Логотип Идель
Яңалыклар

1 нче апрельдән социаль пенсияләр артачак

1 нче апрельдән социаль пенсияләр 8,6% ка артачак. Быел индексация 82 меңгә якын татарстанлыга кагылыр дип көтелә.

Социаль пенсияләрне индексацияләү, узган ел өчен пенсионерның яшәү минимумы үсеше темпларын исәпкә алып, ел саен 1 нче апрельдә үткәрелә. 2022 елда социаль пенсияләрне индексацияләү 7,7% дәрәҗәсендә планлаштырылган иде, бу 2021 ел өчен пенсионерның яшәү минимумы күләменең 2020 елгы шул ук зурлыкка нисбәте. РФ Президентының яшәү минимумы һәм иминият пенсияләре күләмен 8,6% ка индексацияләү турында кабул ителгән карарларын исәпкә алып, 1 нче апрельдән социаль пенсияләр шулай ук 8,6% ка индексацияләнә.

Индексация социаль пенсияләр һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсия алучы кешеләргә кагылачак. Социаль пенсия алучыларга түбәндәге гражданнар керә: төрле шартлар аркасында иминият пенсиясен алу өчен хезмәт стажы булмаганнар, тәрбияләүчеләрен югалткан кешеләр, дөм ятимнәр, инвалидлар, инвалид балалар һәм ата-аналарының икесе дә билгесез булган балалар.

Дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсия алучылар булып түбәндәге категориягә караган гражданнар тора: хәрби хезмәткәрләр, радиацион яки техноген катастрофалар нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар; «Ленинград блокадасында яшәүчегә» билгесе белән бүләкләнгән гражданнар, космонавтлар, шулай ук вафат булган хәрби хезмәткәрләр һәм чернобыльчеләрнең гаиләләрендәге эшкә яраксыз әгъзалар.

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин билгеләп үткәнчә, эшләүче пенсионерларга түләүләрне индексацияләү инвалидлык буенча социаль пенсия алучылар арасында гына башкарылачак. Картлык буенча социаль пенсия алучы һәм эшләвен дәвам итүче гражданнар өчен яңадан исәп-хисап ясалмаячак, чөнки пенсионер эшләгән вакытта, социаль пенсия түләнми, дип аңлатты ул.

Чыганак: kzn.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев