Логотип Идель
Әдәбият

ТӨСЛЕ КИТАП

Гадәттә, егетләрдән шигырьләр кабул итү «Идел» өчен гайре табигый хәл санала. Араларында шагыйрьләр булуга шикләнмибез. Тик менә сирәкләре генә бу хакта ярып әйтергә әзер шул...

Гадәттә, егетләрдән шигырьләр кабул итү «Идел» өчен гайре табигый хәл санала. Араларында шагыйрьләр булуга шикләнмибез. Тик менә сирәкләре генә бу хакта ярып әйтергә әзер шул. Мансур Гайнетдинов шигырьләрен электрон хат әрҗәбездә күргәч, дәррәү кул чаптык. 1996 елның 31 гыйнварында Сарман районы Әлмәт авылында туган ул. Хәзерге вакытта Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында белем ала, заводта технолог булып эшли. Шигырьләрне моннан ике ел элек яза башлаган. Бу хакта үзе болай ди: «Алайса, синнән – шигырь, миннән – җыр» дип уйнап кына әйтелгән сүзләр шигырьләр иҗат итә башлавыма этәргеч булды. Сүз көрәштергән кешем әлегә җырламады җырлавын… Ә менә мине төн һәм юллар илһамландыра, шуңа күрә күпчелек шигырьләрем кич җиткәч яки юлда барганда языла». 
Мансурның матбугатта беренче тапкыр басылуы. 


Ә мин – киресенчә

Сөю ләззәтен син өмет итеп,
Син мине өзелеп сөйдең.
Бар җылыңны бирдең миңа,
Ә мин – киресенчә...

Минут саен көттең сагынып,
Ышандың бит һәр сүземә.
Син алдың моны чынга,
Ә мин – киресенчә...

Чын булмаса да, уйнадым,
Кочуларым да иде сөймичә.
Очрашулар гел эзләдең,
Ә мин – киресенчә...

Мине табарга дип, югалта калсаң, 
Әзер идең китәргә читкә,
Кайнар күз яшьләрен түктең,
Ә мин – киресенчә... 

Кисәкләрдән сурәтең җыям,
Уйнадым бит, кадерең белмичә.
Инде мине күптән оныттың.
Ә мин – киресенчә…

Төсләр

Тапшырдылар калын китап,
Тышына язылган: «Тормышың».
Туганнан вафатыма кадәр
Ниләр әзерләгән язмышым?

Күпме битләрен юкка боздым,
Өйрәнгәнче төсләр аерырга.
Ялгышып тамган кара таплар
Битләрне җитеште каерырга.

Матур рәсемгә кызыгып
Күчермә алырга яраттым.
Алдым, боздым, кире сыздым,
Үземчә ясарга тырыштым. 

Кулдан тотып та буяттылар
Үзләренчә яшәтергә теләп.
Барыбер омтылдым үземчә –
Минем бүләгем бит ул китап!

Ялгышып түккәләдем кайчак,
Көздәй моңсу, сары буяулар.
Кояшны да булды кайчакта,
Кара итеп койган вакытлар.

Абынсам да, баштан батсам да, 
Тырыштым сайларга яктысын.
Битләре бит аның болай да аз,
Сорыга бүтәннәр буясын.

Үзгәртеп булмастай тоелып.
Язылса да тормыш юлыбыз,
Гомер китабын язганда, 
Төсләрен сайлыйбыз үзебез.


Сүз...

Тормыш дигәннәре кайчак 
Сулаттыра авыр тузанын.
Ярсый-ярсый килә ачу шулчак,
Томалап кына булмый авызын.

Давыллар куптарып йөрибез
Һәр селкенгәнне гаепләп.
Яудырабыз кара сүзләр
Якыннар йөрәген телгәләп.

Булышырга дип килгәннәрне
Җибәрә алабыз еракка.
Бүген уйламый әйтелгән сүз,
Иртәгә бәла алып килә ала.

Әйткән сүз – очкан чыпчык,
Хәзер ул сиңа баш, ул хуҗа.
Урынсыз әйткән һәр ялгыш сүздән
Дуслык җепләре генә тиз туза.

Үтәр еллар, агып китәр сулар,
Төзәлер җаннар элекке ярадан. 
Тик рәнҗеткәнче күңелләрне
Уйла, кычкырганчы син алдан.


Акча бер букча

Куабыз тормышны, акча дип.
Кем корган дөньяны акчага?
Шул төсле кәгазьгә кызыгып,
Туганны әзерләр сатарга.

Саулыктан баш тартып, уйламый, 
Тутыра һәммәсе кесәсен.
Аннары шул җыйган акчасына
Төзәтә җыйган җәрәхәтен.

Саннары яналар күзләрдә,
Яшәүнең дә ямен каплаган.
Шул пычраклыкка батып,
Кеше халәтебез калмаган.

Сатыла хөрмәт вә рәхмәт,
Җыеп алып була барысын.
Мәхәббәт, дуслык та алына,
Җитәрлек генә акчаң булсын.

Ансыз да булмый, килешәм,
Акча ыштанга сала ямауны.
Ул булганда, җилләргә каршы
Тормыш арбасын җиңел тартуы.

Ләкин бер мизгел, башны югалтып, 
Тиеннәр күреп, кермик бакчага.
Сыер үләнгә күбенгән сыман,
Табына күрмик, зинһар, акчага.


Мине яраткан куллар

Аваз салган көннән бирле,
Тудырсам да күпме борчулар. 
«Улым», – диеп кочагына алган
Беренче иде синең куллар.

Кичләр йокыга китә алмый,
Аптыраткан да булган чаклар.
Яратып, бары тик яратып,
Тирбәткән бары синең куллар.

Егылудан курыкмый идем,
Чөнки ышанычым иде бар.
Күтәреп, атларга өйрәткән
Синдә иде иң көчле куллар.

Тезләр белән «җирләр сөргәндә»
Ясала иде ачы яралар.
Баса иде авыртуын бары 
Синең генә дәвалы куллар.
 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев