Әдәбият
ӘЙТЕЛМИЧӘ КАЛГАН СҮЗЛӘР ӨЕМ-ӨЕМ
Якты өем тәрәзләре дөм караңгы.
Әйтелмичә калган сүзләр
өем-өем.
Якты өем тәрәзләре
дөм караңгы.
Тузан җыйган хатирәләр
арасында
күңелемне юатырлыгы
калмады.
Ваз кичерлек
сәбәпләрең эзлим.
өзмим әле
өметемнең соң тамчысын.
Күкләр ишетерлек итеп
кагып китте –
бәхетеңә
ишекләрең ник ачмыйсың?
Җилләр йөри
җаным ярасыннан
(җилләр аны
үзе соң талады!..)
Әйтелмичә калган сүзләр
өем-өем.
Якты өем тәрәзләре
дөм караңгы.
Ләйлә ФАЯЗ
Теги: иҗат, яшьләр, Ләйлә Фаяз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев