Логотип Идель
Әдәбият

УФА КИЧЕ

«Яңа исем» иҗат лабораториясе. Камилла Мулланурова хикәясе. Ул - Актаныштагы Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның 10 нчы сыйныф укучысы.

1.
Уфа. Июль. Кичке җиде. 

Шәһәр тормышы кайный һәм бер генә мизгелгә дә туктап тормый. Көндезге эсселек сүрелә төшүгә, тынчу һава җиләсләнеп китә, инде кешеләрнең йөзләрен назлы җил сыйпый. Җил агач яфраклары арасыннан үтеп, һаваны тагын да җиләсләндерә. Кояш офык артына кача, ә күк йөзе кәләшләрнең туй гөлләмәсен бизи торган тасмаларны хәтерләтеп, алсу төсләргә манчыла. 

Озакламый Ленин урамында утлар кабына, анда җиздән коелган гаҗәеп гүзәл җиде кыз сыны гүя узып баручыларның күңелләренә үтеп керердәй фаҗигале язмышлары турындагы моңсу җырларын суза. Бу манзарага читтән караганда, эскәмиядә ялгызы гына утырган кыз бала аерым игътибар җәлеп итми дә кебек. Биредә ялгызлар да, парлылар да, төркем-төркем йөргән яшьләр дә күп. Беркемнең беркемдә эше юк, һәркем үз дөньясында яши. Кыз да үзе монда утыра, әмма уйлары белән каядыр еракка, болытлар артына оча. Чынлыкта кызның бик авыр, мәшәкатьле атнасы иде, ләкин бүген, нәкъ менә шушында ул үзе белән, уйлары белән бәхетле иде.

"Ой! Гафу итегез, зинһар!" дип, каяндыр сул яктан ишетелгән тавыш кызны уйларыннан бүлде. Ул, китабын тотып, егылган җиреннән ашыга-кабалана  торып басарга азапланган озын буйлы егетнең эскәмиядә утырган карчыктан гафу үтенгәнен күрде. Ул, күрәсең, әбинең юл уртасына ук чыгып торган таягына абынгандыр. Әби әрәм булган булдыксыз буын хакында борын астына нәрсәдер мыгырдады да борылып утырды. Кыз шул вакытта көлеп җибәрде. Егет кызның тавышын ишетеп алды һәм елмаеп, аның янына килде. "Сез нәрсәдән көләсез?" – дип сорады. Кыз әбинең үзләрен ишетмәгәненә инангач, каһкаһә белән: «Мин халкыбызның ни дәрәҗәдә әдәпле булуы һәм Сезнең тупаслыктан көләм!» - дип җавап бирде. Яшьләр көлеп җибәрде, ә үзләренең оялудан яңаклары кызарып чыкты. Һәм моны икесе дә тоеп тынып калдылар. Тынлыкны егетнең телефон шалтыравы өзде. Телефоннан сөйләшкәннән соң, егет яңа танышына китәргә кирәклеген әйтте һәм гафу үтенгәндәй:

–    Бик кызганыч, безнең танышу бик кыска булды. Мин бит Сезнең исемегезне дә сорамадым, - дип, өр-яңадан таныша башлады. 
–    Минем исемем Кәримә. «Син» дип дәшсәгез дә була.
–    Таһир.
–    Танышуыма шатмын! Иртәгә шушында ук очраша алырбызмы?
–  Мин көтәчәкмен.
Уфа. Июль. Кичке җиде сәгать утыз минут. 
Кешеләр туктаусыз каядыр ашыга. Шушы мизгелләрдә Уфаның тагын ике яшь йөрәге тизрәк, ашыгыбрак тибә башлады.

2.
Казан. Декабрь. Сәгать сигез.
Кабан күле яр буенда төрле төстә утлар балкый. Яшь парлар, тирә-юньдәге матурлыкны күрмичә, бер-берсенә сокланып, бер-берсенең өметләр тулы янып торган күзләренә гашыйк булып, бәхетле ата-аналар нәни балаларын кулларына тотып, Яңа ел алды әкиятенә чумдырырга тырыша. Һавада ниндидер яңалык, бәйрәм тантанасы, бәхет сизелә.

Кәримә ялгызы гына урамнан бара. «Уф, носкиларым төшкән, җайсыз!» - дип, үзен үзе ачуланып алды ул. «Җылы оекбашлар сатып алырга вакыт... Фу-у, шарфның йоннары да авызга эләгә, нәрсә инде бу! Нинди салкын...»  Кәримә, бияләен салды да һава торышын карарга дип, кесәсеннән телефонын алды. «Минус утыз ике?!» – дип кычкырып җибәрде кыз. Үтеп баручылар, тынычлыкны бозгангамы, хөкем чыгарган сыман сәерсенеп карадылар. Кәримә оялып кына, карашын аска төшерде, шарфына тагын да ныграк төренде һәм ашыга-ашыга инде кызарырга өлгергән кечкенә, балаларныкы сыман нәни кулларына бияләен киеп куйды. 

Ул өтеп алырдай салкын булса да, яр буйлап атлавын дәвам итте, аны ахмак уйлар эзәрлекләде, күзләре ерактагы офыкка текәлде. Шулвакыт Кәримәнең карашы төркем-төркем булып атлаган кешеләр арасыннан таныш та, шул ук вакытта онытыла барган газиз бер кешене аерып алды. Ул күңеленә уелып калган бу күзләрне шундук таныды. Бу гади, ачык, ышаныч уята торган караш олы йөрәкле кешеләрдә генә була аладыр, дип уйлап куйды кыз.  Ул сәер һәм гадәттән тыш хисләр өермәсенә уралды, йөрәге тизрәк тибәргә тотынды, зәмһәрир суык булуына карамастан, эссе булып китте. Кыз җәйге матур истәлекләрне хәтерләп, күзләрен йомды. Ә иреннәреннән бер сүз өзелеп төште: «Таһир...»

Яңа ел җырларын җырлап барган яшүсмерләр төркемендә иң озын буйлысы иде ул. Уйларына бирелеп, әкрен генә атлый, ләкин ул да беренче һәм бердәнбер очрашудан соң биш ай дәвамында гел искә төшеп торган күзләрне, һәр төн уйлаган кешенең карашын сизми кала алмады.
Менә алар арасында ике-өч адым ара калды. Икесе дә үзен ничектер кыюсыз хис итә, чөнки икесе дә бу очрашуга сөенергәме-юкмы икәненә төшенеп бетә алмыйлар әле. Җиһанга Яңа ел якынлашканда, бу очрашу чынлап та могҗиза иде. Ничек кенә булмасын, Кәримә егетнең инде җәй көне үк билгеләнгән урынга килгәнме-юкмы икәнлеген белми, ә Таһир кызның ни өчен очрашуга килмәвен әле дә булса аңлап җиткерми һәм һаман сораулар дөньясында йөзә иде. 
Ниһаять, алар кара-каршы басып калдылар. Сөйләшергә кирәк тә бит югыйсә...  Ләкин ике арага ниндидер уңайсыз тынлык урнашты...

– Сәлам... - диештеләр, ниһаять, икесе беравыздан. 
- Мин сине монда очратырмын дип көтмәгән идем.
- Мин дә...

Янә тынлык. Таһир күз дә алмый кызга карап тора, ә Кәримә – ботинкаларына. Әйтерсең, алар әле беркайчан да аңа болай кызык тоелмаганнар. Бәхеткә, егет кыюрак булып чыкты, бу уңайсыз тынлыкны бозды: «Безнең сөйләшер сүзләребез бардыр дип уйлыйм. Урамда бик салкын, бәлки берәр кафега керербез? Син каршы түгелме?» Кәримә ризалык белдереп, башын какты һәм алар якында гына урнашкан кафены сайладылар. 
Җылыга керүгә Кәримә җиңел сулап куйды. Ул арада аның керфекләренә кунган бәс эреде, бит очларына кызыллык йөгерде. Тәрәзә янында уңайлы урын сайлагач, Таһир чәй алырга китте, Кәримә йомшак кәнәфидә утырып калды. Һәм шунда ук кыз телефонын алып, телеграмда дус кызына хат язарга тотынды: «Алисә, мин шундый хәлгә юлыктым, син хәтта ышанмассың да! Хәтерлисеңме, мин сиңа Уфадан бер егет турында сөйләгән идем? Без аның белән очраштык! Миңа нәрсә эшләргә? Миңа шундый уңайсыз хәзер!»

-    Кем белән язышасың?
-    Ә... болай гына, әни белән.
-    Ә мин сиңа мәтрүшкәле чәй алып килдем. 
-    Зур рәхмәт. Дөресен генә әйткәндә, миңа хәзер шундый уңайсыз, ләкин мин үземне күптән борчыган сорауны бирми кала алмыйм. Син теге вакытта фонтан янына килдеңме? Икенче тапкыр?
-    Әйе, мин анда көн саен килдем. Июль буена. Августта да килер идем, ләкин миңа Казанга китәргә туры килде.

Егет бу сүзләрне ничек кенә тыныч итеп әйтергә теләсә дә, аның күзләрендәге сагышка игътибар итми калып булмый иде. Хәтта ки йөзендә өметсезлек сизелде, бу минутларда аны кечкенә песи баласына охшатырга мөмкин булыр иде. Кәримә уңайсызлануыннан тагын да кызарды,  йөзе үзгәрде, ул күңеленнән генә дөрес һәм урынлы сүзләрне эзләп, кашларын җыерды, иреннәре кысылды, ә бармаклары ирексездән чәчләрен аралый иде. 
-    Ә син килмәдең...
-    Таһир, гафу ит, зинһар. Әгәр дә син барысын да белергә теләсәң, сөйләрмен.
-    Әлбәттә, бик телим. 

Уфа. Җәй. Июль. «Җиде кыз» фонтаны янындагы очрашудан соң икенче көн.

Иртәнге ун җитеп килә, ләкин бу вакыт Кәримә өчен бик иртә иде, бигрәк тә җәй көне! Ул шундый яхшы кәеф белән уянды, бер киерелеп алды да сикереп торып, тиз генә юынырга йөгерде. Аның бүлмәсенә тәрәзә аша кереп тулган җылы кояш нурлары “кая барасың, уйнамадың да” дигән кебек нәүмизләнеп калды.  Бүген Кәримнең кәефен бернәрсә дә бозмас кебек иде. Шулай тоелган гына булып чыкты. Кухняга кергәч, кыз әнисендәге үзгәрешләрне шунда ук сизде.  «Хәерле иртә! Берәр нәрсә булдымы әллә?» – дип сорады ул аңардан. «Хәерле иртә, кызым, нәнәңнең хәле начараеп киткән, әле генә хәбәр иттеләр, кайтырга кирәк». Кәримә: “Әйдәгез кайтыйк, нәрсә көтәбез соң?” - дигәндәй ашыга башлады. “Әтиең эшләрен бетерсен дә, юлга да чыгарбыз, әйберләрне җыя тор”, - дип туктатты кызны әнисе.   

Төшкә таба инде барысы да әзер, сумкалар да ишек төбенә тезеп куелган иде. Кызның борчулы йөзен күреп, әтисе аны тынычландырырга ашыкты: “Хәзер без нәнәң янына барырбыз, аны яхшы итеп тәрбияләрбез, һәм барысы да яхшы булачак, борчылма, йомранкаем» – диде ул, кызның битеннән чеметеп куйды, күзен кысып елмайды, янәсе, кызының күңелен күтәрергә тырыша.  Кәримә дә җавап итеп әтисенә елмаеп куйды, ләкин ул  кызының ни өчен хафалануын аңламый иде шул. Ул бүген фонтан янына очрашуга бара алмаса, теге ягымлы егетне башка беркайчан да күрә алмаячак. Яшь йөрәге менә шуларны да уйлап борчыла иде шул аның.  Ичмасам, хәбәрләшергә телефон номерын да алышмаганнар замана балалары...

Июль ахырына кадәр Кәримә әти-әнисе белән авылда яшәде һәм әбисенә ярдәм итте. Бәхеткә, әбисе савыгып, Уфага кайттылар. Беренче көнне үк кыз кичке сәгать җидедә фонтан янына йөгерде, әмма анда аны беркем дә көтми иде.

«Димәк, без иң бәхетле кешеләр? Син чыннан да минем белән очрашырга теләдеңме?!» - Таһир, Кәримәнең янып торган күзләренә туры карап сорады.

«Әлбәттә! Син мине аңладың һәм мине кичерәсең дип ышанам! Без дуслаша алабыз, юкка гына шулай туры килмәгәндер, хәзер мин дә Казанда яшим, һәм без янә синең белән очраштык!» – диде кыз. Аның тавышы ышанычлырак яңгырый, арадагы үпкә, өметсезлек болытлары тәмам таралышкан иде. Таһир иң эчкерсез елмаю белән елмаеп җибәрде, аның күзләре элеккегедән дә яктырак балкыды, кыз белән ризалашканны белгертеп, баш какты.

Алар барысы турында да көлешә-көлешә сөйләшеп, «Түбәтәй» ябылганчыга кадәр бик озак утырдылар. Зәңгәр күзле кыз һәм яшел күзле егет арасындагы могҗизалы дуслык әнә шулай башланды. Ә бәлки дәвам иткәндер?

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев