Логотип Идель
Әдәбият

«ТЫНЫМ САЛКЫН ИДЕ... КИЧӘ»

күккә сеңгән тургайларга безгә түгел без юк һаман.

Гүзәлә (Гүзәл Закирова) – Балтач районы Куныр авылы кызы. КФУның татар филология факультетында бакалавриат тәмамлап, хәзер шунда ук магистратурада белем ала. «Ялкын» журналында эшли. Иҗаты турында фикере ике җөмләгә сыя: «Үземне белгәннән бирле шигырь язам, дип йөри идем, тик, чынында, шигырь мине үзе яза бугай. Мин бары ничек бар, шулай кабул итәм». Башка авторларны укыганда, моңарчы үзе белмәгән, аңламаган әйбер эзли. Ләис Зөлкарнәй, Шамил Анак иҗатына гашыйк.

Кыл чәчеңә җилләр гашыйк,

ә син үзең гашыйк кемгә?

Бармакларың көй җыйганда,

һәрбер нота миннән көлә.

Йөзеңдәге һәр хәрәкәт

бизгәк булып миңа күчә.

Тавышым сак, калтыраусыз,

тыным салкын иде

кичә.

Ник чайкала шулай җаным,

күчәреннән купкан сыман?

Бу халәттән аяк тотмый,

соң хисчеккә кадәр сыгам

үз-үземне. Һәм ишеләм

кочагына һәлакәтнең.

Үзең әллә миңа насыйп

котылгысыз кыямәтме?

Тәү сүрәме күктән иңгән?

(Шулкадәр үз, шулкадәр ят.)

Һәр көеңне, УЛ – дөньяны

яраткандай, ихлас ярат.

Кылларыңнан җан түгелсен

һәм ишелсен галәм чите.

Син булганнан дөньям чибәр,

һәм

сулап булмастай читен.

***
Назлы кояш үбеп йөри

наратларның тузган чәчен,

тургайларның каурый читен

һәм, тилмереп, безне эзли

(белми әле без юклыгын).

Шундый рәхәт, кыен чагым!

Ә син шундый... Җитми һава

мин уянам таңга таба,

ә аңда тик синең чалым

(менә шундый баш бирмәс син).

Хисләремнең таш төрмәсен

сүтеп ком итәсе килә

һәм чыдап булмастай

килә кулларыңда тирбәләсе

(йә, һичъюгы, уйларыңда).

Тапканым да, җуйганым да

бер исемгә сыеп беткән,

ул исемдә җиһан сүнгән

һәм яралган өр-яңадан

(дәшмәвеңдә изрәп янам).

Ә бу кояш шундый таман

тузган чәчле наратларга,

күккә сеңгән тургайларга

безгә түгел

без юк һаман.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев