Логотип Идель
Әдәбият

Вакыт тама бармак арасыннан

Яңгырчактан өскә коела да Вакыт тама бармак арасыннан. Күз яшьләре белән бергә ул да Төпкелләргә төшеп бара сыман.

Рифат СӘЛАХ 

 

Вакыт ява

Яңгырчактан өскә коела да
Вакыт тама бармак арасыннан.
Күз яшьләре белән бергә ул да
Төпкелләргә төшеп бара сыман.
 
Вакыт ага, кайчак кайнар судай,
Кайчак суык суын сибә өскә.
Мин туктатыр идем бу яңгырны,
Туктатуның серен сөйләгез дә.
 
Вакыт ага... Көзге яңгыр булып,
Вакыт ага кышын ак кар сыман.
Без барабыз нидер эзли-эзли
Тамчы белән тамчы арасыннан.
 
Без барабыз туктатырга теләп
Мәңге тынмас вакыт яңгырларын.
Вакыт белән бергә яшьлек китә,
Вакыт белән бергә агыла моң.
 
Вакыт тама, юмак булып безне
Үткәннәрнең әрнү-ярасыннан.
Вакыт ява, ә барыбер алда
Яшьлек учаклары яна сыман.
 
14.09.2021


Без кем?  

Япон егете бүгеннән
Мөселман татар булган.
Ә үзебез бу дөньяга
Кем булып яратылган? 

Без үзебез татар микән,
Кыланабыз гынамы?
Балаларыбыз дөньяга
Татар булып туамы?

Татар булып яшибезме
Түбәтәй, яулык илә? 
Татар теле яңгырыймы
Һәрвакыт безнең өйдә? 

Әллә зәгыйфь иманыбыз
Томалый күзебезне? 
Кем диеп саныйбыз, дуслар,
Без бүген үзебезне? 

Без кем дигән сорау белән
Тарихка янә багам:
– Кайсы кавемнән буласың
Сөекле газиз балам? 

«Кайсы кавемнән буласың?» –
Тарихтан килгән бу өн. 
Сорауны аңламый тора
Иманын җуйган буын. 

Кайсы кавем баласы без, 
Шул булыр соңгы сорау. 
Каршыда Сират күпере –
Каршылый соңгы сынау.
29.11.2021

 

Хыял канатлары 

Чынбарлыкта нигә яшисең син,
Канатың бар, нигә очмыйсың?
Хыялларга китсәм, нишләр алар –
Сөйгәнем бар җирдә, өч кызым.

Киләчәккә талпынмыйсың диләр,
Горур атла, имеш, алга бар.
Мин юыртып китсәм, ялгыз нишләр
Дога көткән болгар бабайлар.

Үткәннәрдә кал алайса, диләр,
Ялгыз нишләр килер буыннар.
Әйтерсең лә җир йөзендә юк күк
Тыныч кына яшәр урыннар.

Җир йөзендә җәннәт табып булмас,
Бу дөньяның гизеп мең илен.
Чынбарлык вә хыял арасында
Бәргәләнер мәңге күңелем.
26.11.2021

 

Хата

Күңел төшә кайчак...
Шул чагында
Төзәткәндәй тормыш хатасын,
Гомер буе үзең иҗат иткән
Китапларны сызып атасың.

Синнән фәкыйрь дөньяда юк кебек,
Хәзинәңне гүя җуйгансың.
Кинәт бар да алышыныр сыман
Яңа иҗат иткән җырдан соң.

Бөтен дөнья сине аңлар төсле,
Төсләр тулыр соры илеңә.
Һәр кешегә бәхет чәчәрсең күк,
Ак канатың киеп иңеңә.

Бөтен кеше шунда аңлар сыман
Яшәешнең серен, асылын.
Шундый уйлар белән кичә шагыйрь
Кешелекнең ничә гасырын.

Иҗатыңны илгә өләшим дип,
Гомереңне сызып атасың.
Алгысына шагыйрь, төзәтим, дип
Кешелекнең соңгы хатасын. 
01.02.2022


Бүген генә 

Мин дөньяга бүген генә тудым,
Моңа кадәр гүя булмадым.
Алсу таңның йомшак чыгы сыман
Тәгәрәде шигырь юлларым.

Мин дөньяга бүген генә тудым,
Кичә генә җансыз идем мин.
Бүген генә йолдызлары янды
Кап-караңгы тонык күгемнең.

Мин дөньяга бүген генә тудым,
Кичә генә җирдә төн иде.
Бүген иртән йомшак таң чыклары
Күз нурларым булып түгелде.

Мин дөньяга бүген генә тудым,
Моңа кадәр әллә булмадым.
Сезнең өчен җырлар яза-яза
Тәгәрәде гомер йомгагым.

Мин дөньяга бүген генә тудым
Һәм атылдым җиргә ук сыман.
Моңа кадәр гүя яшәлмәгән
Шигъри мизгелләрне юксынам.
7.07.2021

 

Кояш чыгышы 
(Этюд) 

Күк болытлар күкнең үзәгендә, 
Күзләрендә кояш нур чәчә.
Вакыт туктап калган, 
Әйтерсең лә
Булмас сыман башка киләчәк.

Бу дөньяның гүя соң мизгеле,
Соңгы яме, соңгы сүзләре.
Кыш үзе дә туңып киткән кебек,
Калтырана, әнә, тезләре.

Калтырый кыш,
Сыкы сарган аны,
Калтырана үзе суыктан.
Әйтерсең лә, сөйгән ярын җуйган,
Араларын үзе суыткан.

Калтырый кыш
Таң беленгән мәлдә,
Кояш чыккан мәлдә дөньяга.
Күк болытлар күкнең үзәнендә,
Мәңгелек ут сыман көн яна.
24.01.2022

 

Курай 

Сайравыннан тынып калган былбыл,
Моңга әверелгән уйлар да.
Җылы тының белән, газиз дустым,
Син кагылган чакта курайга.

Гүя сәхнә түрләреннән түгел,
Халык күңеленнән моң ага.
Гүзәллеге җирнең арта сыман
Курай моңы чыңлап торганда.

Гүләүләре тына моторларның,
Тынып кала шаулы башкала.
Курай моңы агылганда илдә
Бөтен гавам тораташ кала.

Сандугачлар кунган сулышыңа,
Дулкын тирбәлгәндәй – уйнавың.
Курай моңы гына әйтеп бирер
Халык күңелендә ни барын.
30.03.2021

 

Мөлдерәмә күзләр 

Ерак сәфәрләргә чыккан чакта
Йөрәк ничек түзәр?
Күзалдыңда йөрер кебек һаман
Мөлдерәмә күзләр.

Авыр сүзләр әйткән чакта, кайчак
Үзәгеңне өзәр.
Әрнү булып күңелеңә иңәр
Мөлдерәмә күзләр.

Көрәшләрдә бетсә әгәр көчең,
Җаның нидер эзләр.
Шул чагында терә булыр сиңа
Мөлдерәмә күзләр.

Бөтен нәрсә җирдә фани сыман, 
Уйлар, сүзләр.
Мәңге китмәс ләкин йөрәгеңнән
Мөлдерәмә күзләр.
10.02.2021

 

Яз

Җылы җилгә кунып кошлар кайта, 
Күзен ача гөлләр, бөреләр.
Табигатьнең бигрәк гүзәл чагы –
Канатлана никтер күңелләр.

Гүзәллектән күңел иләсләнә,
Умырзая иңли кар суын.
Ташкын сыман хисләр ташыганда
Тыеп кара күңел ярсуын!

Күз алдында дөнья яшелләнә,
Яңа сулыш өреп тугайга.
Тынып аккан елга бормалана
Язгы ташу аккан уңайга.

Алмагачның ап-ак чәчкәләре,
Шомырт исе сеңгән җилләргә.
Әйтерсең лә, алып кайта безне
Яшьлек дигән гүзәл илләргә.
26.01.2021

Мин яшьлекне сөям!

Мин яшьлекне сөям –
Иңнәремә
Канат куя торган яшьлекне.
Мин яшьлекне сөям,
Керфегемә
Карлар куна торган яшьлекне.

Мин яшьлекне сөям, –
Күзләремә
Очкын өсти торган яшьлекне.
Мин яшьлекне сөям, –
Сүзләремә
Дулкын өсти торган яшьлекне.

Мин яшьлекне сөям, –
Гөлләремә
Төсләр өсти торган яшьлекне.
Мин яшьлекне сөям, –
Төннәремә
Хисләр өсти торган яшьлекне.

Мин яшьлекне сөям, –
Мәңгелеккә
Җанны күмә торган яшьлекне.
Мин яшьлекне сөям, –
Ямьле күккә
Алып менә торган яшьлекне.

Мин яшьлекне сөям, –
Иңнәремә
Кабат куна торган яшьлекне.
Мин яшьлекне сөям! –
Хыялларга
Карап кына торган яшьлекне.

Мин яшьлекне сөям! –
Синең белән
Офыкларда калган яшьлекне.
Мин яшьлекне сөям! –
Сөюемнән
Онытыла торган яшьлекне.

Мин яшьлекне сөям, –
Серләр белән
Һаман тулып торган яшьлекне.
Мин яшьлекне сөям, –
Сагыш дигән
Ярам тынып торган яшьлекне.

Мин яшьлекне сөям,
Әллә нигә
Олыгаеп булмый һаман да.
Мин яшьлеккә кайтам,
Күзләремә
Син елмаеп карап алганда.

Мин яшьлекне сөям!
Әллә сине...
Бер аерма күрмим сездә мин.
Син – яшьлекнең үзе,
Син – сүнмәс ямь,
Башка бәхет җирдә эзләмим!
11.01.2021


***
Синең белән төрле гасырдан без,
Ә күңелләр гүя туганнар.
Әллә алар җаннар яралганда
Әлмисакта бергә торганнар. 
 
Әллә нигә якын күрәм сине,
Әллә дустым, әллә туганым.
Бу дөньяда берни аңламыйча
Күзләреңә карап торамын. 
 
29.11.2021

 

Сиңа! 
 
Күзләреңдә якты нурлар балкый
Гомер буе шулай балкысын!
Язып бетералмам шигыремә
Изге теләкләрнең барысын. 
 
Бу дөньядан ямь эзләгән чакта
Күзләреңә килеп юлыктым.
Иркәләвен тойдым кояшымның,
Сизелмәде тыны суыкның. 
 
Күзләреңдә һаман шул ук нурлар,
Гел яшәреп кенә барасың.
Гөлләр белән бизәкләдең күпме
Йөрәгемнең бөтен ярасын. 
 
Мин дөньяга синең өчен туган,
Син дә минем өчен тугандыр.
Күкрәгемдә йөрәк типкән чакта
Күзләреңә карап туймамдыр. 
 
Син йолдызым, аем, кояшым да,
Син яме дә гүзәл дөньяның.
Күкрәгемдә йөрәк типкән чакта
Мин яратып сине туймамын. 
 
Синең өчен мин икән, белмим,
Сөенечме, әллә сагышмы?
Аллаһыга мең-мең шөкер булсын,
Насыйп иткән синдәй табышны. 
 
Син гөлләрне табып алып килдең
Өч чәчәктән тора багыбыз.
Насыйп булса, гомер буе шулай
Бер сукмактан атлап барырбыз. 
 
Офыкларны кичкәч, насыйп булсын
Җәннәтендә бергә булырга.
Күзләреңә иңгән якты нурны
Алыштырмас оҗмах хуры да. 
 
Күзләреңдә якты нурлар балкый
Гомер буе шулай балкысын.
Изге теләкләрнең бүген сиңа
Теләп бетерермен барысын. 
 
Сәламәт бул, һәр минутың тулсын
Сөенечкә, ямьгә, бәхеткә. 
Юлларыңа бөтен гөлләр үссен, 
Үлән үссен яшел бәрхеттән. 
 
Аллаһ сиңа бетмәс байлык бирсен, 
Гомер буйларына җитәрлек. 
Авырлыклар килсә, куркып калма, 
Мин торырмын аны күтәреп. 
 
Күзләреңдә нурлар сүрелмәсен, 
Балкып торсын алар мәңгегә. 
Бу дөньяда ямь эзләмим хәзер –
Син үзең дә сүнмәс ямь генә.
 
02.09.2021


Гафу итегез! 

Без әйтә белмәдек бугай
Илдә үз сүзебезне. 
Һәрбер төшкән ядрә өчен 
Гафу итегез безне. 

Юлдашлар дип юкка гына
Җырлаганбыз без элек.
Сез дә, без дә ошбу җирдә
Ятканбыз тик изелеп. 

Без туктата алмадык шул
Өскә шуышкан тауны.
Дәште Кыпчак җире янә
Учак астында калды. 

Без тыялмаган давылдан 
Китте илегез яме. 
Һәрбер төшкән хәсрәт өчен
Гафу итегез яме.
24.02.2022

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев