Логотип Идель
Яңалыклар

1,5 мең студент эшче һөнәрләрен бушлай үзләштерә ала

Татарстанда Студентлар отрядлары өчен һөнәри белем бирүнең язгы этабы башланды, аның кысаларында өстәмә һөнәрне 1,5 меңгә якын укучы бушлай алачак.

"Татарстанда яшьләр 61 һөнәрнең берсен бушлай үзләштерү мөмкинлегенә ия, аннан соң алар студентлар отрядлары составында эшкә урнаша алачак. Студентлар төрле һөнәрләр буенча белем алалар: электромонтер, ташчы, юл эшчесе, официант, тракторчы-машинист, сыйфат контролеры, эретеп ябыштыручы, слесарь, монтажчы, тегүче, электромонтажчы һәм башкалар. Бу максатка федераль бюджеттан 19,3 миллион сумнан артык субсидия бүлеп бирелгән», - дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.

Эшче һөнәрләргә яшьләр Казан, Әлмәт, Түбән Кама, Буа, Зәй, Алабуга, Лениногорск, Арча, Бөгелмә, Лаеш, Чистай, Кукмара, Чүпрәле һәм Апасның 25 уку йорты базасында өйрәнә ала, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев