Логотип Идель
Яңалыклар

2 нче апрельдә Татарстанда «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафоны башлана

Казанлылар авыру балаларга, аз керемле гаиләләргә һәм мохтаҗларга ярдәм итә ала.

Казанлылар авыру балаларга, аз керемле гаиләләргә һәм мохтаҗларга ярдәм итә ала. 

2 нче апрельдә, Рамазан аеның беренче көнендә, Татарстанда күпьеллык гадәт буенча «Рамазан – изге гамәлләр ае» дип исемләнгән хәйрия марафоны башланып китәчәк. Ел саен игълан ителә торган бу акция ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан авыру балаларга, аз керемле гаиләләргә һәм мохтаҗларга ярдәм йөзеннән оештырыла. 

Татарстан мөфтиятенең «Зәкят» хәйрия фонды марафон кысаларында авыру балаларга ярдәм күрсәтәчәк, мохтаҗлар өчен ифтарлар уздырачак, аз керемле гаиләләрне ризык белән тәэмин итәчәк, социаль ифтарлар оештырачак, мохтаҗларга фитыр-сәдака, фидия һәм зәкәт җыеп таратачак. 

Узган елда «Рамазан – изге гамәлләр ае» акциясе кысаларында 21 балага финанс ярдәме күрсәтелгән. Быел «Зәкят» хәйрия фонды мохтаҗ гаиләләрдән 20 авыру балага булышырга ниятли һәм шушы максатларга акча җыю оештыра.

Алга таба да халыкның мохтаҗ катламнарына бүлеп бирү максатыннан, фитыр сәдакасы, фидия һәм зәкят җыю дәвам итәчәк. Узган ел битараф булмаган кешеләр ярдәме белән «Зәкят» фонды Казанның аз керемле 807 гаиләсен азык-төлек белән тәэмин итә алган. Быел аларга он, ярмалар, көнбагыш мае, консервалар, шикәр, токмач, чәй, как һәм кәнфиттән торган ризык җыелмаларын тарату планлаштырыла.

Рамазан аенда «Зәкят» фонды шулай ук Татарстан районнарында мохтаҗлар өчен хәйрия ифтарлары оештырачак, Казан мәчетләрендә көндәлек ланч-бокслар таратачак һәм ТР колонияләрендә көндәлек ифтарлар уздырачак. Ураза тотарга теләүче тоткыннарның махсус режим буенча туклану, йолаларны үтәү һәм бәйрәм намазларында катнашу мөмкинлеге булачак. Ифтар мәҗлесләре оештыруга иганәчеләр дә кушыла ала, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев