Логотип Идель
Әдәбият

Төсле кино

Бу – кино.  Һәм миңа ул таныш. Эпилог бик баналь булачак: Мәхәббәт сәхнәсе уйналгач, Йөрәкне салкынлык уачак.

Оксана Ильюп турында 2020 елның март санында (тышлыгында да Оксана сурәте елмая!) язып чыккан идек инде. 2014 елда аның «Гитара кыллары» дип аталган тәүге альбомы, ә 2019 елда Чиләбедә «Оча алам» дип исемләнгән шигырь җыентыгы басылып чыгуы да сер түгел. 1984 елның 16 августында Башкортстанның Салават районы Лаклы авылында дөньяга килгән, хәзер Чиләбе шәһәрендә яшәп иҗат итүче бу сөйкемле ханымны кемдер шагыйрә буларак үз итә, кемдер татар татар хатын-кызлары арасында беренче бард дип таный. Аның Ютуб каналында унөч мең язылучысы бар! Оксана Ильюп иҗатында тагын бер яңалык: быел аның «Үзгәрдең» дип исемләнгән өр-яңа шигъри җыентыгы дөнья күрде. 

 


Тамга хәбәре

Тагылыплар алсу язда җил сыртына,
Килә миңа син җибәргән анык ымнар.
Төшләремнән үреп энҗе сәйләннәрен,
Хәйран калып, сулышыңны күңлем тыңлар.

Җиргә юлың тотасың син – Галәмнәрнең,
Гасырларның киңлекләрен кыю ярып.
Араларны якынайтыр идем, әгәр
Булса сиңа бераз гына каршы барып.

Мөкатдәс Җан, синең тының – яз сулышы,
Мизгел белән Мәңгелекнең бер аһәңе.
Синең йөрәк тибешендә яшәвемнең
Бар мәгънәсе, тормышымның бөтен яме.

Офыкларда Чулпан йолдыз калыкканда
Газиз таңын оялдырып кояш үбәр.
Ике кызыл тамга сызып зәңгәр күккә,
«Килеп җиттем» диеп, миңа сал син хәбәр...


Сәбәп калдыр

Төшләремә кереп, сагындырма!
Бу сагышым – упкыннарга салыр.
Йә арындыр синле уйларымнан,
Йә кичерер өчен сәбәп калдыр!

Тормышыңнан куган булдың мине,
Йөрәгемдә мәңге тынмас давыл.
Йә кагылма күңел кылларыма,
Йә кичерер өчен сәбәп калдыр.

Сөю белән Нәфрәт игезәкләр –
Язмышларны кыл урталай ярыр.
Йә онытыйм, онытыл мәңгелеккә!!!
Йә кичерер өчен сәбәп калдыр...


Мәхәббәт фатирында

Үткәннәргә ак кәфеннәр ябып,
Мине шыксыз упкыннарга салган
Бар булганны онытканмын. Яшел
Күзләр генә исләремдә калган.

Соңгы көннән – тулы дәвер узган...
Син дә, мин дә мөһим түгел бүтән.
Мәхәббәтнең иләс фатирында
Ташкан хисләр тын халәткә күчкән.

Бушлык түгел, җилләр генә микән?
Зиһенемнең уеныдыр кеби...
Мәхәббәтнең ятим фатирында
Җилфер-җилфер ак пәрдәләр бии...


Бу – кино

Бу – кино. 
Һәм миңа ул таныш.
Эпилог бик баналь булачак:
Мәхәббәт сәхнәсе уйналгач,
Йөрәкне салкынлык уачак.

Без таныш. 
Исеңдәме икән,
Кайчандыр, параллель галәмдә
Күрешкән идек бер.
Мин сине
Әле дә күрәмен төшләрдә.

Эпилог...
Happy end – уйдырма.
Гыйшыгың – гормоннар уены.
Ашыкма, вакыт бар! 
Төп рольләр
Титрда язылып куелды.

Төп рольдә – син һәм мин.
Һәм янә 
Меңләгән актёрлар үтәләр.
Чынбарлык һәм уен чикләрен
Тоймыйча, яшьләрен сөртәләр.

Кечкенә үзгәреш кертелгән.
Асылда – шул ук бер диалог:
– Яратам!
– Мин китәм...
– Я-Р-А-Т-А-М!!!!
Сүзсез ым... 
Пәрдә. 
Һәм
Эпилог.


***
Күчәреннән күчкән Җир, саташып,
Безне, ахры, кышсыз калдырды.
Декабрьле халәтләрен онытып,
Чуалды ул, яңгыр яудырды.

Кышкы яңгыр яткан карны, гүя,
Тишеп, асылына уела.
Ә иртәсен ябышып каткан юллар –
Йөреп булмас тайгак пыяла.

Язмы, көзме – нидер... Сәер фасыл:
Шыта бөре, яфрак коела.
Еллап түгел, елап (яңгыр төсле)
Вакыт ишелә күк тоела.

Декабрьнең вәгъдәләре – яңгыр.
Вак. Урынсыз. Аңа – тик сәбәп.
Мамык кардан мәхрүм калган шәһәр
Төкселәнә, кышка үпкәләп.

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев