Логотип Идель
Әдәбият

Сизелми дә алга ага вакыт...

Төшләреңдә ниләр күрдең, җаным? Ни тарафлар гиздең төн ката? Кеше явызлыгын, мәрхәмәтен Көл урынына кактың ни хактан?

Рус шагыйре Игорь Елисеев тумышы белән Дон буе Ростовыннан. Шигырьләре инглиз, чуваш, карачай, ингуш, болгар, непал, поляк, португал телләренә тәрҗемә ителеп, җирле әдәби журналларда һәм атналык матбугатларда дөнья күргән, уннан артык шигъри тәрҗемәләре китап булып басылган. Бүгенге көндә Петровский фән һәм сәнгать академиясе академигы; Мәскәүдәге «Литературные знакомства» журналының редколлегия әгъзасы; APIA халыгара әдәбиятчылар һәм журналистлар берлеге әгъзасы; Русия язучылар берлеге һәм Мәскәү язучылар берлеге әгъзасы, шулай ук «Рукопись» әдәби-нәфис альманахының баш мөхәррире булып тора.

Төнге сөйләшү

Төшләреңдә ниләр күрдең, җаным?
Ни тарафлар гиздең төн ката?
Кеше явызлыгын, мәрхәмәтен
Көл урынына кактың ни хактан?

Күрдеңме син Алтай наратларын,
Йоттыңмы син әфган комнарын,
Хода рәхмәтенә ирешүнең
Әкияти чынлык булганын

Төшендеңме, Тар Толедо аша
Үтеп, Гойи язган язуны?
Атом Ледасының сүрәтендә
Күзәттеңме әҗәл багуын?

Ишелүче кар агымы аша 
Аңладыңмы дөнья асылын?
Ярты юлдан әллә кире таба
Борылдыңмы? Әйтче, акыллым!

Читләр хәсрәте вә канатсызлык
Ачуыңны ахры кузгата:
Төшләреңдә ниләр күрдең, дисәм,
– Күз какмадым, дисең, төн ката.


 

Көтелмәгән назлылык

Пәйда булдың. Әҗәл куркынычы
Шул мизгелдүк чигеп юкка чыкты...
Син – нәзберек, тауда тынлык сыман,
Үтә юка, гүя, таң сызыгы.

Назлы җилдәй, гүя, кагылуың,
Мин – бер сырхау, шуны тоймасам гел.
Боз өстеннән аккан ерганактай
Җан сугарыр шифа, дәва син, бел!

Пышылдыймын назлы сүзләремнең
Сөю, өмет, бәхет тулысын мин.
Аңлаталмас хистән күңлем тулган,
Алихәгә, җаным, сине тиңлим.

Калган көнәремнең һәммәсен дә
Үткәрермен сыман гыйбадәттә:
«Раббым, сакла, диеп, сөеклемне,
Могҗизаң кыл, тәкъдирләрне рәтлә!»

Табынамын яңа денгә килеп,
Кодрәт куәтенә инангандай:
Көтелмәгән назлы сөюемне
Кичерер һәм сөяр синең җан да.

 

Сәгать

Бу бүлмәдә шундый рәхәт тынлык,
Сизелми дә вакыт агышлары.
Һичваемсыз изрәп утырганда 
Кагып куя кинәт сәгать чаңы.

Дөнья шул мәл авыр пәрдәләрен
Каерып ача, җыя урын-җирен.
Дикъкатеңне җәлеп итә шулай
Серле уклар келтерәве синең.

Гүләп торган чаңы җан түреңә
Төшеп айкый күңел гамьнәреңне.
Бәлки, әле бар да алдадыр, тик,
Чамала, ди, гүя, хәлләреңне.

Тук изрәүгә төргән биләүләрдән,
Һәм вак мәшәкатьтән тизрәк арын.
Сизелми дә алга ага вакыт,
Һич калышмый гомер үтә тагын.


Шагыйрь

Камил булмаса да ошбу дөнья,
Булса да ул гамьнәр мәхшәре,
Син ирешкән барча биеклектән
Балкып янсын йолдыз гаскәре, – 

Борчылма. Бу – дөнья күзләренә
Ком сибү ич тик бер чеметем.
Кулларыңа Тәңре үзе биргән
Пәйгамбәрлек итү өметен.

Нәфрәтләнү яки курку хисен
Син белмәскә тиеш моннан соң.
Бар гомерең – бәйрәм сәйранлыгы,
Шәүкәтлелек катыш аккан су.

Хаклык чоңгылыннан очышыңны
Гавам күрмәс, дәгъва итсәң дә.
Кешелек ул – синең иҗатың тик,
Рух сурәтен иҗат ит әйдә.

 

Фәнил Гыйләҗев тәрҗемәләре

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев