Логотип Идель
Әдәбият

ТӨНГЕ УЙЛАР

Рифат Сәлах шигыре

Рифат Сәлах шигыре

Фәрештә син диеп уйлаганда 
Коелды да төште канатларың. 
Әрнү булып йөрәгемә кунма, 
Син беркайчан мине яратмадың.

Төшләреңә керим әле дисең, 
Мин сөенеп көтәм таң атканын. 
Төнге җилләр булып тәрәз какма, 
Син беркайчан мине яратмадың.

Төпсез көзгеләрдә чагыласың, 
Юлларыма чыгып кабат тагын. 
Чагым-рәшә булып эреп беттең – 
Син беркайчан мине яратмадың.

Син – ватылган көзге, син – буш хыял, 
Син – мәңгелек төнем, кара таңым. 
Син – таш балбал, син – кайтаваз гына, 
Син беркайчан мине яратмадың.

 

Фотолар: 1. Рифат Сәлахның ВКонтакте сәхифәсеннән

2. pixabay.com

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: татар шигърияте татар әдәбияты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев