Логотип Идель
Әдәбият

Хуш, исән бул, Камал!

Ленар Шәех шигыре

Камал театрына яңа бина төзергә җыеналар, аны башка урынга күчерәләр дигән хәбәр уңае белән...

Хуш, исән бул, Камал! Камадылар
Һәм алдылар синең җаныңны.
Бу гамәле белән тагын бер кат
Мәнсезлеген татар таныды.

Җимерерләр тиздән, себерерләр,
Ә көлләрең очар күкләргә.
Киләчәктә юлыгырлар микән
Синнән калган алтын төпләргә?

Киләчәкнең фәлән галимнәре,
Бу урында Камал булган дип,
Сөйләр микән, әллә сөйләмәсме,
Үзен-үзе татар буган дип?

Үзен-үзе сөргән, таптаган дип,
Һәм бу халык юкка чыккан дип,
Шушы вирус аңа хөсетлектә
Һәм этлектә йөреп йоккан дип?

Хуш, исән бул, Камал! Сүзләр артык.
Сүзләр – бары буп-буш могҗиза.
Син бетәсең икән, әйдә, алга!
Мин килешмим, ләкин син – риза!

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев