Логотип Идель
Әдәбият

Хыялый

Мин ике дөньяда яшим: берсе реаль чынбарлык булса, икенчесе исә иҗат. Иҗат минем өчен аерым бер дөнья ул. Бар кайнар хисләремне, йөрәк серләремне мин бары кәгазь белән уртаклаша алам. Йөрәк әрнүләрем ак кәгазьгә утлы җыр булып тама...

Иң якты, матур хатирәләрем иҗат белән бәйле. Сандугач моңына тәэсирләнсәм, ап-ак карларның сафлыгыннан башым әйләнсә, челтерәп аккан язгы ташкынга хозурлансам – һәммәсен аккош канатыдай кәгазь битләре белән бүлешәм.  

Кайгырган, моңланган, ачы күз яшьләрен йотып, түзгән чакларым да аз түгел. Мондый мизгелләрдә дә хәсрәтемне кәгазь битләренә түгеп, тынычланып, бушанып калам.  

Кайберәүләр өчен кәгазь ул жансыз, хиссез кебек күренәдер. Тик бу алай түгел. Кәгазь ярдәмендә мин укучым белән аралашам, хисләрем белән бүлешәм, уртаклашам, йөрәк зарларымны сөйлим.

Иҗат ул бик нечкә, нәзакәтле хис-тойгылар җимеше. Иҗат дөньясына бәллүрне кадерләгән күк, чәлперәмә китерүдән тыелып, саклык белән генә кагылырга кирәк! Юкса ул бар серлелеген мизгел эчендә җуярга да мөмкин.

 

 

Безнең белешмә: 
Рәйсә Илдар кызы Абдуллина 2005 елның 22 декабрендә Башкортстан республикасының Уфа шәһәрендә дөньяга килә. Хәзерге вакытта Балтач районының Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясенең Х сыйныфында белем ала. «Илһам», «Алтын каләм» бәйгеләрендә – беренче урын, «Глаголица» әдәби премиясенең Гран-при иясе. 

 

Хыялый 

Кояш иркәләп уятты
Җиләс җәйге иртәдә,  
Күк көмеш күлмәген салып,
Зәңгәрсуын кигәндә.  
 
Чык тамчысында коендым,
Бәллүр көзгегә карап.  
Су кызы бүләге белән
Дулкын чәчемне тарап. 
 
Тамчыгөл бөртеген җыеп
Назлы такыя үрдем.  
Яшел хәтфә күлмәгемне 
Көмеш көзгедән күрдем. 
 
Сахра һавасын сулыймын,
Алдымда чиксез келәм.  
Ялан тәпине кытыклый 
Салкынча чыклы үлән.  
 
Назлы гөл бөреләренә 
Сыек көмеш бәс кунган.  
Нечкә йөрәк кылларыма 
Хыял дөньясы тулган.  

 

Йолдыз атылганда  

Хыял томанын гизгәндә
Күктә йолдыз кабынды. 
Сихри көмеш ялкын чәчеп, 
Яшен булып атылды. 
 
Атылды да, үз артыннан 
Утлы эзен калдырды.  
Энҗе нурын сирпеде дә 
Хыял күгем яктырды.  
 
Менә инде чулпан карый  
Тылсымлы таң атканын. 
Ә мин йолдыз эзен күзләп,  
Хыялланып ятамын. 
 
Көмеш йолдыз эзе сүнде, 
Мин һаман айный алмыйм.  
Кояш нурында коенам,  
Алсу офыкка карыйм.  
 
Назлы кыңгырау таҗына  
Салкын көмеш бәс кунган.  
Йолдыз тузаны ягылып,
Чәчәк бөресе туңган.  
 
Балкып сүнгән йолдыз Җирне  
Кочкан бозлы тынына.  
Йолдызлар яңгырын көтеп,
Хыялланам тын гына.  
  
*** 

Тарих битләрен актарам, 
Тузгыта чәчемне җил.
Онытып булмый үткәннәрне,
Ни генә күрмәгән ил?! 
 
Канлы яшьләр, сүнгән күзләр 
Кара сугыш шәүләсе. 
Бу кадәр әрнү, сыктауга 
Ничекләр соң түзәсе?! 
 
Офыкка төбәп карасаң, 
Анда калганнар эзләр. 
Язмыш сынавына рәнҗеп,
Багадыр сыман күзләр. 
 
Әрнүгә түзә алмыйча 
Мин багам төнге күккә. 
Йолдызлар кем җаны икән,
Җемелдәп нурын түккән?

Алсу офыкта кан төсе,
Зәңгәр күкләрдә газап. 
Мең җавап көтәм җиһаннан 
Чиксез күкләргә карап.


Ни булды сиңа илем? 

Шыксыз яңгырлар ява 
Сыкрап, шаулый шомлы җил.
Ни өчен яшь бөялгән
Күзләреңә, туган ил? 
 
Ни өчен шулкадәр сыктау 
Шыксыз көзге төнеңдә? 
Канлы яра, чиксез әрнү 
Таш төер йөрәгеңдә? 
 
Бакча түрләреңдә җәйдә
Аллы чәчәкләр атты. 
Таңнарыңда сандугачлар
Тавышын тыңлап яттың.
 
Назлы җилең кырысланды, 
Кара янды иренең.
Җир куенына иңдердең
Хыялларны, җимердең.

Күңелләрнең көзгесендә 
Бары кайгы шәүләсе.
Бары сыктау, бары елау, 
Зур хафада һәммәсе.
 
Нәрсә булды сиңа илем?! 
Нигә сулды йөзләрең? 
Нигә кайгы булып тама
Күз яшең бу көзләрен?! 


Син җитмисең

Эссе тынын өреп, җәйләр җитә,  
Утлы ялкын сыман кабына яран.  
Кайнар учак янында да туңам 
Сыкрырана әрнеп, күңел ярам. 

Кар бөртеге учларымда эри,
Уттай кыза суык мәрмәрләр дә.
Сине сөю газабыннан янам,
Боз карашың тойган хәлләрдә дә.
 
Син кабызган хисем кайнар әле,  
Берни сүрелдерми һәм киметми.
Әле туңам, әле утта дөрлим,
Җылы караш көтеп яшим бит мин.

Миңа, иркәм, синең җылың җитми… 
 

Без – хыял балалары 

Кешене хыял яшәтә 
Тагып ак канатларын, – 
Зәңгәр күкләргә очырта 
Үзенең балаларын. 
 
Кисәк башка кайгы килсә 
Елмаерга өйрәтә; 
Күз яшьләрен сөртә-сөртә,
Дөнья ямен күрсәтә. 
 
Хыял безгә өмет өрә 
Хыялланып яшибез; 
Күпме кайгы кичерсәк тә 
Елмая беләбез без! 
 
Хыял алсу күзлек төсле 
Кара тапларны каплый; 
Хыял соңгы терәк булып, 
Үз балаларын яклый. 
 
Хыял безне дәртләндерә, 
Соңгы ышаныч – хыял; 
Дөнья көлгә әйләнсә дә,
Безне юата шулай. 
 
Йөрәкне кара капласа,
Хыял юа йөрәкне; 
Берәрсе күңелгә тисә,
Хыял бирә кирәкне! 
 
Хыял якты кояш төсле, 
Өнди безне гел алга; 
Дөнья ямен өйрәнергә 
Булыша ул балага. 
 
Хыял бары алсу төстә, 
Ак аның канатлары; 
Хыял яшәргә өйрәтте, – 
Без – хыял балалары! 

 

Араларда үлдем       (Д.Е.)  

 

Араларда сүнде ялкын,  
Боз күңелгә юлыгып.  
Уттай кабынган хисләрем 
Көлдәй калды сулыгып.  
 
Араларда үлде җаным,  
Бозлы караштан туңып.   
Салкын мәрмәр таш юлларда 
Төсләре калды уңып.  
 
Араларда бетте яшем,  
Елый-елый томанда.  
Ак төтеннәр ера-ера, 
Синең янга барганда. 
 
Араларда калды җаным,  
Ак томанга төренеп.  
Суык, бәллүр мәрмәр сыман,
Пәрәвез күк эленеп. 
 

Томанлы ялгыз тирәк  

Күк йөзе сыек томанда,
Ак чәчәкләр коела.
Ефәк күл буенда үскән 
Ялгыз тирәк боега.
 
Мамык болытлы томанда 
Алмалар шау чәчәктә. 
Назлы алсу бөртекләре 
Коела карт тирәккә. 
 
Каеннар чулпылар таккан, 
Шомыртта яңа күлмәк.
Ефәк күлгә ялгыз бага
Ялангач моңсу тирәк. 
 
Кояш алтын нурлар коя, 
Томан аркылы карый.
Тамырлары кара янган 
Бичара тирәк елый.
 
Ап-ак күбекле томанда 
Баллы шомырт тәлгәше. 
Зәңгәр сулы ефәк күлгә
Тирәкнең тама яше. 
 
Күк йөзә алсу томанда, 
Ак чәчәкләр коела.
Ялгыз үскән карт тирәккә 
Дөнья шыксыз тоела.

Рәйсә Абдуллина
 
 Фәнил Гыйләҗев әзерләде

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев