Логотип Идель
Әдәбият

ТУКТАЛЫШ

Гөлназ Әхмәдиева хикәясе

Тукталды. Метрода поезд ишекләре ачылып, кешеләр төшә башлаганчы, ул әле кулларын җылытып торган каһвәне йотып-йотып ала иде. Салкын. Мондый көннәрдә каһвә яисә янәшәңдәге якын кешең генә җылыта ала. Илсинә ялгызы гына иде, шуңа да бүген аңа кайнарлыгыннан тәме бик сизелмәгән капучино гына ярдәм итә ала. 

«Әмәт» станциясеннән «Яшьлек»кә таба дүрт тукталыш үтәсе. Гадәттә, беренче ике станциясе музыка тыңлап уза, өченчесе – хыялланып. Һәм ул «Яшьлек»кә җиткәнен сизми дә кала. Тормыштагыча инде. Яшьлек – станция генә түгел бит ул: кайчан кергәнеңне һәм яшьлектән кайчан чыкканыңны аңламый да каласың. Илсинәгә инде егерме җиде, һәм ул үзе дә белеп бетерми әле: яшьлектәме әле ул, әллә үттеме инде, әллә чыгып барамы...
Шундый фәлсәфи уйлар анда бүген. Соңгы арада күп уйлана ул, шулай гадәт итте. Начар гадәт, әлбәттә. Шулай да ул үзен бик тыныч һәм иркен хис итәргә тырыша. Яз сәбәпчедер. Март икәнен белсә дә, өстендәге калын кышкы курткага ияләнгән Илсинә, аны тиз генә юкасына алыштырырга теләмәде. Ул куртка изүен ачып, башына ук уратып бәйләгән шарфын чиште. Шуннан соң гына буш урынга барып утырды. Поездда кичке уннан соң да кеше күп була, әмма «Яшьлек»кә җиткәндә, сирәгәя бара.

Бу юлы Илсинә «Нервы» төркемен кушмады. Көне-төне тыңлап туеп киткән, ахры. Юк, бүген артык каты яңгыраган җырлар аның күңел халәтенә бер дә туры килми икән. Күңеле дә, колаклары да иркәли торган салмак һәм тыныч җырлар сорый. Шуңа ул плейлистыннан Ришат Төхвәтуллин җырларын табып, шуларга «иркәләнде».

Тагын бер гадәте бар Илсинәнең – музыка тыңлаганда, кешеләрне күзтеп барырга ярата. Ул аларның үзәгенә үтеп, уйларын укыган кебек кызыксынып карый белә. Башкалар ничектер, тик дуслары аның бу гадәтенә ияләшкән инде. «Карашың белән тишәсең инде, – диләр еш кына. – Бигрәк серле карыйсыз, Илсинә туташ”, – дип тә өстиләр, шаяртырга теләп.

Бүген күзәтердәй кызыклы кешеләр юк диярлек. Олырак яшьтәге ир белән хатын бар. Алар бер-берсеннән арыган төслерәк, алларындагы тәрәзәгә карап баралар. Араларында бушлык сизелә. Күзләрендә генә түгел, күңелләрендә, хисләрендә, хәтта мәхәббәтләрендә дә. Хатын иренеп кенә иренә карый, ире битараф кына аның битеннән үбеп ала. Илсинә тиз абайлый андый ясалмалылыкны. Хиссез генә яратуны, мәхәббәт юк килеш сөюне... Андый вакытта каз тәннәре чыга, әллә ничек чирканып куя. Ә бит алар да кайчандыр мәхәббәт утында янганнардыр, бергә матур тормыш корырга хыялланганнардыр, беркайчан да хисләре сүнмәс кебек тоелгандыр. Ул янулар нигә сүрелгән дә, ул көннәрдән соң нәрсә үзгәргән? Менә мәхәббәт бар, диләр. Бертуктаусыз сөйлиләр, язалар. Шул саф, матур, эчкерсез мәхәббәт еллар узу белән гел шундый бушлыкка әйләнәме икән? Илсинәнең моңа җавабы юк иде әле. Шуның белән бәхетле дә иде бугай. Һәрхәлдә җавапны белгәннәрдән бәхетлерәк иде ул.

Ир белән хатын янында гына бер яшь егет утыра. Әллә таныш инде? Йөз чалымнары, карашы...Хәер, хәзер авылдашларын, сыйныфташларын да көч-хәл белән генә таный ул. Сирәк күрешләр бит. Күрешкәндә дә, озак аралашмыйлар. Вакыт юклыкка сылтыйлар. Вакыт җиткерә алмау - начар гадәт. Хәзерге заманда һәркемдә бар андый гадәт. Аның дәвасы гына бик сирәк очрый. Мәхәббәт бугай ул.

Бу егеткә бик уңайсыз булгандыр инде, чөнки Илсинәнең үтәли тишкән карашына тагын «Кем икән соң син?» дигән сорау да өстәлде. Ниһаять... кыз таныды аны. Ничек кенә таныды! Шунда ук үткәннәре күз алдына килеп басты.

Мәктәп. Илсинәнең югары сыйныфларда укыган вакыты. Матур хыяллар, олы тормыш, тәмле вәгъдәләр... Чын күңелдән шатлана белгән, чын йөрәктән сөеп булган, үзең булудан оялмаган вакытлар. Рәмис белән гел бергә булдылар алар мәктәп елларында. Кичләрен дә ишегалдында бергә утыралар иде. Рәмис йөрәкне башка бер дулкында тибәрлек итеп, гитарада уйный иде. Илсинә кушылып җырлый. Йөрәкләрендә гыйшык уты кабынды да икесендә ике учак булып янды. Икесе дә сизде, белде югыйсә бер-берсен ошатуларын. Тик... әйтә генә белмәделәр.

Менә каршысында Рәмис. Аның хәзер кулында гитарасы юк. Илсинәдә дә шатлыктан янып торган күзләр түгел, карашында арыганлык һәм сорау билгеләре генә... Әйтерсең, алар икесе дә кадерле һәм иң әһәмиятле нәрсәләрен югалтканнар. Еллар арасныда югалып калган. Кайдадыр. Яшьлекләрендә.
Рәмис аны танымады. Карап алды, тик танымады. Бәлки, танып та, аралашасы килмәгәндер. Кем инде алар хәзерге көндә бер-берсенә? Бүгенге көндә сыйныфташлар ни, якын дуслар ни, танышлар ни, якташлар ни дә узып китүчеләр ни?.. Кешенең кадере беткән заманда аралашу шулкадәр вак бер нәрсә булып тоела бара. Виртуаль аралашу, смскалар аша гына хәл сорашу, шуның аша гына танышу да ярату... Җайлы бит. Бар нәрсәдән җайлылык эзләү – начар гадәт. Монысының инде дәвалау чарасы да юк кебек.

Менә поезд «Кәҗә бистәсе»ндә туктады. Нибары бер тукталыш калды. Ә Илсинәнең Рәмис беләнсөйләшеп өлгерәсе килә иде. Нишләргә соң? Нәрсә сөйләшеп өлгерерләр соң алар ике тукталыш арасында? Ә поезд тиз чаба. 

– Рәмис, мине хәтерлисеңме? – диде ул озак уйлап тормы гына, берни булмагандай, егет янына утырып. Рәмис башта бик ясалма гына дулкынланды һәм ясалмалыгын яшерергә теләп, башын күтәрде дә:

– Хәтерлим... Илсинә, – диде.

– Нигә дәшмисең соң? – диде кыз, гаҗәпләнеп. – Мин башта танымадым, синме икән дип шикләндем... Мәктәп елларыннан бирле күрешкән юк бит.

– Килеп ни дип әйтер идем инде мин сиңа, Илсинә?

– Белмим инде... Соң сүз эзләп, кесәгә керә торган түгел идең бит элек. Табылыр иде әле, – диде Илсинә, көлемсерәп. Аннан Рәмиснең йөзендә бер кызыксыну төсмере дә тапмагач, елмаюын яшерде. – Бер дә уйламадыңмы минем турында? Бергә дус булып йөргән көннәрне сагынмадыңмы?Рәмис башын аска иде. Елмайган булды. Аннан кыюлыгын җыеп:

– Нинди дус булыйк инде без, Илсинә?.. Ошата идек бит бер-беребезне! - диде.

– Син мине ошата идеңме?

–    Ул чактагы януларны күзле бүкән генә сизмәс иде...

Илсинә аптыраудан күзләрен зур ачып, Рәмискә төбәлде. Яшь чагындагыча, матур итеп. 

– Миндәге хисләрне дә сизгәнсең, димәк?

Рәмис башын чайкап куйды. Иренеп кенә. Әйтерсең, бу җавабыннан үзе ояла иде. 

– Рәмис, нигә без бу турыда хәзер сөйләшәбез?

– Белмим... Вакыт булмагандыр...

Коры, битараф тавыш өч телдә дә «Яшьлек» тукталышын игълан иттеләр. Илсинәгә чыгарга вакыт иде. Рәмискә каласы икән... Ә сүзләргә... Каһәре, әйтелеп бетмәгән сүзләргә нишләргә? Аларны әйтеп бетермәгән Рәмис белән Илсинәгә ничек яшәргә? Хәер, моңарчы ничек тә яшәгәннәр бит әле. Бәлки сүзләр әйтелмәүләре, ә вакыт чиклелеге белән кадерледер дә?

Мин – Гөлназ Әхмәдиева. Бик кечкенә вакыттан ук - җиде-сигез яшемнән иҗатка тартылганымны хәтерлим. Башта шигырьләр яза идем, аннан соң хикәяләргә алына башладым, шулай ук драма әсәрләре белән дә кызыксынам. Казан Федераль университетында укыйм, быел татар журналистикасы бүлегенең 2 курсына күчәм. «Белем» радиосында алып баручы булып эшлим. «Алтын каләм», «Иделем акчарлагы», «Глаголица» бәйгеләренең Гран-при иясе. Шәүкәт Галиев һәм Шәриф Камал премияләре лауреаты. Шәриф Камал исемендәге премиягә нәкъ менә әлеге хикәя лаек булды. 
Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев