Логотип Идель
Яңалыклар

16 ЯШЬКӘ КАДӘРГЕ БАЛАЛАРГА ТРАНСПОРТТА ЙӨРҮ БУШЛАЙ БУЛЫРМЫ?

Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты 7 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар өчен җәмәгать транспортында бушлай йөрүне күздә тоткан закон проектын эшләргә планлаштыра.

Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты 7 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар өчен җәмәгать транспортында бушлай йөрүне күздә тоткан закон проектын эшләргә планлаштыра. Бу хакта РИА "Новости" аның башлыгы Нина Останина хәбәр итте.

Быелның маенда балалар өчен чикләнмәгән санда транспортта түләүсез йөрергә хокук бирә торган юл документы кертергә тәкъдим ителгән иде. Әмма хөкүмәт проектны кире какты.

"Без бу законны югалтырга теләмибез, чөнки киләсе, 2023 ел бюджетына, без төзәтмәләр тәкъдим итәчәкбез. Без төбәкләрдән чыгымнар турында мәгълүмат җыячакбыз, чөнки әлегә статистика өлешендә, кызганычка каршы, закон эшләнмәгән. Безнең комитет шушы ук идея, шул ук исем белән яңа канун проектын эшләү инициаторы булырга тели, әмма төбәкләр белән юридик яктан эшләүне исәпкә алып", - ди Останина.

Бүген төбәкләр мондый проблемаларны мөстәкыйль рәвештә хәл итә, моның өчен җирле хакимият күрсәтмәләре кертелә,яки социаль карталар кулланыла.

"Ә без хөкүмәтне бу акчаларны федераль бюджеттан бүлеп бирергә кирәк дип ышандырырга тырышабыз", - дип йомгаклады депутат. Җәмәгать транспортында бушлай йөрү хәзер 7 яшькә кадәрге балаларга гына рөхсәт ителә. Моннан тыш, әгәр алар юл бәясен түләмәгән булса,  16 яшькә кадәрге балаларны өлкәннәр озатуыннан башка транспортта төшереп калдыру тыела.

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев