Логотип Идель
Яңалыклар

16 майда Милли музей һәм аның филиалларына түләүсез кереп була

Кунакларны Габдулла Тукай әдәби музеенда, Алексей Горький һәм Фёдор Шаляпин музеенда, Владимир Ленинның йорт-музеенда, Муса Җәлилнең музей-фатирында һ.б. музейларда көтәләр.

16 майда Казан халкы һәм кунаклары Татарстан Милли музеена һәм аның филиалларына бушлай керә алачак.

Кунакларны Габдулла Тукай әдәби музеенда, Алексей Горький һәм Фёдор Шаляпин музеенда, Владимир Ленинның йорт-музеенда, Муса Җәлилнең музей-фатирында, Евгений Боратынский музеенда, Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында, Шәриф Камалның мемориаль фатиры белән татар әдәбияты тарихы музеенда, Каюм Насыйри музеенда һ.б. кабул итәчәкләр.

«Экскурсияләр, мастер-класслар, музей программалары прейскурант буенча түләнә», - дип хәбәр итә Татарстан Милли музей матбугат хезмәте.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев