк. Без андый җанрларлардагы әсәрләрне күреп, танышып үсмәгән. Әмма минем өйрәнәсем килде. Шуңа күрә “Әйдә эшлибез!” дип әйтүче булганда, андый мөмкинлектән баш тартуны күз алдыма да китерә алмадым. Бала-чаганы, йөзәргә өйрәнсен, дип күл уртасына тотып аткан кебек булды ул. Бу өлкәдә җиң сызганып эшләргә кирәк әле.

Берзаман мин шигырьне аңлап бетердем, ахры, дип йөрдем. Ягьни, аның нинди, ничек булырга тиешлегенә төшенгән кебек идем. Башы нәрсә белән башланырга, ахыры ничек төгәлләнергә тиеш, дигәндәй. Рифмалар, аллитерация, башкасы... Шулвакыт яңа җанрга тотынып карыйсы килде дә прозага күчтем. Проза билгесезлек иде ул вакытта. Бүген инде прозаның да техник ягын чамалый башладым сыман. Гәрчә хәзер үзем үк, тәҗрибәм буенча, беләм: әдәбиятны аңлап җиткердем, дигән сүз – иллюзия генә. Вакытлыча, алдый торган халәт ул. Гади дип уйлаган әйберләр бик еш тирән һәм катлаулы булып чыга. Бүген инде мин нәрсәнең дә булса серенә төшендем дип әйтергә базмыйм. 

– Бүгенге заман язучысына нинди сыйфатлар мөһим дип саныйсың?

– Һәрвакыттагыча, образлы фикер йөртү, туган телеңне ярату һәм белү, тырышлык һәм бертуктаусыз өйрәнү, эзләнү кирәк. Әлеге сыйфатлар язучыда, һичшиксез, булырга тиеш. Гәрчә, күзәтүләрем буенча, безнең күп кенә әдипләр соңгы пунктны әһәмияткә алмый кебек. “Казан утлары”н, “Идел”не укыганда да олырак авторларның бераз гына «туктап» калганнарын күрәм. Алга барыш юк кебек. Бу – шулай ук мөһим әйбер. “Мин шушы формада гына, шушылай гына язачакмын”, – дип уйлау – бик ялгыш фикер. Бертуктаусыз эзләнергә кирәк! 

Тукайны гавами итәргә кирәкме икән?

– Һәр өлкәдә остазлык мөһим урын тота. Иҗатта бигрәк тә шулай...

– Кеше, иҗатчы да шул исәптән, үзенә сеңдереп барган әйберне (әдәби әсәр, музыка, кино, сынлы сәнгать...) иләк аша уздырып, яңача тәкъдим итә, дип саныйм. Ул җәһәттән караганда, остазларым санап бетергесез. Бер иҗатчыдан соң “болай эшләргә кирәкми”, икенчесеннән соң “менә бусы кызык икән”, дигән нәтиҗәләр чыгарам. 

Инде күзгә-күз аралашуга, теләктәшлек белдерүгә, ярдәм кулы сузуга килсәк, иң беренче чиратта Рәдиф абый Гаташны атар идем. Студент вакытта, әле күренә генә башлаганда, ул мине күтәреп алып, “Казан утлары”на беренче шигырьләремне әзерләп бирде. Башка редакцияләргә, мөхәррирләргә, әдипләргә күрсәтте. 
Бүген даими аралаша торган әдипләрем – Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат, шул буын. Мин әле дә һәр язганымны Ркаил абыйга күрсәтә барам. Аның фикере миңа мөһим. Гомумән, бөтен татар әдәбияты, дөнья әдәбияты – минем өчен остазлык мәктәбе. 

– Сине ымсындырган темалар бармы?

– Тукайны эшләр идем. Аның без белеп бетермәгән якларын. 

Мин бәләкәй чакта безнең өйдә Казанга багышланган откырткалар бар иде. Шулар арасында Тукайның Лермонтовка охшаш мәгълүм һәйкәле дә урын алган иде. Шушы монументаль Тукай мине гомер буе озатты. Ә менә Вафа Бәхтияров, Мәхмүт Галәү, Габдулла Кариев, Сәгыйть Рәмиевләрнең истәлекләрен укыгач, әлеге һәйкәл минем өчен кинәт тере кешегә әйләнде. Кадерлерәк һәм якынрак булып китте. Ләкин безнең җәмәгатьчелек Тукайны чын килеш кабул итәргә әзерме икән соң? Юк, минемчә. Шуңа күрә әлегә бу теманы кузгатырга кирәк түгел, дип саныйм. 

Тукай чорыннан тыш, миңа 1930 еллар әдипләре бик кызыклы. Хәсән Туфан уналты ел сөргендә булып кайткач та, ничек ак һәм чиста кала алган? Усал, гаярь Такташ, хатыны Гөлчирә белән хат язышканда, ни өчен кинәт сабый балага әверелгән? Мондый сораулар миндә бихисап яши. Берничә ел элек куелган “Минем Такташ” операсы – шулай үз-үземдә актарынуларымның нәтиҗәсе. Хәзерге күзлектән карап, бу әсәр белән чак кына ашыкмадык микән әле, дим. Бәлкем, Такташ турында беренче күләмле әсәр язганда аны нәкъ менә монумент итеп күрсәтергә кирәк булгандыр? Ә мин аны, талантын, зурлыгын инкяр итмичә, кеше буларак аңларга һәм аның аша үземнең сорауларга җавап табарга тырыштым. Кыскасы, әдәбиятыбыз бай, андагы шәхесләр дә бик күп. Алынам дигән кешегә бу өлкәдә генә дә рәхәтләнеп эшләргә мөмкин. 

Иҗат иткән саен җаваплылык арта бара. Гел күзәтеп торалар төсле тоела. Берникадәр курку да уяна. Булырмы, язылырмы? Укылырмы, ниһаять? Чөнки үзем куйган тырышлыктан тыш, иҗат процессының миннән генә тормаганын аңлыйм. Зур, җитди эшләрдән соң, гомумән, язып булмый. Рифма табылмый, җөмлә төзелми – котычкыч авыр вакытлар... Үз-үземнән канәгать калып, ләззәт кичеп йөргән чагым күп дигәндә бер тәүлеккә сузыла. 

– Рүзәл, язучы җәмгыятькә бәйлеме?

– Бәйле, әлбәттә. Ул – шул ук җәмгыятьнең бер өлеше бит. Экзюпериның әсәрендәге нәни шаһзадә кебек аерым бер планетада яшәп булмый. Җәмгыятьнең халәте, борчулары, ышанычлары синең әсәреңә килеп керә. Син, үз чиратында, әсәреңдәге фикерләрең, шөбһәләрең, өметләрең белән җәмгыятькә йогынты ясыйсың. 

– Соңгы араларда әдәби конкурслар, төрле проектлар шактый оештырыла. Боларның файдасын тоячакбызмы?

– Хәзер оештырыла торган әдәби конкурслар моннан унбиш-егерме ел элек булсамы... Иң күңелсез әйберләрнең берсе шул: һәр өлкәдә без башта җимерәбез, аннары аны төзәтергә, үзгәртергә, яхшыртырга тырышабыз. Мөдәррис Әгъләмнәр, Зөлфәтләр исән чакта, Ләис Зөлкәрнәйләр, Ләбиб Лероннарның иң кәттә чакларында уздырылса иде бу конкурслар! Күпме яшьләр килер иде әдәбиятка! Бүген әдәбиятыбызның сыйфаты нинди булыр иде! Соң булса да, уң булсын, диик инде.

Милли мәгариф системасы тар-мар ителгән килеш милләтнең сакланып кала алуы икеле. Ләкин дөнья бүгенге көн белән генә бармый. Бүген тыелган күренешләр, хокуклар иртәгә рөхсәт ителергә мөмкин. Тарихта без мондый мисалларны күп күрәбез. Аны йә үзең даулап аласың, йә канун чыгаручылар үзләре чигенергә мәҗбүр була. 

Мин якты, матур киләчәккә ышанам. Тискәре очракта, яшәвемнең, иҗат итүемнең бернинди мәгънәсе калмас иде. Шуңа күрә мондый конкурслар, проектлар, беренчедән, бүгенге иҗатчыларга (зурдан кубып әйтсәң, милли зыялыларга) азмы-күпме стимул, ярдәм булып торса, икенчедән, алар безне исән килеш матур киләчәккә алып чыгучы күпер вазыйфасын үтәргә мөмкин, дип саныйм.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев