Логотип Идель
Әдәбият

ЯШЬЛЕК, СИҢА ДӘШӘМ...

Биш кыз. Бишесе дә үзенчәлекле каләм әһеле. Бишесе дә кечкенәдән үк сәнгатькә һәм әдәбиятка гашыйк...

Биш кыз. Бишесе дә үзенчәлекле каләм әһеле. Бишесе дә кечкенәдән үк сәнгатькә һәм әдәбиятка гашыйк. Бишесе биш төбәктән: барысы да авыл баласы. Авыл – аларның туган җире, таянычы, илһам чыганагы. Зилә Габдрахманова – җырларда җырланган Наласадан (Арча), Рәйсә Абдуллина – Казан ханлыгы чорыннан ук билгеле Карадуганнан (Балтач), Энҗе Әхмәтҗанова – хезмәт каһарманнары белән данлыклы Мирҗәмнән (Арча), Камилә Халикова – тарихта атаклы морзалары һәм укымышлы муллалары белән билгеле булган Күшәрдән (Әтнә), Эльвина Миңнуллина – барчабызга да мәгълүм Байлар Сабасыннан. Бишесе дә , Арча кызы Зилә Габдрахманова әйткәнчә , «һәр нәрсәне йөрәк аша уздырып, борчылып, кечкенә генә әйберләргә дә чын күңелдән шатланып яшәүче кызлар».

Яшь талантлар иҗатка ныклы адымнар белән килә. Кайчакта шигырьдә абынып та алалар. Шигырьдә абынсаң да ярый, шигырьдә абынсаң – торып, ялгышсаң, төзәтеп була, тормышта абынырга язмасын үзләренә. Ак максатлары булса, абынмаслар да, ялгышмаслар да. Ак максат ул – тормыш вак-төякләреннән, көндәлек ыгы-зыгылардан өстен булып, вакытыңны әрәм-шәрәм итмичә , газиз халкыңа, сөекле милләтеңә армый-талмый хезмәт итү дигән сүз. Мәшһүр Тукаебыз әйткәнчә: Әйдә , халыккка хезмәткә , Хезмәт эчендә – йөзмәккә! Әлеге икеюллыкны икенче бер күренекле шагыйребез Нияз Акмал: «Тукай шушылай язган булырга тиеш!» – дип, болайрак үзгәрткән иде: Әйдә , халыкка хезмәткә , Хезмәт эчендә – йөз Мәккә! Миңа калса, икесе дә шәп, икесе дә тирән мәгънәле. Иң мөһиме хезмәтне дә , халкыбызны да, милләтебезне дә сөйик, яратыйк: Татар иленең кайгы-хәсрәтсез, борчуларсыз киләчәген үзебезнең зәвыклы, мәгънәле шигырьләребез белән якынайтыйк, һәммәбезгә дә кан кардәшләребезнең милли үзаңын уятырлык күптин-күп шигъри әсәрләр иҗат итәргә язсын. Амин!

Ләбиб Лерон,
шагыйрь, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты

Яшьлек, сиңа дәшәм

Яшьлек, сиңа дәшәм, нигә мине
Ишетмәгән булып кыланасың?
Нәрсә булды инде бүген тагын,
Тик торганда кабат моңаясың?
Кичә генә әле бик шат идең,
Очып йөри идең күбәләктәй.
Һәр нәрсәдән кызык таба-таба,
Көлә идең мине үртәгәндәй.
Аңламассың сине, бер карасаң,
Тәпи киткән сабый бала менә...
Икенче кат күрсәң, газаплардан
Уфылдаган олы абзый гүя.
Кайчакларда, төннәр буе шыңшып,
Мендәрне гел лычма итәсең.
Сәбәбен дә аңлап бетермичә ,
Ялкыннардай дөрләп китәсең.
Кемнәргәдер бик нык үпкәлисең,
Кемнәрнедер сүккән буласың.
Шул арада, бер дә көтмәгәндә ,
Җиде ятка гашыйк буласың...
Әй, яшьлегем, кабат сиңа дәшәм,
Менә хәзер миңа ошыйсың.
Һәрбер көнең синең бик тә матур,
Кадерләрен белеп яшә син!

Зилә Габдрахманова
Арча, Наласа

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев