Логотип Идель
Яңалыклар

«127 кг авырлыктагы кәләш матур буламы соң инде?» - булган хәл

4 айдан соң кунаклар кияү егетен башка кызга өйләнгән икән дип уйлаганнар...

Көннәрдән-бер көнне мәхәббәтен очрата һәм үзендә таулар әйләндерерлек көч сизә.

26 яшьлек Софи Мэтисон балачактан ук артык гәүдә авырлыгыннан интеккән була. Ләкин ябыгу өчен артык көч салмаган ул. Ә көннәрдән-бер көнне мәхәббәтен очрата һәм үзендә таулар әйләндерерлек көч сизә. Егет тә кызны ярата һәм өйләнешергә тәкъдим ясый. Менә шулвакыт Софи:

“127 кг авырлыктагы кәләш матур буламы соң инде?”, дигән уйга кала да инде. Һәм сөйгәненә: “Туй көнендә синең янда иң матур, зифа буйлы кәләшең торачак”,- дип вәгъдә бирә.

Үз көче белән генә яхшы нәтиҗәгә ирешә алмасын аңлап, кыз шәхси тренер белән шөгыльләнә башлый. Тренер аңа махсус дөрес диета планын һәм физик күнегүләр комплексын төзи.

Тырышлык бушка китми: 4 айдан Софины ап-ак туй күлмәгендә күргән күпсанлы кунаклар "аһ" итә, соклануларын белдерәләр. Софи туйда гына түгел, ә һәрвакыт матур булып калырга тели, әлбәттә. Шуңа да үзе сайлаган сәламәт яшәү, дөрес туклану, физик активлык курсын дәвам итә.

чыганак: ӨМЕТ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев