Логотип Идель
Әдәбият

Ташлар ватанга кардәш

Әкбәр Кошалы – танылган азәрбайҗан шагыйре, тәрҗемәче, журналист, җәмәгать эшлеклесе. Бөтендөнья яшь төрки язучылар берләшмәсе җитәкчесе. Күпсанлы китаплар авторы. Бакуда яши.

КЫЗ МАНАРАСЫ

Кыз манарасы  диләр дә...
манара йөрәк булмас, 
йөрәк манара булыр ул,
мәңгегә онытылмас. –
Син – Бакуның йөрәгендә,
әй, син, Кыз манарасы!
Аз да түгел, күп тә түгел
безнең юллар арасы...
...Сиңа авыр сүз әйталмыйм,
тирән тарих ярасы –
күрәм: син гомерең буе
кыз көенчә каласың бит,
әй, син, Кыз манарасы!
Якындагы Углан-кирмән 
углан булып калсын ла,
арагызда чик булмасын,
сагыш барса барсын ла.
Әйтмимен: хәсрәт булса да,
кайгы булмасын димим,
күңелдәген бушатырлык
бер иптәш булсын, име? 
Еллар булды... Әрк кирмәне 
дус та сагыш та иде,
тарих күчәре һаман да
алга барышта иде...
Син сөйләрсең, анаң Хәзәр 
тыңлар синең хәсрәтне,
Углан-кирмән берни дәшмәс...
Таулар-ташлар арасында,
әллә кайгы әзрәкме?..
Вай ул көенечле көннәр,
кире кайтмас яңадан,
Беркем дә безгә кайгырмас,
әй, Кыз атлы манарам!

Әй, син, Кыз манарасы ла!
Кайгы-хәсрәт димәктән,
кайчак телемә киләсең,
чыгалмыйсың йөрәктән!
Мин Бәз кирмәненә  китәм.
Бик кирәк булсам әгәр,
учагыңны ягып җибәр –
шул булыр миңа хәбәр.
Әлинчә  якка кул болга,
Ерак түгел барасы...
Үлгәнче бергә калыйкчы,
Әй, син, Кыз манарасы!


*** 

Хатыннар угыл китерер
ошбу якты дөньяга, 
ир-атлар шигырь китерер
дөнья дигән ояга...
Хатыннар шигырь укырлар,
ир-атлар – хатыннарны.
Хатыннар бишек тирбәтер –
киләчәк атынганны,
ир-атлар моңсу сагышын –
үткәннәрдән калганны.
Хатыннар байрак тегәрләр,
җырлый-җырлый бергәләп,
ир-атлар байрак артыннан
китәр җанны телгәләп.
Хатыннар келәм тукырлар, 
җәяр өчен юлларга.
Ир-атлар юллар салырлар
текә таш кыяларга.
Хатыннар гүзәл булырлар,
ирләр сөюдә көяр,
сөю
       хатыннар йөзеннән
якты нур булып сөяр.
Сөелгәннәр чәчәк атар –
мәхәббәт юкка чыкмас.
Иң саф хисләр фанилектә
чүл җиленә юлыкмас.

Бу дөнья белән хушлашыр
хатыннар да, ирләр дә,
һәммәсен дә берүк төсле
туфрак белән җирләрләр.
Ир-атлар, үләр алдыннан,
кояшта чагылырлар,
үзен калдырып китәрләр
хатын-кыз карынында.

Хатыннар мәңгелек юлга
китәр ир җилкәсендә,
ир-атлар бакыйга күчәр
хатыннар күз яшендә…


***

Еракта тау авылында
ярлы гына бер йорттан
дөнья мәгънәсен сыйдырган
күтәренке тавыш килә... –
Күпләр аны оныткан.
Нәрсә җырлаганын белмим,
Тавыш тулы сагыш-зар...
Белсәм – ни мәгънәсе бар?..


***

Аңа буш хәбәр юлладым,
Ул миңа «җаным» дип язды. 
Җан керде кебек җаныма,
Алып килде ямьле язны.
Ниндидер җансыз телефон 
Җанландырала хәятне.
Җаным минем, җаныкаем...
Чынмы соң бу? Әкиятме?..


***

Кулда сүнде алкышлар,
зал да бик тиз бушады.
Бу туган көн, тантана
булмаганга охшады?..
Күрдем ки: берәүнең дә
йөрәге бушамады.
Юкса бар да мәҗлескә
буш йөрәктә килмәде.
Нидән җан тышауланды?

 

Азәрбайҗан теленнән Ленар Шәех тәрҗемәләре

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев