Логотип Идель
Яңалыклар

10 МӘЧЕТ ТӨЗЕКЛӘНДЕРЕЛДЕ

2021 елның башлангыч нәтиҗәләре буенча, Татарстан, Марий Эл, Чувашия Республикаларында һәм Пенза өлкәсендә РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең Хәйрия фонды катнашында 10 татар мәчете ремонтланды.

2021 елның башлангыч нәтиҗәләре буенча, Татарстан, Марий Эл, Чувашия Республикаларында һәм Пенза өлкәсендә РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең Хәйрия фонды катнашында 10 татар мәчете ремонтланды.

Бу хакта Татарстан Диния нәзарәтенең рәсми сайты хәбәр итә.  Моннан тыш, мөселман эшкуарлары тагын 4 мәчет төзүгә үзләреннән өлеш кертте һәм 3 мәдрәсәгә матди ярдәм күрсәтте. Шулай итеп, 2021 елның 9 аенда мәчетләр һәм мәдрәсәләр эшчәнлегенә ярдәм итү өчен 2 771 660 сум акча бирелгән.

Битараф булмаган мөселман эшмәкәрләре ярдәме белән, авыл мәчетләрендә түбәләр рәткә китерелде, диварлар ныгытылды, биналар җылытылды, җиһазлар һәм китаплар сатып алынды, мәчетләр янындагы территория матурланды. РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең хәйрия эшчәнлегендә мөселман белем бирү проектларына, мөселман уку йортларына һәм ислам дисциплиналары укытучыларына ярдәм итү өстенлекле юнәлеш булып тора. Ай саен РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең Хәйрия фонды социаль әһәмияткә ия булган төрле инициативаларга 2 миллион сум акча тота.
 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев