Логотип Идель
Яңалыклар

10 сентябрьдә авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана

Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре 10 сентябрьдә ачыла. Алар 24 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре 10 сентябрьдә ачыла. Алар 24 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Премьер-министр Алексей Песошин тиешле боерыкка кул куйган.

“Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары билгеләгән махсус урыннарда авыл хуҗалыгы продукциясе һәм көндәлек кирәкле азык-төлек сату буенча атналык ярминкәләр үткәрү тәкъдимен кабул итәргә”, – диелгән документта.

Министрлык һәм район хакимиятләре башлыклары авыл хуҗалыгы продукциясен ярминкә мәйданчыкларына китерүне тәэмин итәргә тиеш. Министрлар Кабинетының Ветеринария баш идарәсе белгечләре исә ярминкәдә терлекчелек продукциясенең сыйфатына күзәтәчәк

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев