СЕЗ КАЙЛАРДА, ТАТАР УГЛАННАРЫ?
Марис Нәзиров шигыре
Марис Нәзиров шигыре
Чорлар аша, әрнеп, үткәннәргә,
Халкым тарихына карадым:
Җил-давыллы язмыш йомычкадай
Җилтерәткән милләт корабын.
Сез кайларда, татар угланнары,
Җан асрыйсыз кайсы илләрдә?!
Кан тартмаса, бәлки, җан тартадыр,
Сөйләшәсез нинди телләрдә?!
Яр ташына кораб сугыла да
Чигә кабат упкын-диңгезгә.
Фәләстиннәр кебек бәйсез илен –
Үз дәүләтен йөри ул эзләп.
Сез кайларда, татар угланнары,
Кайсы кыйтга, кайсы җирләрдә?!
Кан тартмаса, бәлки, җан тартадыр,
«Әнкәй!» – дисез нинди телләрдә?!
Дулкын куган кораб адашмасын –
Акчарлаклар булып ялварам:
«Җил-давылда маяк кабызыйк без,
Очрашырга ерак ярлардан!»
Сез кайларда, татар угланнары,
Калдырасыз мирас кемнәргә?!
Кан тартмаса, бәлки, җан тартадыр,
«Әнкәй!» – дисез нинди телләрдә?!
«Идел», №1, 1994 ел
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев