Тукай премиясе турында фактлар
Чыннан да, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясен «Нобель», хәтта күпмедер «Оскар» премиясе белән чагыштырырлык.
Тукай премиясе – әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре өчен иң югары бүләк. Әлеге премия белән кызыксынучылар һәм җиңүчеләр исемлеген дүрт күз белән көтүчеләр шактый. Бу премиягә кечкенә генә белешмә биреп үтик әле:
Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе 1958 елның 8 апрелендә ТАССР Мәдәният министрлыгы тарафыннан булдырыла. 1991 елдан башлап лауреатлар исемлеге Татарстан Президенты тарафыннан раслана. 2025 елда әлеге дәүләт бүләге гамәлгә ашырылуга 67 ел тула. Бу язмада исә без Тукай премиясе турында күпләр белгән һәм белмәгән фактларны тупладык.
ПРЕМИЯ КЕМГӘ БИРЕЛӘ?
Ул танылган, илебезнең милли мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткән шәхесләргә тапшырыла. Бүләккә лаек булган әсәрләр үзенчәлекле автор стиленә, оригинальлеккә ия булырга, югары профессиональ осталык белән аерылып торырга тиеш. Моннан тыш, премия сәнгать һәм әдәбият белеме өлкәсендәге иң яхшы фәнни хезмәтләр өчен дә тапшырыла. Дәүләт бүләген бер кешегә ике тапкыр да тәгаенләргә мөмкиннәр, шулай ук аны шәхеснең вафатыннан соң да бирә алалар. Кандидатлар арасында лаеклы кеше табылмаса, премия беркемгә дә бирелми.
КАЙСЫ КӨННЕ ҮТКӘРЕЛӘ?
Тукай премиясе гел шагыйрьнең туган көнендә – 26 апрельдә бирелгәндер, дип уйласагыз, ялгышасыз. Совет чорында, 1958 елдан алып 1961 елга хәтле, дәүләт бүләге Татарстан АССР төзелү еллыгы көнендә – 25 июньдә бирелгән булган. 1966 елдан башлап премия лауреатларын Габдулла Тукайның туган көнендә игълан итәләр.
ПРЕМИЯНЕ БИРМИ КАЛГАН ОЧРАКЛАР ДА БАР ИКӘН
Мондый ике очрак бар. Беренчесендә премия 1961– 1965 еллар аралыгында беркемгә дә бирелмәгән. Сәбәбен төрле чыганакларда 1960 елда өлкә комитетының яңа җитәкчесе итеп Ф.А. Табеев билгеләнүен атыйлар. Янәсе ул татар мәдәнияте үсешенә игътибар юнәлтүне кирәк дип тапмаган. Икенче очрак исә 1975 елга карый – бу елны дәгъва кылучыларның берсенә дә бүләк тапшырылмаган.
ИҢ ЯШЬ ҺӘМ ИҢ ӨЛКӘН КАНДИДАТ
Г.Тукай премиясен алучылар арасында иң яше – балерина Кристина Андреева. Аңа дәүләт бүләге 23 яшендә «Алтын Урда» балетында Җаникә роле өчен бирелгән. Язучылар арасында премияне иң яшь чагында алган кеше – Равил Фәйзуллин, ул дәүләт бүләген шигырьләр һәм поэмалар җыентыгы өчен 35 яшендә ала. Олы яшьтәгеләр арасында рекордсмен – Гомәр Бәширов, ул бүләккә 95 яшендә лаек булган.
ТУКАЙ ПРЕМИЯСЕН АЛГАН БЕРЕНЧЕ ХАТЫН-КЫЗ
Асия Хәйруллина – Тукай премиясен алган беренче хатын-кыз. Ул әлеге югары бүләкне Кәрим Тинчурин пьесасы буенча куелган «Җилкәнсезләр» спектаклендәге Рокыя роле өчен ала. Драма сәнгатеннән тыш, Асия Хәйруллина шулай ук мөгаллимлек белән дә шөгыльләнә. Ул – күп кенә талантлы актерлар, режиссерлар, телевидение һәм радио алып баручылары, эстрада артистлары әзерләп чыгарган шәхес.
ПРЕМИЯ ЛАУРЕАТЛАРЫ НИНДИ ЮНӘЛЕШЛӘРДӘ ИҖАТ ИТӘ?
2024 ел саннары буенча гомумән 243 лауреат бар дип билгеләнә. Алар арасында күбесе – язучы, шагыйрь һәм драматург. Икенче урында рәссам, скульптор, композитор, музыкантлар тора; сирәгрәк – артист, режиссер, балетмейстер, җырчы, галим, дирижерлар. Күпчелек очракта премия төрле юнәлешләрдә иҗат итүче шәхесләргә бирелә, ләкин искәрмәләр бар: бүләк тулаем бер өлкәдә эшләүче кандидатларга тапшырылган еллар да булган. Мәсәлән, 2012 елда лауреат исеменә сигез кешедән торган Кол Шәриф мәчетен төзүчеләр иҗат коллективы лаек булган.
ОМТЫЛЫШ
Кызганычка, премиягә дәгъва итүчеләрнең кайберәүләре лауреат исемен ала алмаган. Мәсәлән, архитектура докторы Нияз Халитов һәм шагыйрә Флера Гыйззәтуллина. Нияз Халитов премиягә беренче тапкыр 2017 елда тәкъдим ителгән, ләкин аңа бирелми. Икенче тапкыр аның кандидатурасын инде карамаганнар, чөнки архитекторлар һәм галимнәр өчен башка дәүләт премиясе гамәлгә куелган.
93 яшьлек Флера Гыйззәтуллинаны өч тапкыр премиягә тәкъдим итәләр, ләкин ул да бүләкне ала алмый.
Татарстанның күренекле композиторы Анатолий Луппов исә Тукай премиясен өченче омтылыштан гына алган. Бүләк аңа Г. Кутуй повесте буенча язылган «Тапшырылмаган хатлар» монооперасы һәм җиденче «Кара урман» симфониясе өчен бирелгән.
2025 ЕЛДА НИНДИ ЯҢАЛЫКЛАР БАР?
2025 елда тарихта беренче тапкыр Тукай премиясенә номинант булып кино өлкәсендә иҗат итүче шәхес тәкъдим ителде. Ул – Татарстан телевидениесенең легендар эшлеклесе, танылган кинооператор Юрий Гвоздь. Ул үз һөнәрендә инде 57 ел хезмәт итә һәм бу вакыт эчендә төрле жанрдагы 80 нән артык фильм төшереп өлгергән.
Соңгы елларда Тукай премиясе турында барган бәхәсләрнең берсе лауреатларның яшенә бәйле. Дәүләт бүләген, русча әйтсәк, «за выслугу лет» түгел, ә яшь, иҗат уты дөрләп торган чакта бирергә кирәк дигән фикерләр яңгырый. Ә син бу турыда ни уйлыйсың?
Эльза Минашаева
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев