Логотип Идель
Әдәбият

Сәхнә

Алсу Шакирова шигыре

Сиңа киләм, күңелем һәрчак ачык!
Син бит минем өчен гел тансык!
Тагын ни бар икән бу дөньяда
Хис ташкынын шулай кузгатырлык? 
Сәхнәм, киң кочагыңнан чыгарма!
Мин бит сине ихлас яратам!
Алышына синдә төрле заман,
Кояш бата синдә, ата таң.
Төрле затлар бер-берсенә шашып,
Гыйшык тотып, ялкындай яна.
Һәм шунда ук кайнар сөю сүнеп,
Яман, ачы нәфрәт уяна...
Берәү аваз сала, берәү үлә,
Кемдер алдый, кемдер ышана,
Берсе дөньясыннан ваз кичә дә
Үз-үзенә кинәт кул сала.
Күпме сорау, күпме җавап синдә,
Бертуктаусыз серләр чишелә.
Аткан уктай сүзләр әйтелә дә
Тынлык диварына әйләнә.
Кешеләрне, Сәхнә, син һәрвакыт
Мөкиббән ит үзеңә, гашыйк ит.
Һәр күзәнәгенә үтеп кереп,
Уйландыр да,
кешене кеше ит!

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев