-
Казанда «ГорькийФест» яшьләр музыкаль-әдәби фестивале узачак Казанлылар һәм ТР башкаласы кунаклары лекцияләрдә, фотокүргәзмәдә, китап һәм фильм презентациясендә, шулай ук музыкаль вакыйгаларда катнаша алачак.
-
Җәй климат нормасына якын булыр дип көтелә КФУ галиме сүзләренә караганда, соңгы елларның тенденциясе шундый: вегетация чоры озайтыла, чөнки көз соңрак, ә яз иртәрәк килә. «Менә быел да яз иртә һәм җылы. Март аномаль җылы булды, температура аномалиясе 2 градустан артып китәчәк
-
КФУда киносценаристларны әзерләү магистрлык программасы ачыла Программага 15 бюджет урыны бирелгән. Магистрлар ике ел дәвамында читтән торып белем алачак. Әлеге программага әдәбият фәненнән әңгәмә нәтиҗәсендә кабул итәчәкләр
-
Татарстанда "Рамазан – изге гамәлләр ае" хәйрия марафоны башланды Рамазан аенда мөселманнар хәйриячелектә актив катнаша, чөнки Рамазанның төп асылы – үз малыңнан мохтаҗларга өлеш чыгаруда.
-
"Исемсез кичә": яшь иҗатчыларга хәер-фатиха Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында җанында шигырь уты булганнар өчен галиҗәнап шигырь кичәсе үтте. “Исемсез кичә” дип аталган чара “Идел” журналының яңа проектына - “Яңа исем” иҗат лабораториясенә рәсми старт булды.
-
Җәлил бүләге ияләре Җәлил музеенда Ел саен Балтач районындагы Муса Җәлил музее Карадуган гимназиясе белән берлектә зур чара – Муса Җәлил премиясе ияләре белән очрашу уздыра. Быелгы очрашуга шагыйрьләр – Булат Ибраһим, Рифат Сәлах һәм дирижер, аранжировка остасы Ильяс Камал килделәр.
-
К.Тинчурин театрында премьералар: “Татар теле – сәхнә теле” һәм "Аферист" К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры чираттагы премьераларын тәкъдим итәргә әзер.
-
"Идел" журналы "Исемсез кичә" уздыра «Идел» журналы «Калеб» яңа буын җыены һәм Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры белән берлектә җанында шигырь уты булганнар өчен ГАЛИҖӘНАП ШИГЫРЬ кичәсе уздыра.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
14 февральга багышланган конкурсның җиңүчеләре билгеле!
"Идел" журналы гашыйклар көненә багышлап конкурс игълан иткән иде. Җиңүче пар "Идел" журналының иң матур пары буларак сайланып журнална эләгә дип сөйләшенгән иде.
Ниһаять нәтиҗәләр чыгарырга да вакыт җитте!
Конкурсның икенче этабына нибары 7 пар чыкты. Парлар өчен дуслары, туганнары, танышлары һәм бер дә таныш булмаган кешеләр тавыш бирде. Ә без көн дә накруткалар булмавын тикшереп тордык.
Тавышлар исәбе буенча, беренче урынга Рөстәм белән Гөлия пары чыкты! Алар өчен барллыгы 375 кеше тавыш биргән! Җиңүчеләрне чын күңелдән тәбриклибез.
Икенче урында Дамир белән Гөлфия пары. Беренчеләрне куып җитәргә аларга нибары 8 тавыш җитмәде! Шулай ук күптән түгел генә гаилә корган Дилүс белән Динара да шактый тавыш җыя алды. Барлык катнашкан кешегә безнең белән булганнары өчен рәхмәт әйтәсе килә!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз