Логотип Идель
Әдәбият

Тынлык никтер дәваламый...

Син шундый ят... Син шундый ерак... Тоям сине ике адымда. Адашам үземдә, Ялгышам сүземдә, Нигәдер мин синең агымда... Мин ахры гел ялгыш агымда...

Ләйсән Низамова

 

Тоткынлыкта

Горур җаным бүген
Тимер рәшәткәләр артында.
Җылы иңә бары синең тонык наздан...
Әгәр калса миңа ятлардан...

Яратырга сине ярамый!..

Тыюларны тыңламаган өчен,
Җанымны мин шулай җәзалыйм.
Сөю – җаннан,
Җан – төрмәдән,
Ә мин һаман синнән китә алмыйм...

 

***

Бәхетем дип юләр баштан
Учларыңа салдым йөрәгем.
Сулышыңнан аңа бәсләр кунды.
Мин язларым белән түләдем...

 

Арылган

Кабатланды давыл. Өермәңдә
Күпме каен шартлап ярылган.
Тик бу давыл никтер һич өркетми,
Ахры артык, артык арылган...

Сүз кадерен белми уңлы-суллы
Сүзләр түгел, хисең чәчәсең.
Сүзләр беткәч, хисләр очып киткәч,
Миннән башка ничек яшәрсең?..

Давыллар бер тына
Син дә тындың.
Бер тузынып алгач ахырдан.
Тик бу тынлык никтер дәваламый,
Ахры артык, артык арылган...


Артык түгел

Артык иркәлисең балаңны дип,
Әйтеп куя кайчак берәүләр.
Ана назы артык буламыни,
Мохтаҗ аңа хәтта түрәләр.

Мәхәббәттән туган балам бит ул,
Әтисенең кызы, багалмам.
Күпме гомерем бар – Ходай белә,
Назлар тулы булсын бу арам!

 

***

Майлар ел да шулай кабатлана,
Җәйгә таба һаман кабалана.
Тик без генә инде башка икән,
Маңгайга да яңа бер сыр иңгән.

Майлар ел да шулай хисле була,
Бар җиһанга сөю дәрте тула.
Безнең хисләр генә никтер төссез,
Буяуларны сипкәнбездер ахры ипсез...

Майлар ел да шулай сагындыра,
Иркә кыздай назлы гына ялындыра.
Май җылысын салып күңелемә,
Бер кабындым әле мин дә бүген менә!

 

***

Син шундый ят...
Син шундый ерак...
Тоям сине ике адымда.
Адашам үземдә,
Ялгышам сүземдә,
Нигәдер мин синең агымда...
Мин ахры гел ялгыш агымда...

 

Йөгәнсез

Тулпар булып чапты исәр хисләр,
Йозакларын ватты күңелнең.
Йөгәннәрен тапмый гаҗиз булдым,
Синең кулларыңда түгелме?

Карашыңда бер өшетү җитә,
Тынсын өчен бөтен дөньясы.
Йөгән эзләп синең яннарыңда
Тагын бераз килә барасы...

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев