Логотип Идель
Яңалыклар

1 августта музейларга бушлай кер!

1 августта Татарстанның Милли музеена һәм аның филиалларына бушлай йөрибез.

Музейның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, акция айның беренче сишәмбесендә уза.

Бушлай керергә мөмкин булган музейлар һәм филиалларның исемлеген тәкъдим итәбез:

Габдулла Тукай әдәби музее;

М.Горький һәм Ф. Шаляпин музее;

В.Ленинның музей-йорты;

 М.Җәлилнең музей-фатиры; Е.Боратынскийның музей-йорты;

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы;

 Ш.Камалның мемориаль фатиры;

Татар әдәбияты тарихы музее һәм К.Насыйри музее

Тулырак ТР Милли музее сайтында танышырга мөмкин.

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев