ЙӨРӘГЕҢ ЯРАЛАРЫН ДИҢГЕЗЛӘР ЮГАНДА...
Йөрәгең ярларын диңгезләр юганда, Тоз салып ачылган ярага...
Алинә Хәбибуллина шигыре
Йөрәгең ярларын диңгезләр юганда,
Тоз салып ачылган ярага,
Онытма: бәхет тә офыктан юл ала
Син керфек чылаткан арада.
Газаплы, сынаулы юлыңны үткәндә,
Елаудан, әрнүдән курыкма.
Бәхетнең дә хәтта ярасы, яшьләре
Үпкәсе булуын онытма.
Чылбырдай тезелгән киртәләр каршында
Бер корал үтемле - бирешмәү,
Язның бу ак карлы, буранлы көннәре,
Айлары белән дә килешмәү.
Син артка карама әйләнеп, бәхетең
Каршыга очравы ихтимал.
Горурлык дигәнгә иң салкын коралны
Терәргә чыныктыр ихтыяр.
Бәхетем дөрес юл эзләгән чагында
Башкага юлыкса еракта,
Барыбер кайдадыр бәхетнең барлыгы
Күңелне жылыта, юата.
«Идел» журналы 16+
Теги: татар әдәбияты шигырь, Алинә Хәбибуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев