Логотип Идель
Әдәбият

Ярларыма кайтырмын шулвакыт...

Ватаным – ак кар эчендә, Тәкъдирем минем – ак кар.

Рузәл Мөхәммәтшин

Кар 
(Саха шагыйре Семен Данилов ядкяре)

Төньякта туган кешегә 
Куанычлырак ни бар? –
Ватаным – ак кар эчендә,
Тәкъдирем минем – ак кар.

Монда тәүге аваз салдым,
Ак кар – юлымның башы.
Күктән коела – кармыни? – 
Бәрәкәт ява ташып!

Киң басуларга чыгамын,
Ак максатыма барам. 
Өметләрем ныгый шулчак,
Хыялларым яңара.

Аклык вөҗүдемә сеңә,
Рухымны сафландыра.
Ак кардан атлаган саен
Дөньяда эз калдырам.

Колын сыман кешнәп тора,
Шыгырдап тора, янып, – 
Кайда, нигә яшереним? – 
Кочаклап алам аны! –

Ак карның бәрәкәте, дим,
Ява офыктан ташып!..
Ышанам:
Бер көн җаным да
Шул аклыкка тоташыр.


Реванш

Иртә әле безгә башны иеп,
Уен кырын ташлап китәргә.
Без җиңәргә, бер җиңәргә тиеш,
Бүген түгел икән – иртәгә!

Дәррәү кубып күтәрелик кенә,
Җаны барның аңы йомшарыр.
Бездән бер гол, бердәнбер гол кирәк!
Без – чемпион! – 
Безнең туп – Җир шары! 

Кагыйдәгә сыешасы, диеп,
Юк урында дошман шау ясый.
Ни пычакка андый ярыш безгә,
Ни пычакка андый дөньясы?

Дәррәү кубып күтәрелик кенә,
Җаны барның аңы йомшарыр.
Бездән бер гол, бердәнбер гол кирәк!
Без – патриот! – 
Безнең туп – Җир шары! 

Аяк өчен баш җаваплы түгел,
Уен кыры – сугыш кыры ул. 
Безнең өлеш – җиңеп, күккә ашу,
Сезнең өлеш – утта кырылу! 

Дәррәү кубып күтәрелик кенә,
Җаны барның аңы йомшарыр.
Бездән бер гол, бердәнбер гол кирәк!
Без – чемпион! – 
Безнең туп – Җир шары!


Җәһәннәм кызы

Елмаюы мут, күзе – ут кузы,    
Көйдереп карый җәһәннәм кызы,
Карашы белән йөрәккә үтеп – 
Хыял-өметем.

Авызы – кызыл, авазы – сусыл,
Адымы – салмак, сулышы – кызу;
Арада чатнап чаткылар оча,
Кочагы – учак:
Янасы гына, янасы гына! – 
Җәннәт булачак аннан соң миңа...
Җәннәт булачак аннан соң миңа...
Янасы гына! – 

...Бәхетнең соңгы
Чигенә җиттем:
Йөрәк урнында – 
Күгелҗем төтен.


Ташкын

Хәбәр килде: 
Боз кузгалган икән.
Вәсвәсәле җанны сыкратып,
Ыңгыраша! – 
Күкрәк төя – вата! – 
Ярсулана булыр Нократым...

Мин дә шулай купкан идем бая,
Гамьсезлектән тәкъдир аяды:
Ташландым да ташкын уртасына,
Бәргәләнеп агам каядыр... 

Хәбәр көтәм:
Боз кузгалды, имеш!
Заман үзе безгә юл саба!.. – 
Ярларыма кайтырмын шулвакыт – 
Тормыш агымыннан тибәрелеп,
Тынычланыр өчен булса да.


Яначак!
(Челләгә яңа караш)

Июльнең зәһәре, тир ага сул каштан.
Җан – тәнгә, җанлы тән күлмәккә сылашкан. 
Кызу җәй. Коры көн. Авызда төче тәм,
Безгә хәзер бары бер шырпы да җитә:

Яначакбыз икәү, яначакбыз дөрләп,
Самими хисләрне көйдерә-көйдерә,
Кызачак тирә-юнь һәм, теләмәсәң дә,
Шундук ут кабачак җирдә һәрнәрсәгә.
Фаҗига колачын тулаем күр, ачам:
Далалар яначак, калалар яначак! 
Бу – безнең сөюгә иң гүзәл кушымта –
Ак көлнең очуы илаһи бушлыкта...

Син – чибәр. Яңагың таң уты төсендә,
Иренеңне сузасың... Китче, бу эсседә!
Тәмәке исе бит? Ят берәү, шыпыртын,
Нәкъ аяк астына төпчеген ыргытты...


Тоткын Мирсәет Солтангалиевнең соңгы сәламе
(«Мохтарият»тән өзек)

Миңа 
Кысан иде.
Мескен анам 
Шабыр тирдә кара йөзен чытты,
Ыңгырашты, шашты... һәм, ниһаять,
Канга батып,
Мин иреккә чыктым.

Кендек әби 
Тәүге богауларны
Ботарлады, иске дәвер үлде,
Бер мизгелдә – җаным, тәнем белән! – 
Чиксез инкыйлабка әверелдем.

Офыгымда – 
Бөек еллар янды,
Барыр юлым, дидем, бары шунда! – 
Баскан урынымда туфрак көйде,
Ут дөрләде салкын карашымда.

Андый чакның
Чал Дөньялык өчен
Тиңе дә юк иде, юк сыңары.
Мин яктылык илтәм сезгә, дидем,
Мин җылылык илтәм, 
Юксылларым!

Фал ачтылар:
Озакламый түнәр.
Күпмеләргә каза булды бу фал! – 
Минем ялкыныма чыдамыйча
Янды Шәрекъ,
Янды Казан, 
Уфа...

Кан кызуы
Бераз сүрелүгә,
Каударлану-ярсу хисем үтеп,
Җилкә аша караш аткан идем:
Кара корым күреп исем китте... 

Пожар тынды.
Исән бураларны
Алты почмак итеп тезә-тезә,
Үз йортымда ут тергезим, дидем...
Хаин, диеп көл сиптеләр йөзгә.

Үз халкыма чыраг бирим, дидем,
Яшәмәсен туңып, гел күшегеп! – 
Милли нәфес дигән яла басты
Тигез хокук өчен 
Көрәшүне.

Кем мин бүген?
Гади ристан гына.
Җан асраган җирем – 
Менәтерә:
Ана карыныдай караңгылык,
Ана карыныдай кысан төрмә.

Ахырмыни?
Юк, юк, ялгышмагыз! – 
Исәнгерәп абайламассыз да:
Гаделсезлек куенында һәрчак 
Инкыйлабның яңа кузы кыза...

Бу юлыга...
Озакламый, беләм,
Онытмыйча соңгы эше барын,
Мин кабызган ялкын, төерләнеп,
Муен тамырыма ышыкланыр.

Әмма үлмәм!
Үлем түгел әле – 
Фани дөнья белән сүзгә кереп,
Яшәешнең кинәт – бер мизгелдә! – 
Капма-каршы якка үзгәрүе.

Үлем юк ул!
Шуны ихлас танып,
Ике дөнья чиген җиңел кичәм.
Кәфенлексез китәм – ак әләмсез! 
Ак әләмсез! – 
Димәк, җиңелмичә.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев