Логотип Идель
Әдәбият

УК ИТЕП ҖЫР КАДА СҮРЕЛМӘС ҖАНЫМА

«Шигърият минем өчен кечкенәдән җан дөньясы, хисләр дөньясы булып тоелды. Ул һәрвакыт синнән аерым яши, шул ук вакытта синеке булып кала сыман...»

Зәйнәп 1998 елның 23 декабрендә Казан шәһәрендә туган. Ш. Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясен, аннан соң Казан федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институтын тәмамлый. Хәзерге вакытта график дизайн белән кызыксына, психология юнәлешендә белем ала.

Диңгезгә, кояшка һәм күк йөзенә гашыйк. Шигырьләр язуын болайрак аңлата: «Шигърият минем өчен кечкенәдән җан дөньясы, хисләр дөньясы булып тоелды. Ул һәрвакыт синнән аерым яши, шул ук вакытта синеке булып кала сыман...»

***
Ук итеп җыр када сүрелмәс җаныма,
Өз аның кылларын, моң сузып җәягә.
(Ул үзе – ярымзар. Ярымкөй. Ярымсин.)
Ярып сал иң нечкә хисләрне җәйләүгә –
Чәй эчәр йолдызлар.
Ә миңа – бары сүз.
Түзмәслек рәхәтлек. Бары – җыр. Бул бары.
(Шуңа да чыдамам. Син артык югары.
Һәм якын.
Бирешәм.)
Ясмык күзләр белән якты шәмгә карыйм.
Эчемнән кабатлыйм көтелгән исемне.
Бел мине, бүл минем йөрәкне икегә:
Бер тәнгә сыешмый ике күк җисеме.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: шигырь, шигърият, иҗат, яшьләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев