Логотип Идель
Әдәбият

СЕҢЛЕМ! ТОЛЫМНАРЫН КИСМӘ, ЯМЕ?!

Рәдиф Гаташ шигыре


***

Сеңлем!
Толымнарың кисмә, яме?!
Мин, аларны күрсәм, һаман
тотынып, гүя балачакка кайтам:
озын чәчле су кызлары
төшкә керде балачактан.
Беләм, алар һаман да әле
озын чәчле!

Толымнарың кисмә!
Күпме истәлекләр яшерә алар:
анда миңа беренче оялчан
карашлар, анда
кояш үбүе, яңгыр биргән назлар,
безнең өчен генә килгән язлар.
Син аларны, зинһар,
еракка алып китмә,
толымнарыңны кисмә, яме?!
Кисмә!

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Шигърият, Рәдиф Гаташ Сеңлем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев