Логотип Идель
Әдәбият

Сөйләшергә тиеш идек бугай...

Ильвира Галимуллина шигыре

***
Сөйләшергә тиеш идек бугай,
Ымлап кына дөнья таркатабыз…
Мәхәббәттән ары язган да юк,
Тик гел хиссез генә «яратабыз».
Бармакны да, тик кысылгач гына,
Ишек ярыгыннан тартып алдык.
Бер үк юлдан, бер үк адым белән
Шул ук хаталарны санап ардык. 
Абынсам да, тормыйм, суыныйм дип,
Җир салкынын тәнгә салып куям.
Мин каргалар белән очып кайтам,
Мин кар төшү белән өрәк булам. 
Дүрт елыма кабер казып куйдым,
Тузан тулган күзләр әчетмиләр.
Мин эндәшәм – мине тыңламыйлар,
Мин кычкырам – мине ишетмиләр…

Ильвира Галимуллина – Балтач районы Пыжмара авылы кызы. Казан медицина һәм фармацевтика көллиятендә белем алган. Хәзерге вакытта шәфкать туташы булып эшли. «Эшем сабырлык һәм төплелек таләп итә, ә иҗат шуның капма-каршысы булып тора. Иҗат минем өчен – бушану ул.  Тел белән генә әйтә алмаган хисләрне, сүзләрне, фикерләрне җиткерү мөмкинлеге», – ди Ильвира. 
Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев