Логотип Идель
Әдәбият

ҮТЕНЕЧ

Бу безнең кыска гомердә Бәлки бары тик шигырьдә  Мин дә бер ялгызланыйм...

Үтенеч

1

Мин бит сине эзләдем, ди...
Таптым... Кулны изәдем, ди...
Сизмәдем мин, сизмәдем.

Сүрелделәр күзләрем, ди...
Сүрәнләнде йөзләрем, ди....
Сизмәдем мин, сизмәдем.

Йорт тирәңдә эзләрем, ди...
Бусагаңа тезләндем, ди...
Сизмәдем мин, сизмәдем...

2

Ул төнне йолдыз атылган,
Дөнья бер мәлгә яктырган.
Сизмәдем мин, сизмәдем.

Сатканнар, кемдер сатылган,
Атканнар, кемдер атылган...
Сизмәдем мин, сизмәдем.

3

Һәркемнең үз гаме җирдә,
Миңа ник аны белергә? – 
Кызганмыйм ич, кызганмыйм!

Бу безнең кыска гомердә
Бәлки бары тик шигырьдә 
Мин дә бер ялгызланыйм...

4

Ишетми һәм күрми генә,
Бикләнеп үз җәсәдемә
Сызланыйм мин, сызланыйм?

Ркаил Зәйдулла

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев