Логотип Идель
Яңалыклар

10 гыйнвар – ТР Милли музее һәм аның филиалларына бушлай керү көне

Тере чират тәртибендә Татар халкы һәм Татарстан дәүләтчелеге тарихы музеена, Татарстан Республикасының табигать тарихы музеена, «Манеж» күргәзмәләр залына һәм Ислам мәдәнияте музеена барырга мөмкин.

10 гыйнвар – ТР Милли музеена һәм аның филиалларына түләүсез керү көне. Тере чират тәртибендә Татар халкы һәм Татарстан дәүләтчелеге тарихы музеена, Татарстан Республикасының табигать тарихы музеена, «Манеж» күргәзмәләр залына һәм Ислам мәдәнияте музеена барырга мөмкин. Бу хакта Казан мэриясе һәм Татар мәгарифе порталы хәбәр итә.

«Эрмитаж-Казан» үзәгенә һәр ярты сәгать саен 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр кереп булачак. 13.30-14.00 сәгатьләрдә музей санитар эшкәртүгә ябылачак.

"Әгәр дә бүген өшемичә-туңмыйча, салкыннан курыкмыйча, Островский урамы, 15 йортка кадәр барып җитә алсагыз, музейга керү һәм экспозиция белән танышу сезнең өчен бушлай булачак", дип хәбәр итә ТР Милли музее филиалларының берсе Татар китабы йорты.

Чыганаклар: kzn.ru, Белем.ру порталы, Татар китабы йорты

Фото: kzn.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев