Логотип Идель
Әдәбият

Таң алдыннан бәхилләшеп кайттык. Яшьлек белән...

Гөлүсә Батталова шигыре

"Бу шигыремне мин ничек, ни уйлап язганымны да белмим. Күсәбәсе белән, тота-каба килеп төште ул күңелгә. Мин кабалана-кабалана кәгазьгә генә теркәп куйдым... Шигырьне укучыга тәкъдим итеп, бер көн узуга ук, танышым чылтырата: мин бит кичә генә нәкъ шушы уйлар белән яшьлегем тугайларын әйләнгән идем. Минем уйлар синең шигырьгә ничек килеп кергән ул? - ди... Белмим, Күкләр адресларны бутаганмы, әллә башка сәбәпме, минем өчен әлегәчә табышмак. 

Шигыремдә арышлар булса да, фотода бодай басуы. Туган җиремнең һәр карышына гашыйк кешегә һәрберсе үзенчә кадерле", - дип керткән Гөлүсә Батталова үзенең Инстаграм битенә...

***
Ачы таңнан кырга чыгып чаптык!
Өлгергәндер дисәк арышлар –
Ашыкканбыз. Җилдәй җитез җанны
Гафу итмәс, ахры, язмышлар.

Җилләнергә дидек, бер туйганчы!
Чын яшеңне онытып беразга!
Галәм киңлегендә ник очмаска –
Риза түгел йөрәк бик азга.

Сабыйлыкта калган бу күңелләр
Тәгәрәде үрдән үзәнгә...
Шаянлыкны аңламады язмыш,
Гөнаһ диеп салды бизмәнгә.

Яшь аралаш елмайгандай иттек,
Кемгә кирәк безнең елаулар?!
Күктән җиргә ыргыткан күк булды
Баш очында торган сораулар.

Җайдакмы без гомер атларында?
Кулдамы соң тәкъдир тезгене?
Аерырга өйрәттеме тормыш
Гөнаһлыны, савап, изгене?

Тез астына китереп сукса заман,
Җүләрлектән кемгә, ни файда?
Таң алдыннан бәхилләшеп кайттык.
Яшьлек белән. Чыклы тугайда.

Чәчләр иртә агарганга бары
Гаеплеме икән язмышлар?
Кыр ягына карап уйлап куйдым:
Өлгергәндер инде арышлар...
02.07.16.
Гөлүсә Батталова.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев