Логотип Идель
Реклама
Социальная реклама
Әдәбият

Тамырлар тавышы

Ишетәсезме?.. Чулпыларның чыңын... Чишмә көмешендә аһәңнәре.

Ландыш Равилова – соңгы елларда әдәбият мәйданына килгән талантлы каләм иясе. Ул – шагыйрә, тәрҗемәче; татарча да, русча да шигырьләр яза. Камилләшүен дәвам итеп, каләмен проза өлкәсендә, балалар әдәбиятында сыный. 

 

Зарыгу

Җиргә иңгән тәрәзәләр 
Урамнарны күзәтәләр.
Үзләренең горур чагын, 
Туфрак тимәс биек чагын,
Өзгәләнеп сөйләшәләр.
Күңел сызлана...


Бала-чага чыр-чуына,
Ат тоягы тавышына
Зыңгыл-зыңгыл килгәннәрен,
Радиола сөйләгәнен
Җиргә иңгән тәрәзәләр
Бигрәк юксына...


Такта-йөзлек ярыгында
Гыйшык хаты буласына,
Комлап, кызлар юганнарын,
Вәгъдә-яулык куйганнарын
Җиргә иңгән тәрәзәләр
Үлеп сагына.


Ул яшь парлар инде күптән
Тәрәзләрдәй булыр чүккән.
Исән генә булсаларчы,
Эх, бер генә узсаларчы!
Моңын аңлар кешеләрне
Хәтер зарыга.

 

Тамырлар тавышы

Ишетәсезме?..
Чулпыларның чыңын...
Чишмә көмешендә аһәңнәре.
Җырлый мирас булган моңын
Каеннарның нәфис алкалары.

Ишетәсезме?
Мәңге тынмас өчен
Айга элгән уйнап торган сазын.
Һәр камылдан, курай ясап, көйли
Уй-толымга иңдерергә назын.

Ишетәсезме?..
Көнчыгышның җилен – 
Сахалиннан сәлам кайтаруы.
Ул утрауның ярын көн-төн юа,
Дәртле дулкын булып, Татар-суы*. 

Ишетәсезме?..
Дала аша килә...
Тере тарих – Байкүл үзе сөйли.
Ә Җир ана кызыл лалә гөлдән
Юлларына милли келәм түши. 

Ишетәсезме?..
Урал-таулар гүли...
Сагынып «Кара Каплан» ярышларын.
Хәтерлиләр ерак бабаларның
Кыяларда билен алышканын. 

Ишетәсезме?..
Ак кирмәннең хорын...
Каланчалар бергә мөнәҗәттә.
Басылмаслык сыкрау били янын –
Онытылырлык түгел Сөембикә.

Ишетәсезме?..
Ямен туган телнең...
Чиксез дөнья матурлыгы сыйган,
Үрел генә, кочып-кочып бирер
Бар байлыгын, дистә гасыр җыйган.
Халкын яшәтергә омтылуда
Газиз җаны, «Олан... » диеп сызган. 

Ишетәсезме?..
Гасырларның чаңын...
Халкым данын җиткерергә дулый.
Без ...яшәтик, бергә имин булыйк,
Гамьнәр аша якты өмет сулый.
Тамырларын белеп үскән буын
Киләчәккә илтәр юлын җуймый.

*Татар суы – Сахалин утравы янәшәсендәге Татар бугазы

 

Бер авыл язмышы

Гүр тынлыгы – 
Үксез әрнү бирми тавыш.
Үлем түшәгендә 
Авыл...
Йотым су да сорамый ул,
Авыллар бит китә тыныч.

Зур газабы –
Хатирәләр, сызлау катыш.
Уйлар көшелендә 
Яшьнәү...
...Тальян моңы, Сабантуйлар,
Аҗаганлап үскән арыш.

Аң убыла,
Зиһен җебен өзә ялгыш.
Нәүмиз күңелендә
Сорау:
Сугыштан да исән калды,
Нигә хәзер хәле йолкыш?

Җан тилмерә,
Бирешмәскә сулый еш-еш.
Бәгырь кылларында
Анты...
...Яу кырында калганнарның
Әманәтен даулый язмыш.

Ара-тирә
Ялгангандай була сулыш.
Соңгы хыялында
...Яшәү.
Әле аягында торса,
Сорар иде бераз тормыш.

Авыл... китә.
Калдырмас ул әче каргыш.
Кайнар күз яшендә
Рәнҗү,
Үзәгеннән сыкрап чыккан.
Таммас микән безгә ялгыш?..


***

Күкләр – зәңгәр якут*,
Арыш кыры – алтын...
Даһилыкны тиңләр сүзләр килми.
Дулкыннары офыкларга бәрә,
Ике диңгез шунда бер-берсенә
Матур-матур тансык төшләр сөйли.

Күз күреме башка берни дә юк,
Ярын йоткан дәрья камыт кими,
Һәм мин батам, арышларда түгел,
Хисләремдә аяк төпкә тими.

Бер камчылый җилләр башакларны,
Бер яңаклый мине зарыгу.
Үсмер малай атта йөзеп килә,
Елларымны ера ашкыну.
Ярты гасыр икән араларда,
Сәгать телен сармый ятсыну.

Реклама


*Зәңгәр якут – сапфир 

 

***

Чынаягым тутырдың да
Эчеп куйдым сагынуны.
Бер самавыр, күмере бар,
Мәтрүшкәле, ашкынулы.

Чәчәк-гомер таҗларыннан,
Һәр көненең балларыннан,
Хисләремнең каймагыннан,
Күңелемнең кайнавыннан...

Иреннәрем өтә-өтә,
Тынлыгымны китә-китә,
Яшьлегемнән чәй сузасың,
Көзләремне этә-төртә.

Булса да бик ачы тәмле
Сагынуым кайнар чәе,
Хисләремнең татлылыгы,
Хатирәләр яктылыгы,

Җилкендерә гел яшәргә
Сусап-сусап синең чәйгә.
Зарыгудан җылың иңеп,

Җилкендерә... Гел... Яшәргә...

 

***

Куе бу төн.
Кара күмер сибә бәгырьгә.
Сулышыннан тоям: ачкыч эзли
йозак элгән утлы хәтергә. 

Корыч бу төн.
Кыршау бөгә тимер холкымнан.
Мине шуннан йөртеп, уйнамакчы, 
җанга җәйгәч келәм ялкыннан.

Яңа бу төн.
Белми шуңа үлмәс рухымны.
Дистә меңләп төннәр артта инде,
күздә саклыйм яшәү утымны. 

 

***

Лалә чәчәк аткан чиксез дала
Актау белән күккә тоташа.
Мәгарәдә, һаман төшләр күреп,
Йокы алган бүре саташа.
Олпат җанның төше Актау белән:
Әнчек этләр улый түбәндә,
Ак бүрене иярләгән җайдак
Яшен угы тарткан җәягә.
Тау башына көн дә зилант төшә,
Йолдыз чүпләп, чигә хәситә.
Алтын томшыгына алып оча – 
Серле күлгә җыя хәзинә. 
Канатлары һаман кагыналар,
Шуңа йоклый бүре өн аша.
Моннан вакыт качкан мең ел элек
Хәйлә генә белгән юл аша. 


***

Тамырларны инкарь иткәннәрдән
Бер булса да гадәт үтенәм:
Йорт ишеген каккан мосафирга
Чәй куегыз ихлас күңелдән.

Һич оялмый гамәл ялварамын:
Сәдакалы булсын фәкыйрьләр!
Сезнең юлга чыгарганнар икән,
Бәгырегез күктә теркиләр.

Балагызны, зинһар, өйрәтегез
Өлкәннәрне өлкән итәргә.
Үз үрнәгең белән генә булыр
Бу максатка төгәл җитәргә.

...Каршы ярда калгач бигрәк авыр
Үткәннәргә көймә эзләргә.

Оятымнан калып, тезгә басам:
Әти-әни җанын какмагыз!
Тамырларын җуйган агач булып,
Дәвер идәненә ятмагыз!

 

***

Һәр фасылы якын туган җирнең:
Монда гына көзләр чын гүя,
Башка көзләр пародия сыман,
Тирән узмый алар... күңелгә.
Иң тирәннән калка балачагым:
Дәлиядән бәйләм кулында,
Яңа китап исе бар һавада,
Өрәңгеле келәм юлында.
Җилдә төшә алма, тып-тып тавыш,
Тәмле рәсем булып тәгәри.
Балачагым шунда, кигән кәлүш,
Яшел уйлар үзен әйдәкли.
Күшектереп кулын кишер юа
Боздай суда, арткы бакчада.
Кәүсәләрдән җыеп сагыз ясый,
Җепкә миләш тезеп мактана. 
Күмерләре белән шытыр-шытыр
Ашыйк әле бергә бәрәңге,
Учагына килеп җылыныйк та,
Биеп китик, очып, бер мәлне.
Туган ягым гына саклап яши
Күңелемдә йөрткән көзләрне...


***

Соңгы томын йомгакламый гына,
күккә ашып бара челлә җәй.
«Чырык-чырык, чырык-чырык...»
Карамый борылып артына.
Кояш нурлары йөгерә тезелеп,
Сагышка абына-абына.
Мизгел саен мең җуям, мең табам 
Җәемнең чалымын рәшәдә.
Чынбарлык тамызып хыялны төссезләр
Бәндәләр бихисап янәшә. 
Тиремә кагылыр-кагылмас көй йөри,
Аралап җилләрне салкында.
Икәү язган идек гел тоташ ялкыннан:
Con brio* – Киек каз юлында.
Көз аша пышылдыйм карашлар телендә:
«Мәңгегә яңгыра, яңгыра!»


*Con brio – музыка термины 


Танго

 

Күккә ашып, икәү танго бии
Нәкъ Казансу яры буенда!
Яшьлекләре шунда узган микән,
Бөтерелеп хисләр куйнында...
Вакыт-вакыт хәрәкәтләр салмак,
Күңел ташый, рухы савыгып.
Яр һавасы тыны кабып көтә,
Соң күрүдән... куркып, боегып.
Чал чәчләре маңгайларын үбә,
Нәфис куллар көчле учларда.
Кыз һәм егет бүген танго бии 
Хәтер-елга яры буенда...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев