Әдәбият
СЕРЛӘРЕМНЕ СИҢА СӨЙЛИМ...
Серләремне сиңа сөйлим, Агыйделкәй, акмый тор. Айкама да, чайкама да, төпләрендә саклый күр.
Саҗидә Сөләйманова шигыре
Серләремне сиңа сөйлим,
Агыйделкәй, акмый тор.
Айкама да, чайкама да,
төпләрендә саклый күр.
Агыйделкәй, һай агым су,
тарая да киңәя.
Серләремне тыңлады да
салып куйды тирәнгә.
...Төнбоеклар көнгә чыккан
Агыйделнең төбеннән.
Төнбоеклар ник боек дип,
таллар суга иелгән.
Талларга сандугач кунып
сайраган, таң атканда...
Эч серләремне кошлардан
ишеттем үз бакчамда.
Агыйделкәй, серләремне
сиңа гына сөйләдем.
Саесканнар авызыннан
ишетмәсен сөйгәнем.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев