Логотип Идель
Әдәбият

СУНАР

Ркаил Зәйдулла хикәясе

Ркаил Зәйдулла хикәясе

Таң сызылып килгәндә сунарга кузгалды Шәүкәт. Ул инде ауга чыгарга бер атна элек үк ниятләгән иде. Җай чыкмады. Кырыкмаса кырык эш таралып ята, язга авышкан көннәрдә авылда мәшәкать күп. Хуҗалыгы зур Шәүкәтнең, җир биләмәләре дә Аллага шөкер, эре терлек үрчетә, урманда үз чүнниге бар. Үзең генә барысына да өлгереп булмый, билгеле. Шуңа күрә ул өч ялчы да яллаган иде дә... Әмма дә ләкин бигрәк үшән бәндә булып чыктылар, өстәвенә аракы эчәргә дә хирыслар. Анысын Шәүкәт аларны яллаганчы ук белә иде белүен, тик белеп нишлисең? Рәтлесе аның сиңа килеп баш иямени? Күз-колак булып торганда ярап тора болар да, кулларыннан эш килә. Ләкин тәртәдән чыгып алганда, санга сукмаска да маташып алгалыйлар. Бер авыл кешеләре бит, бергә уйнап үскән, бер чирәмгә яланаяк баскан малайлар. Шәүкәтнең тиз арада мамыкланып, бөтәеп китүенә эчләре яна, ник янмасын – алар да кеше бит, бер кан! Юкса, аларның суыгаяк гидай булып йөрүенә ул гаеплеме? Инде утызга җитеп киләләр, каккан казыклары да юк, башлы-күзле булырга да ашыкмыйлар. Хәер, аларга кем килсен. Кызларның да бит башына тай типмәгән, кемнең кем икәнен алар тиз чамалый. Авылда барысы да күз алдында. Ишегалдына чыгып тамак кырсаң да, кайтавазы бөтен авылга тарала бит аның менәтерәк. Шәүкәт, чыраен сытып, кулын селтәде. Ә-әй! Ана сөте белән кермәгәнне тана сөте белән кертеп булмас. 


    Хәер, аңамы соң бу егетләрне тикшерергә? Үзе кем соң? Шулар кебек үк бер буйдак. Эше бар, ашы бар, хатыны гына юк. Юк инде менә, вәссәлам!


    Кызлар, дигәннән... Күзгә кырып салырга да калмады алар авылда. Буйга җиткән бере калага чыгып шыла тора. Каз мае сөрткәннәрме соң анда? Нигә шунда ашкыналардыр... Югыйсә, монда да хәзер шәһәрдән ким түгел – газы-суы кергән, бүлмә саен телевизор, ачуым да бер килмәгәе. Эштән качып кыяклыйлар дияр идең, сыер да асрамый башладылар кайбер йорт-курада. Әллә нишләде бу дөнҗа дигәне. Югыйсә, Шәүкәт бүген тотып өйләнерлек егет бит! Инде утызга җитеп килә, һаман ялгыз башы. Әнисе дә гел колак итен ашый инде, үзе дә аңлый: вакыт, күптән вакыт күзле-башлы булырга. Тик бит! Кемгә өйләнәсең?! Теләсә кем түгел, ике кулында ут уйната торган бичә кирәк Шәүкәткә. Ә андыйларны көндез чыра яндырып эзлисе. Яшь чагында күзне йомып өйләнәсе булган да бит. Өйләнә дә язган иде... «Юк, мин авылда калмыйм, – диде Фәридәсе. – Нишләп мин монда сыер бугына буялып ятыйм?»


 Тик Шәүкәт авылдан башка тормышын күз алдына да китерә алмый! Фәридә ошый иде аңа, ярата да иде кебек. Чем кара күзле, чөенкерәк җыйнак борынлы, кызыл уймак авызлы... Муены озын – аккошныкы! Гәүдәсе төз, нечкә билле, калын балтырлы. Ул хәзер дә шулай. Тагын да чибәрләнгән. Кичә аны күреп, Шәүкәт чак артына авып китмәде – чибәр! Күзе элеккечә аҗагандай уйнап тора, бил тиңентен бераз түгәрәкләнеп тә киткән; бераз гына, чама белән. Кала икмәге килешкән үзенә. «Мин кайттым!» – диде ул, Шәүкәтне күрүгә. Шатлыклы хәбәр җиткергәндәй үз сүзенә үзе сөенеп. «Күрәм», – диде Шәүкәт. «Син аңламадың, мин бөтенләйгә кайттым!» Егет, карашын сөзеп, аны күздән кичерде. Кызның йөзеннән ниндидер мескен елмаю шуып узгандай булды. «Нишләп алай иттең?» – дип, Шәүкәт читкә карады. Күңелендә ник бер кыл селкенсен! Нигә алай икән ул? Юкса, Фәридә аңа җиде ят түгел лә инде. Күпме сандугачлы таңнарны бергә аттырдылар, бергәләп күпме йолдыз санадылар. 


   «Сине сагындым!» – диде кыз.
   «Яхшы булган, авылда эш җитәрлек», – дип елмайды егет.


    Фәридәнең маңгаена кучкыл болыт кунгандай булды, югыйсә, болай да аның йөзе каратут; башын аска иде. «Сөйләшергә иде бит иркенләп...»


    Шәүкәт күккә күтәрелеп карады. Ә нәрсәсен карыйсың – көн төмсә иде, болытлы... «Сөйләшәбез түгелме соң...»


    «Аягөсте генә әллә ничек», – дип, кыз көчәнеп елмайган атлы булды. Шәүкәтнең аны кочаклап аласы килде, әмма үзен җиңә алмады. «Безнең монда гел аягөсте, – диде ул. – Утырырга вакыт юк».


    Кыз, кисәк кенә борылды да, бер учы белән битен каплап, йөгерә-атлый китеп барды. Алар ерак тормый иде. 


    Шәүкәт тә өенә таба кузгалды.


    Шәһәргә китмә, дип, күпме ялынды бит ул аңа! Колак салмады. Ул гынамы, әле аны, авыл гыйбады, дип сүгеп ташлады. Кайдан чыккан шәһәр күгәрчене! Хәзер әнә сөйләшәсе килгән. «Шулай булды шул», – дияргә җыенмыйдыр ич инде театрдагы шикелле... Казанга барып караганнар иде бер тамаша – анда бер кыз кайтып төшә шулай авылына. Бераздан көмәнле икәне ачыклана.


    Кинәсен кайтарганга сөенмәде ул, күңеле тагын да авыраеп калды. Бөтен шик-шөбһәләрне, борчуларны коеп урманга китәсе килде, ләкин булмый, ул көнне аның район үзәгенә барасы бар иде.


    Бүген менә әллә ни эш күренеп тормый, көн дә аяз булырга охшаган, берәр куянмы, суермы атып кайтсаң шәп булыр иде сана. Атып та кайтыр! Ниятен үтәми калганы юк әле Шәүкәтнең. Тоткан җирендә сындыра торган егет ул.


    Саф һава кан тамырларына күчеп, күңелен күтәреп җибәрде. Шәп бит, ә?! Шәп дөнҗасы. Чоланга кереп, бер ай элек каладан алып кайткан карабинын алып чыкты. Сайга! Моның белән дә инде урманнан киексез кайтсаң, чыпчык көлдерерсең. Ул, яратып, карабинның түтәсен сыйпады. Мал! Күптән хыяллана иде ул мондый нәмәрсәкәй турында. 


Ишегалдыннан чыгып китәр алдыннан ялчылар куна торган имән ызбаның тәрәзен шакыды. Йокы сүтәләр инде алар, хөрәсәннәр. Бераздан, уч төбенә йөткерә-йөткерә, Илдар килеп чыкты, күзендәге эренен каралып кытыршыланган бармаклары белән сөрткәннән соң, ачы тәмәкесен кабызып җибәрде. Җилкәсенә мылтык аскан хуҗаны күреп мыскыллы елмайды.


    – Һи, күрше, яши беләсең инде, ә? Элекке албутлар кебек син! Ахутага...
    – Телеңә салынма, таналарга башак салыгыз.
    – Үз эшебезне белербез, нервыланма. Бүген кайтасыңдыр бит? Әллә куна каласыңмы?
    – Кайтам! Нәкъ сез көтмәгәндә кайтып керәм әле мин.
    – Суң... сыер да ашаган җиренә кайта.
    – Бар, уят башкаларны... Мин сезне йокларга ялламадым.
   – Акей була, гаспадин памешшик, айн маминт. Арбайтен урманга качмый. Качса да, җәлт куып җитәбез аны.


    Сүз таба алмыйча читкә төкерде дә, ишек төбенә сөяп куйган чаңгысын алып, капкага таба атлады Шәүкәт. Булдыксызлар телгә беткән була. Анысына да түзәрсең, үзен әллә кемгә куя бит әле ул!

 
Урманга илтәсе кыр аның ындырыннан ук башлана – Шәүкәт яңа йорт-курасын авыл башына ук салган иде; чыгуга ап-ак киңлекләрне күреп, йөрәге ешрак тибә башлады. Чаңгыга басып алга ыргылды. Берничә чакрым ераклыкта, иртәнге кояш нурларына коенып, күкселләнеп торган урман тып-тын гына аны көтә иде.


Фәридә белән сөйләшеп торуын күргән булса кирәк, әнисе аңа сынап карады төнә: «Фәридә кайткан икән...» «Кайткан», – дип мыгырданды Шәүкәт. Әнисе аның каршысына ук килеп утырды. Аш тәлинкәсен улына таба этеп куйгач, эре-эре тир бөртекләре бәреп чыккан җыерчыклы маңгаен яулык очы белән сөртеп алды. «Үлгәнче килен бәхетен күрерменме инде мин... Оныкларны сөя алырмынмы... – Ананың тавышында үзәкне өзәрлек сагыш бар иде. – Өйлән шул Фәридәгә, улым. Ялгышмассың, яхшы кыз ул. Күз алдында үсте. Нәселләре ипле, уңган кешеләр. Күңелем сизә, синең бәхеткә кайткан ул. Кулдан ычкындыра күрмә. Инде яшең узып бара, ул да пешеп җиткән. Чәчәккә кызыкма син, җимешле агачка сузыл». Шәүкәтнең күз аллары караңгыланып китте, авызына китергән кашыгын ашка батырып, анасына карады: «Җимешле булып кайтмагандыр бит каладан?» Анасы корт чаккандай сикереп торды, калтыранган тавыш белән ике генә сүз ыргытты: «Җир бит!»


Әйе, әйбәт булмады. «Нахак сүзнең нинди гөнаһ икәнен беләсеңме соң син?!» Кайдан белсен аны Шәүкәт? Аның каруы, ул замананың ниндигә киткәнен белә. Анасы башына да китерә алмаган нәрсәләр бик гадәти, табигый хәзер. Әнә элекке мәктәп бакчасына бетчәле үсмерләр җыела – күрше-тирә авыллардан да киләме соң алар? – иртән барып карасаң, һәр куак төбендә... әллә нәрсәләр бар!


Фәридә, әлбәттә, үз тәненә хуҗа булырлык кыз. Тик бит анда, шәһәрдә, әллә кемнәр бар. Авылдан килгән кызның башын әйләндерү кыенмыни? Сораучы белеп сораса, бирүче тәкатен тотмас, диләр бит... Былтырмы соң, адресын алып, ул аны эзләп тә барган иде. Алдан хәбәр итеп тормады, янәсе, сюрприз булсын әле. Сөенче булып килеп керәсе килде. Һе, алай җиңел генә... Сөенче түгел, көенечкә әйләнде килүе. Кич булуга карамастан, ачмадылар. Югыйсә, ул фатирда Фәридә белән тагын ике кыз тора, дигәннәр иде. Шактый озак звонокка басып торды Шәүкәт. Эчтә кеше бар сыман тоелды аңа. 


Бәлки тоелган гынадыр...


Кесә телефоныннан да чылтыратып карады. Җавап булмады. Ишеккә тибеп тә алды хәтта...


Урманга җитәрәк, кар өстендәге эзләрне күреп, Шәүкәт туктады. Шик юк, ак куян эзе иде бу. Әнә, арт аякларының эзе киң булып төшкән, үр куяныныкы таррак була ул. Тик ак куянны эзәрлекләве гаять кыен, ул әллә нинди элмәкләр ясап эзен яшерә, аны тапканчы җиде кат тирең чыга. Әле табасыңмы! Көне буе йөреп тә, буш кул белән кайтуың бар. Ауда вакыт бик тиз уза. Шуңа күрә Шәүкәт монда тоткарланмаска булды. Урманда суерлар оя корган урынны белә иде, шунда юнәлде. Суерның кучатын да атып алсаң, оһ-һо-һо! Менә бу сунар булыр, ичмаса. 


Фәридә авылга кайткач, эзләп баруын әйтте ул аңа. Хәйлә чалымын күрергә теләп, йөзенә сынап карады. «Кайсы көнне килдең соң?» – дип сорады кыз. «Атна арасы иде, – диде Шәүкәт, аннары аңлашыла төшсен дип өстәде: – суббота!» Кызның күзендә кара очкын сикергәләп алды: «Ник соң алдан чылтыратмадың, Алла бәндәсе? Без бит ял көннәрендә театрга йөрибез».


Бәлки, шулайдыр. Шәһәрдә яшә дә театрга йөрмә! Ышанган да төсле булды, тик күңеленә барыбер корым сыланып калды шул. Үзе дә артык шикчел кеше түгел микән ул? Шуннан соң аралары акрынлап суынды. Фәридә дә торган саен авылга сирәк кайтты. Бәйләнеш тәмам беткән иде инде. Менә кайтып төшкән. Бөтенләйгә, диме? Шәүкәт белән дә сөйләшәсе килә башлаган. Сөйләшергә була анысы. Сөйләшер өчен әллә ни кирәкми. 


Фәридәнең дә яше бара, дип уйлады ул. Элек булса, ул инде сазаган кызлар рәтенә керер иде. Әйе-е, кызлык гомере кыска. Ләкин егетләнеп йөрүнең дә үз чиге бар. Аңа өмет тотып кайтмадымы икән әле кызыкай? Шәүкәт инде өтек бер егет сәләмәсе түгел, басса, тимер изәрлек ир-ат. Байлыгы да җитәрлек, шөкер. Анасы гомер булмаганча бик каты ябышты бит, әй. Фәридәнең шулай кинәт кайтып төшүендә аның кулы уйнамадымы икән? 


Кышкы урманда йөрү җиңел түгел. Ләкин аның үз рәхәте бар. Ап-ак дөнья гүя сине үз кочагына ала, син – син түгел, әйтерсең, шушы урманның аерылгысыз бер өлеше. Тынлык. Тик шулай тоела гына, колагыңны шомрайтсаң, ниндидер кымшану сизелә, тыенкы хәрәкәтне чалымлыйсың – яшәеш монда да дәвам итә. Көпшәк карга бата-чума эчкә кергән саен вак-төяк уйлар коелып кала бара, илаһи табигатьнең тылсымы синең вөҗүдеңә күчә. Юк, син монда үзең генә түгел, әнә нарат төбенә кайсыдыр җәнлек үзенең чикләвекләрен сибеп калдырган, кыйгач көрт артында тигез булып яткан кар өсте гасаби эзләр белән чуарланган. 


Шәүкәт ерактан ук озынча чокырны күреп алды. Ике ягында канат эзләре дә бар. Һичшиксез, суер, оясыннан чыгып, тамак ялгарга юнәлгән. Кая таба очкан икән соң ул? Артык тавыш чыгармаска тырышып, Шәүкәт йөз адымлап алга күченде. Суерны юкка гына аңгыра урман тавыгы дип мыскыл итәләр, гомеренә кемдер янаганны бик тиз сизенә ул. Киек кошны суырып алырдай булып, Шәүкәт якын-тирә агачларны күздән кичерде. Сунарчы комары аны алдамый иде – якында гына посып тора, артык якынлашсаң, кар баскан ылыслы ботакларга ышыкланып очып китәргә дә күп сорамас. Карабинын төбәп, ул бер урында тора бирде. Урман эчендәге аклык төсен җуеп, караңгылык куера башлаган иде инде. Кемнең сабырлыгы тизрәк төкәнер? Шул чакта колагы ун адымнар читтә карга чумып утырган чыршыда чак кына кымшануны эләктереп алгандай булды. Ул арада күзенә күгелҗем нокта чалынып китте. Шул үзе бит бу, бәгырькәем! Ылыс ашарга күтәрелгән идеңме? Тамак кайгысы тәмугка кертә. Бер уйласаң, безне дә шул кайгы йөртә бит. Нәпсе йөртә. 


Мылтык тавышыннан чыршы чүгеп куйгандай булды, суер таш булып аска очты. Тәпие белән кар тырнап яткан киекне күтәреп алганда нигәдер бернинди сөенеч кичермәде Шәүкәт. Киресенчә, күңелен сызып, ачы сагыш үтеп киткәндәй булды. Суер авыр иде – кучатына тап булган икән Шәүкәт; чама белән биш-алты кило тартадыр. Инде тәмам караңгыланып килә иде, ул чаңгысын урман авызына борды.


Урман каравылчысының йортына кереп, бераз ял итәргә иде исәбе. Урманны кисеп үткән олы юлга чыккач, ул иркенләп тын алды. Кордонга – урманчы йортын шулай атыйлар иде – инде ерак калмады. Биш-алты чакрым булса булыр. Бу юл аңа яхшы таныш. Ярты сәгать тә үтмәс, барып та җитәр. Кышын караңгы тиз төшә, ләкин күзгә төртсәң күренмәслек түгел, айның тулып килгән чагы – юл яхшы төсмерләнә, зәңгәрсу сүрән яктылык күңелгә бер тыныч рәхәтлек сирпи.


Шәүкәт адымнарын кызулый төште. Салкынайтты. Коры карда чаңгылар чаж-чаж килеп алга ыргыла. Тиздән, тиздән ул җылы өйгә кереп өстәл янына узар, Диана инде табын җәйгәндер. Ул аңа сунарга барачагын чылтыратып әйткән иде. Суерны җәһәт кенә йолкып, арулап, кайнап торган казанга салыр. Ул инде аны тәмләп пешерә белә. Уңган хатын. Шәүкәтне дә ярата. Озак килми торсаң, берәр йомыш табып хәзер авылга килеп җитә. Шәүкәттән җиде-сигез яшькә олы ул. Шулай да чибәр әле, табигать кочагында яшәгәнгәме соң, бигрәк сөйкемле... Ул да Фәридә кебек каратут, кашы да шундый ук – киерелгән җәя кебек; ә күзе менә бүтән – аяз күк төсле балкый. Ап-ак энҗе тешләрен күрсәтеп көлүе генә дә ни тора! Шәүкәт беренче тапкыр күргәндә, аның әле ире Юрка да исән иде. Икесе дә күршедәге чуаш авылыннан иде алар. Ничек Юркага кияүгә чыккандыр ул, ничек урманда яшәргә риза булгандыр... Кешеләр килеп-китеп торса да, урман урман инде ул... аерым. Аннары гына белде Шәүкәт: урман кызы булган икән ул! Аның әтисе дә биредә урман саклаган, ә әнисе ул сабый чакта ук үлгән. Әтисен агач баскач, Диана, уналтысы тулар-тулмас, кордонда бер ялгызы хуҗабикә булып калган. Авылдан килгән туган-тумачалары җыелып киңәшкәч, аңа үз нәселләреннән булган Юрканы димләгәннәр. Диана нишләсен? Урманга каравылчы итеп кайдандыр җиде ятны китергәннәрен көтеп утырмас бит инде. Юрка яхшы кеше иде, гүре якты булсын. Тик артык йомшак күңелле, «юк» дия белми иде шул. Ә урман каравылчысына авыл кешесенең гел йомышы төшеп тора. Берсе дә буш кул белән килми, һәрберсенең куенында шешә. Бер ел эчендә тәмам беткән эчкечегә әйләнгән Юрка. Шәүкәт күргәндә кеше диярлеге калмаган иде инде аның.


Әле дә исендә ул кышкы төн. Яңа ел алды иде. Әтисе җәйгә йорт салырга җыена, туган-тумачаны, күрше ирләрен җыеп, буралыкка кискән агачларны алып кайтырга дип, өч машина белән урманга киттеләр. Шәүкәт тә алар белән барды. Ул инде унынчы сыйныфта укый, төптән чыккан егет булып өлгереп килә иде. Урманга беренче генә баруы түгел. Ә урман кисәргә теләсә кемне алып бармыйлар. Ул хәзер дә шуңа гаҗәпләнә: көн торышының нинди буласын алдан белешмәделәрме икәнни? Белешкәннәрдер, тик ул заманда да халык радиодан, телевизордан чыккан сүзнең берсенә дә ышанмый иде. Кайчагында ышансаң да ярый икән шул. Кичкә таба шундый суытты, урманда агачлар шартлап ярыла башлады. Температура иллегә җиткән, дип сөйләделәр соңыннан.


Машиналар кабынмады. Авыл ирләре, дәшми-тынмый гына урманчы өенә таба китте. Суыктан куырылган кар юлда җан авазы белән шыгырдый. Әтисенең кардәше Мостафа Шәүкәтнең битен учы белән уып алды. «Сугыш башланган елны шундый суык булган иде, тик болай ук түгел», – диде ул, үзалдына сөйләнгәндәй. Ул озын буйлы, киң җилкәле кеше иде, аның артыннан йөгереп диярлек барырга кирәк. Шулай ашыкканда Шәүкәт ялгыш юл читенә басты, кар асты тулы су иде! Аягын тартып чыгарганда ук киез итеге шыгырдап туңды. Гаҗәп, шундый чатнама суыкта кар астындагы су ничек туңмаган? Шәүкәт, аңгыраеп, тагын ирләр артыннан йөгерде. Урманчы өенә килеп кергәч, әтисе аны күреп ирексездән сызгырып куйды. Шыкырдап туңган киез итеген кайнар мичкә терәтеп малайны түндәккә утырттылар. Мостафа әбзәсе аңа бер чәркә аракы тоттырды. «Кирәк!» – диде ул, Шәүкәтнең әтисенә карап. Моңарчы шайтан суын татыганы юк иде малайның, әйтерсең эченә бер көлтә ялкын агыздылар. Бераздан ул тәмам мәлҗерәде. Өй эче күз алдында авыш-тәвеш килә башлады. «Яткырыгыз егетне, – дип көлде Юрканың хатыны Диана, – тәмам пулган пу». Юрка алар кергәндә үк исерек иде инде, тагын өстәгәч, башын өстәлгә салып йоклап та китте. Диана аны җиңел генә күтәреп алды да эчке бүлмәгә илтеп яткырды.


Мич арасындагы сәкегә салганнарын төш кебек кенә хәтерли Шәүкәт. Диана аның өстенә әчкелтем тире исе килеп торган толып китереп япты. Ирләр, Юрканың атын җигеп, авылга кайтырга җыенды. «Ерак түгел бит, биш-алты чакрымны ничек тә үтәрбез, – диде әтисе. – Кеше идәнендә кунып ятканчы...» Иртән, суык басылгач, кире килергә булдылар.


Шәүкәт ят урында саташып бетте. Җәй көне алар бу урманга мүк йолкырга килгәннәр иде. Бик ялыктыргыч вак эш. Курага алып кайткач, аны әле киптерәсе бар. Өй салуның ние бар, мүклисе дә чуклыйсы, дигән дә бит халык, ние аның күп кирәк, ул мең мәшәкатьтән тора. Төшендә шул мүк үскән сазлыклы җиргә килеп чыкты Шәүкәт. Түзеп булмаслык эссе иде. Аңы белән аңлый иде ул, бу чын түгел, бу төш кенә! Тик бит уянып булмый, аны гүя кат-кат пәрәвезгә ураганнар. Ул да түгел, Шәүкәтне мүк каплап алган сазлык суыра башлады. Кулын сузып, каядыр таянырга тели, тик кая төртелсә дә йомшак... Бераздан ул йокылы-уяулы акылы белән батып баруның рәхәт икәнен аңлады. Сазлык гүя аны кытыршы бармаклары белән иркәли сыман иде. Ул инде карышмады, гәүдәсен үз иркенә куйды. Тәне шушы татлы газапның озаграк дәвам итүен тели иде. Тәмам йотылам дигәндә генә аңына килде. Дерт итеп сикереп тормачы иде, кемдер аның авызын кытыршы учы белән каплады. «Тс-с, – диде ниндидер назлы тавыш. – Тавышланма!» Шәүкәт ләззәтле ыңгырашуын эчкә йотты.


Ул торганда өйдә беркем дә юк иде. Бераздан әтиләре дә килеп җитте. Киенеп, тышка чыкканда, Диана малларына печән салып йөри иде. Аны күргәч, кашын сикертеп сизелер-сизелмәс кенә елмайды, тик тел күтәреп берни дә әйтмәде. «Яхшы йокладыңмы, улым?» – диде әтисе. «Яхшы!» – диде Шәүкәт, раславын көткәндәй, Дианага карап. Хатын тыенкы гына көлеп куйды. «Анкаланы күбрәк салып пиргәнсез, Сафа пиччә, мин әле аны үлмәде микән дип, парып та карадым». «Авызыңнан җил алсын!» – диде әтисе.


Төш кенә булдымы икәнни бу төнге маҗара? Шәүкәт, икеле-микеле уйларына чорналып, инде кордон каршына килеп туктаган машиналарга таба китте. Һава сындырган иде. Ирләр ни турындадыр җанланып сөйләшә, авызларыннан бүрек-бүрек пар бөркелә. Дөнья бүгенге белән яши. Шәүкәт кенә мич артындагы сәкедә күргән төшеннән арына алмый интегә иде.


Тик төш кенә булмаган икән ул! Аның төш катыш өн булуын Шәүкәт соңрак белде.


Җәйге бер кичтә, урманнан печән чабып кайтып килгәндә, урманчы йорты кырыннан үтеп барышлый, Шәүкәт ишегалдында керләр элеп йөргән Диананы күреп, ни дип сүз кушарга да белмичә, сәлам биргәндәй, кулын болгап алды. Ул инде авылга юлын дәвам итәргә тиеш иде. Тик кер эләргә үрелгән яшь хатынның шәрә балтырлары күзне ычкындырмый бит, нәгаләт. Әллә нигә тамагы да чатнап кипте, үтереп су эчәсе килә башлады. Диана да, аны күргәч, балкып елмайды, юеш итәген сыпыргалап аңа таба атлады. «Су бармы?» – диде Шәүкәт, исәнләшергә дә онытып. Үз тавышын үзе дә танымыды. Кипкән тамак төбеннән нинди җүнле аваз чыксын?!


Бу вакытта Юрканың кышкы урманда туңып үлүенә ике-өч еллар узган иде инде. Шәүкәт тә армиядән чын ир-егет булып кайткан иде. 


Шул инде... нәрсә... сөйләп торасы юк, шул көннән алып Шәүкәт ешлады бу якка. Авыл кешесенең урманда гел генә дә эше чыгып тора бит аның... 

Җил чыкты. Шәүкәт, таякларын ешрак күчереп, адымнарын тагын да тизләтте. Юл кырыена өелгән карлар җил иркендә бөтерелә, кайный иде. Буран чыгарга тора. Борылыштан чыгуга еракта урманчы йортының якты тәрәзәләре күренде. Шәүкәтнең күңеле күтәрелеп китте, тиздән ул җылы өйгә кереп, ишек төбендәге урындыкка утырыр, йөгереп килеп, Диана аның киез итеген салдырыр... 


Аннары, аннары... Татлы уйларына бирелеп, Шәүкәт утарга килеп җиткәнен сизми дә калды. Чаңгыларын салып, эчкә узды. Ишегалдындагы бурзай иренеп кенә өреп куйды. Ул инде юлаучыны таныган иде. Тавыш бирүе дә үзенең уяу икәнен күрсәтү өчен генә. Капканы бикләп, Шәүкәт өйгә таба атлады. 


Өй эче җылы, җанга җылы иде. Пешкән кәбестә исе борынны кытыклады. Аз гына кер сабыны исе дә килә иде шикелле. Кинәт бәрелгән ут яктысына күзе бераз ияләшмичә торды. Карабинын мич буендагы стенага кагылган юан кадакка элгәч, ул ишек төбендәге тәңгәлгә утырды. 


– Соңладың син, – дип, Диана, тезләнеп, аның киез итеген салдырды.


    Йөзе балкып тора. Кытыршы учын сак кына Шәүкәтнең яңагына тидереп алды. Егетнең умыртка сөяге буйлап кайнар дулкын үтеп киткәндәй булды. 


    – Сунарда ашыгырга ярамый. – Шәүкәт яңа туган чучка баласыдай кызарып торган кулларын угалады.


     Диана ишек төбенә ташланган суерны иелеп алды да аш бүлмәсенә алып китте. Буялмаган сап-сары идәндә өч-дүрт тамчы кан кызарып калды. 


– Авыр, – диде ул, киекне үлчәгәндәй хәрәкәт ясап. – Куцатны атып алгансың! Нинди матур! Карачкысын ясап куйсаң да, төс булыр иде.


    Шәүкәт түргә үтте. Анда инде Диана бәйрәмчә табын җәеп куйган.


– Утыра тор, – диде хатын, – хәзер самавырны алып керәм.
– Һу-һу, – Шәүкәт, табынга күз йөгертеп, тавышсыз гына көлеп куйды. – Ни генә юк монда! – Фарфор савыттагы мүк җиләген авызына кабып, эрегәнен беравык көтеп торды. Аны Диана ел саен күпләп җыеп, кышлыкка шулай туңдырып куя иде. 
– Хасер, хасер... – дип аш бүлмәсендә мәш килде хатын. – Хасер пешеклим, эцен тазартыйм... ха-асер... казанга салапыз...


    Шәүкәт хатынның һәр хәрәкәтенә колак салып торды. Уңган инде, әйтәсе дә юк. Э-эх, дип авыр сулады ул, чарасызлык хәнҗәре бәгырен телеп узды. Хатын аның тыңланып утыруын сизгән кебек, шат тавыш белән кычкырды: 


– Кара инде, кулым кулга йокмый!
Егет елмаеп куйды. 
– Ашыкма...


    Тышта бик хәтәр буран кузгалган иде. Төне буе котыра инде ул болай булгач. Кунарга туры килер, мөгаен. Егет үзенең монда кунасын ауга чыкканда ук сиземли иде анысы. Шуңа күрә буранның чыгуына яшертен генә сөенеп тә куйды. Тышта буран котырганда, ничек инде куна калмыйсың?!


    Бераздан җырлап торган самавыр күтәреп, Диана да күренде. Киемен алыштырган – өстендә куе кызыл ефәк күлмәк, башына ак яулык япкан. Күзе көлә, үзе балкый, сыгылып торган гәүдәсе уйнаклап килә. Самавырын өстәлгә куюга, Шәүкәт, урыныннан торып, аны кочагына алды. 


– Сагындым! – дип пышылдады ул хатынның колагына. Хатын да барлык күзәнәге белән аңа сарылды. 
– Тукта инде... – диде үзе, инәлгәндәй, – тамак ялгап ал пашта.
– Соңыннан, соңыннан... – дип мыгырданды егет, кулдан шуып чыкмасын, дигәндәй, биленнән умырып күтәрде дә ян бүлмәдәге ятакка алып китте.


Ефәк күлмәк, суырылып, идәнгә акты.
– Нигә шулай озак килми тордың? – диде хатын, бераз эндәшми яткач.
– Эш күп бит... Һич бушап булмый. – Шәүкәт торып утырды, иелеп кызыл күлмәкне идәннән алды. Күлмәктән кояш катыш язгы урман исе килә иде.


Диана кинәт кенә урыныннан калкынды да, егетнең муенын кочып алды.
– Син пеләсеңме, миңа шундый авыр... Бер ялгызым урманда... Көн аралаш килсәң дә, укаң коелмас иде.
– Синең һаман бер сүз. – Шәүкәтнең ачуы килә башлады. – Вакыт юк. Ә синең башта... – Ул, кулын селтәп, урыныннан торды. – Әйдә, мин көн буе тәгам ризык капмаган. 


Аш бүлмәсендә быгыр-быгыр шурба кайный, пешеп килә торган киек итенең ымсындыргыч исе бүрәнә ярыкларына кадәр таралган иде. Күлмәген җәһәт кенә киеп алган Диана плитә янына ашыкты.


– Хәзер пәрәңгене генә турап салам да, – дип сөйләнде ул, егеткә ярарга тырышкандай. – Ун минут кына түз инде. 


Шәүкәт тагын өстәл янына килеп утырды. Тагын мүк җиләген авызына капты. Теше белән сытып, әчкелтем тәмне эченә йотты. Аш бүлмәсеннән янә Диананың тавышы ишетелде: 
– Авылда ни хәлләр? Әниең авырмыймы? Аягы сызлый иде пугай пит? 
– Йөри әле, – диде Шәүкәт, битараф кына. – Җитмәгән җире юк.
– Сәлам әйтерсең... – дип көлде хатын. – Тагын да тиз йөгерә пашлар...
– Әйтермен, ник әйтмәскә...
– Менә шатланыр! – дип, хатын тагын пырхылдап куйды. 
– Йә, буламы анда? – Шәүкәт, түземсезләнеп, сәгатенә карап куйды. Ул авылга кайтырга ниятләгән иде ласа иртән... Ә хәзер... Инде артык соң түгелме? Тугызынчы киткән икән бит... Күз кабагына да терәү кирәк бугай...
– Хәзер пула! – дип, Диана аның каршына килеп утырды. Яратып, сокланып Шәүкәткә карады.
– Нигә мине анаң шулкадәр сөймидер? Татар кызларыннан кайсы җирем ким? Аларга әле миңа җитәргә! Кайсысы бер үзе урманда төнчә көтәлә?
– Дөнья көтәргә сиңа куш, – диде Шәүкәт, көлеп. – Көтүче!
– Шулай шул, сине көтеп гумерем үтә! – Диананың аяз күзен томан сарып алгандай булды. – Син менә нәстә көтәсең? Картаеп парасың пит инде, наным. 
– Өйләнәм! – диде Шәүкәт, үзе дә аңышмастан. Авызыннан чыккан сүзне үзе дә искәрми калды.
– Шәү-кәтем! – дип, Диана кинәт урыныннан купты, аның янына очып килде дә йомшак беләкләре белән арттан кочып алды. – Күпме көттем мин бу сүзне! 


Шәүкәт аны сак кына читкә этәрде. 


– Мин Фәридәгә өйләнәм! – диде ул өзеп. 


Хатынның куллары салынып төште. Тып-тын калып ул артта озак кына басып торды. Бик озак булып тоелды Шәүкәткә бу минутлар. Алдында яткан көмеш кашыкны бармак арасында уйнатып ул да берни эндәшми утыра бирде. Нигә әйтте ул бу сүзләрне? Фәридәгә өйләнергә катгый карары да юк иде, югыйсә... Тик ул әнисенең каргышына тарымыйча, Дианага да өйләнә алмый иде. Күңелен әрнетеп үкенү хисе борын төртте. Кеше нигә үз иркендә түгел икән? Бу хатын бит аны өрмәгән җиргә дә утыртмый, чәче белән җир себерергә әзер... 


Диана авыр гына атлап ишеккә таба китте.


– Мине шул сөйрәлчеккә алыштырдыңмы? – диде ул тонык тавыш белән. – Шәһәрдән себерелеп кайткан себеркегә...


– Әйтмә андый сүз! – дип кычкырды Шәүкәт, йодрыгы белән өстәлгә сугып. Каршындагы графин авып, нарат җиләге согы идәнгә таба юл эзләде.   

 Шәүкәт, үрелеп, графинны кире урынына утыртты. Шул арада тынычланды:

– Борчылма, мин сиңа килеп йөрермен. Берни дә үзгәрмәс.
– Юк!
Әллә кайдан тирәннән чыккан җан авазына сискәнеп, Шәүкәт ишеккә борылып карады. Анда аңа мылтык төзәп Диана басып тора иде. 


– Куй мылтыкны... – диде ул, чак телен әйләндереп. – Шаярма...


Диананың күзендә бетмәс-төкәнмәс нәфрәт зәңгәр ялкын булып яна иде. Эшнең шаярудан узганын егет шул мизгелдә генә аңлап алды. Калкынмакчы булды, аяклары тыңламады. 


– Миңа пулмасаң, пашкаларга да пулмассың! – диде хатын тыныч кына. – Пәхил пул.


Шәүкәт нидер әйтергә дип авызын ачкан иде, өлгермәде, йөзе белән өстәлгә капланды. Аш бүлмәсендә быгыр-быгыр шурпа кайный, инде тәмам пешеп җиткән суер әтәче сырты белән өскә күтәрелгән иде.
                          

 Март-апрель, 2018

Фото: pixabay.com 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев